Тормышның барлыкка килүе. Игътибарга лаек биш сорау
Дәлилләрне тикшереп, эволюциягәме я барлыкка китерүгә ышаныргамы икәнен сайлагыз.
Укучылар өчен катлаулы сорау
Дәрестә эволюция теориясе аңлатылганда, укучыларга катлаулы сайлау ясарга туры килә.
1 НЧЕ СОРАУ
Тормыш ничек башланган?
Шушы сорауга ышанычлы җавап алсагыз, бу тормышка карашыгызга нык тәэсир итәргә мөмкин.
2 НЧЕ СОРАУ
«Гади» күзәнәк чыннан да гадиме?
Эволюция теориясе дөрес булса, ул беренче «гади» күзәнәкнең очраклы рәвештә ничек килеп чыга алганын аңлатырга тиеш.
3 НЧЕ СОРАУ
Инструкцияләр кайдан килгән?
Биологлар кеше генетикасын һәм ДНК дип аталган гаҗәеп молекуладагы җентекле инструкцияләрне инде дистәләгән ел өйрәнә.
4 НЧЕ СОРАУ
Бар тереклек бер бабадан килеп чыкканмы?
Чарлз Дарвин һәм аның тарафдарлары бар төрләр бер бабадан килеп чыккан дип уйлаган. Әмма бу чыннан да шулаймы?
5 НЧЕ СОРАУ
Изге Язмалар ышанычка лаекмы?
Изге Язмалардагы сүзләрне еш кына дөрес аңламыйлар. Моның аркасында ул заманча түгел я фәнни түгел дигән фикер туарга мөмкин. Бу чыннан да шулаймы?
Библиография
Монда шушы брошюрадагы мәгълүмат нигезләнгән чыганаклар китерелә.