44 НЧЕ ҖЫР
Боеккан кешенең догасы
-
1. Йәһвә Аллам, синнән сорыйм,
Кабул ит догамны.
Ярам тирән, йөгем авыр;
Зинһар, юат мине.
Өмет шәме сүнгән кебек;
Синнән ярдәм эзлим.
Моңсу уйлар, төшенкелек —
Ничек моңа түзим?
КУШЫМТА:
Булыш, Ходам, мин үтенәм.
Көчем бетте, яшьләр түгәм.
Мине юат, нык ялварам.
Өметемне яңарт, Аллам.
-
2. Синең Сүзең, Йәһвә Атам,
Минем юанычым.
Аны укып, сүзләр табам
Дога кылыр өчен.
Сүзең ышандыра мине:
Назлы синең йөрәк;
Беләм, Аллам, минекеннән
Күпкә ул бөегрәк.
КУШЫМТА:
Булыш, Ходам, мин үтенәм.
Көчем бетте, яшьләр түгәм.
Мине юат, нык ялварам.
Өметемне яңарт, Аллам.
(Зәб. 42:6; 119:28; Рим. 8:26; 2 Көр. 4:16; 1 Яхъя 3:20 дә кара.)