13 ДӘРЕС
Материалның файдалы булуын күрсәтү
Ишагыя 48:17
МАКСАТ. Тыңлаучыларыңа материал кайсы яктан файдалы икәнен күрергә булыш һәм белгәннәрен ничек кулланырга икәнен күрсәт.
КИҢӘШЛӘР:
-
Тыңлаучыларың турында уйла. Тыңлаучыларың син әйтәчәк материалга ни өчен мохтаҗ икәне турында уйла, һәм алар өчен нәрсә аеруча файдалы булачак икәнен карап чык.
-
Чыгышың дәвамында тыңлаучыларга нәрсә эшләргә икәнен аңлат. Нотык башыннан ук һәр тыңлаучы: «Бу нәкъ минем өчен»,— дип уйласын. Һәр төп фикерне ачыклаганда, аны ничек кулланырга икәнен әйт. Конкрет булырга тырыш.