12 нче җыр
Вәгъдә ителгән мәңгелек тормыш
1. Аллаһы вәгъдәсе: «Җирдә
Юашлар яшәячәк»,—
Дигән мәдхия җырлаучы.
Шик юк, үтәләчәк.
(КУШЫМТА)
Син мәңге яшәрсең,
Тырыш, бул лаеклы.
Гаҗәеп киләчәк.
Бу — ышанычлы.
2. Алла балалары азат,
Ирешер камиллеккә.
Йәһвә идарә иткәндә,
Яшәр иминлектә.
(КУШЫМТА)
Син мәңге яшәрсең,
Тырыш, бул лаеклы.
Гаҗәеп киләчәк.
Бу — ышанычлы.
3. Кешеләр терелеп торыр,
Кайгы юкка чыгачак.
Назлы итеп Йәһвә Алла
Күздән яшь сөртәчәк.
(КУШЫМТА)
Син мәңге яшәрсең,
Тырыш, бул лаеклы.
Гаҗәеп киләчәк.
Бу — ышанычлы.
(Ишаг. 25:8; Лүк 23:43; Яхъя 11:25; Ачыл. 21:4 не дә кара.)