149 җыр
Йолым өчен рәхмәтлебез
-
Синең тәхет алдында
торабыз, Йәһвә.
Чөнки бөек мәхәббәт
күрсәттең син безгә.
Без яши алсын өчен,
Улыңны бирдең.
Бу бит иң бөеге
син биргән корбаннарның.
КУШЫМТА:
Үз тормышын бирде безгә.
Аның каны азат итә.
Чын йөрәктән рәхмәтләр
укырбыз без мәңгегә.
-
Гайсә үз тормышын
теләп корбан итте.
Ул камил тормышының
бәясен түләде.
Ул килгәнче, безнең
өметләр юк иде.
Ә хәзер өмет —
артта калдыру үлемне.
КУШЫМТА:
Үз тормышын бирде безгә.
Аның каны азат итә.
Чын йөрәктән рәхмәтләр
укырбыз без мәңгегә.
(Евр. 9:13, 14; 1 Пет. 1:18, 19 да кара.)