148 җыр
Кадерле Улыңны бирдең
-
Кадерле Атабыз,
Өметләр юк иде.
Ә йолым түләнгәч,
Өмет бирелде!
Иң яхшысын сиңа
Шатланып бирәбез.
Ихтыярыңны да
Һәркемгә әйтәбез.
КУШЫМТА:
Бердәнбер Улыңны
Бирдең безнең хакка.
Шатлык белән бергәләп
Мәңге җырларбыз бу хакта.
-
Шәфкатең белән син
Безне җәлеп иттең.
Чын синең дуслыгың,
Бөек исемең.
Әмма болардан да
Кыйммәтле бүләгең:
Без яши алсын дип,
Улыңны җибәрдең.
КУШЫМТА:
Бердәнбер Улыңны
Бирдең безнең хакка.
Шатлык белән бергәләп
Мәңге җырларбыз бу хакта.
ЙОМГАКЛАУ:
Бердәнбер Улыңны бирдең син, Йәһвәбез.
Без шуңа догада сиңа рәхмәт әйтәбез.
(Яхъя 3:16; 1 Яхъя 4:9 да кара.)