146 җыр
Сез моны миңа эшләдегез
-
Гайсәнең майланган сарыклары белән
хезмәт иткән башка сарыклары бар.
Майланганнарны кайгырткан өчен, алар
бүләккә лаеклы дип саналалар.
КУШЫМТА:
«Әгәр дә аларны кайгыртсагыз сез,
Мине дә кайгырткан кебек буласыз.
Алар өчен сезнең эшләгән эшләр
Минем өчен дә эшләнгән була.
Аларга эшләгән — миңа эшләнә».
-
«Сусаган, ач идем, мине кайгырттыгыз;
Беренче килдегез, мохтаҗ булганда».
«Сиңа моны кайчан эшләдек?» — диярләр.
Патша җавап итеп әйтер аларга:
КУШЫМТА:
«Әгәр дә аларны кайгыртсагыз сез,
Мине дә кайгырткан кебек буласыз.
Алар өчен сезнең эшләгән эшләр
Минем өчен дә эшләнгән була.
Аларга эшләгән — миңа эшләнә».
-
«Кардәшләрем белән сез бергә вәгазьләп,
игелекләр эшләп, тугры булдыгыз».
Уң ягындагы сарыкларга ул әйтер:
«Оҗмах җирен мирас итеп алыгыз!»
КУШЫМТА:
«Әгәр дә аларны кайгыртсагыз сез,
Мине дә кайгырткан кебек буласыз.
Алар өчен сезнең эшләгән эшләр
Минем өчен дә эшләнгән була.
Аларга эшләгән — миңа эшләнә».
(Гыйб. сүз. 19:17; Мат. 10:40—42; 2 Тим. 1:16, 17 дә кара.)