УТЫЗ БИШЕНЧЕ БҮЛЕК
Иң билгеле вәгазь
-
ТАУДАГЫ ВӘГАЗЬ
Төне буе дога кылып, 12 шәкертен рәсүлләр итеп сайлаганнан соң, Гайсә арыгандыр. Таң атып яңа көн башланган, ләкин аның кешеләргә ярдәм итәргә һаман да көче һәм теләге бар. Ул Гәлиләядәге бер тау битендә шулай эшли дә. Бу урын, бәлки, Кәпернаумнан — Гайсә үз хезмәтен башкарганда тукталган төп урыннан ерак түгел.
Аның янына ерак җирләрдән бик күп халык җыела. Кайберләре көньяктан, Иерусалимнан һәм Яһүдиядәге башка урыннардан килгән. Башкалары — төньяк-көнбатыштарак урнашкан диңгез буендагы Тир белән Сидон шәһәрләреннән. Ни өчен алар Гайсәне эзләп килгәннәр? «Алар Гайсәне тыңларга һәм авыруларыннан савыгырга дип килгән». Һәм шулай була да: Гайсә «барысын да савыктыра». Уйлап кына карагыз! Авыруларның бөтенесе дә савыга. Гайсә шулай ук «җеннәрдән газап чигүчеләргә» — Шайтанның явыз фәрештәләреннән интегүче кешеләргә дә ярдәм итә (Лүк 6:17—19).
Аннан соң Гайсә тау битендә тигез урын таба, һәм аның тирәсенә халык җыела. Аның шәкертләре, аеруча 12 рәсүле, күрәсең, аның янәшәсендә. Бар кешеләрнең андый гаҗәеп могҗизалар кыла алган остазны бик тыңлыйсы килә. Гайсә үз тыңлаучыларына, һичшиксез, файда китерәчәк вәгазь сөйли. Шуннан бирле бу вәгазь хисапсыз күп кешегә файда китергән. Без дә Гайсәнең бу өйрәтүләреннән файда ала алабыз, чөнки алар тирән рухи хакыйкатьләр белән тулы, һәм ул аларны гади һәм аңлаешлы итеп җиткергән. Гайсә гадәти һәм кешеләргә билгеле булган нәрсәләр турында сөйли. Шуңа күрә яхшырак тормышка — Аллаһыга яраклы булган тормышка — омтылган бар кеше Гайсәнең әйткәннәрен җиңел генә аңлый ала. Гайсә вәгазенең нинди төп фикерләре аны шулкадәр файдалы итә?
ЧЫН МӘГЪНӘДӘ КЕМ БӘХЕТЛЕ?
Һәр кешенең бәхетле буласы килә. Моны белеп, Гайсә үз вәгазен нинди кешеләр чын мәгънәдә бәхетле икәне турында сөйләүдән башлый. Һичшиксез, бу шунда ук аның тыңлаучыларының игътибарын яулый. Шулай да кайбер нәрсәләр аларны аптырашта калдырадыр.
Ул болай ди: «Рухи нәрсәләргә сусаучылар бәхетле, чөнки күкләр Патшалыгы аларныкы. Кайгы-хәсрәт кичерүчеләр бәхетле, чөнки аларны юатачаклар. [...] Тәкъвалыкка ачыкканнар һәм сусаганнар бәхетле, чөнки аларның бу теләкләре канәгатьләндереләчәк. [...] Тәкъвалык хакына эзәрлекләнүчеләр бәхетле, чөнки күкләр Патшалыгы аларныкы. Кешеләр сезне минем аркада мәсхәрәләгәндә, эзәрлекләгәндә... сез бәхетле. Шатланыгыз һәм куаныгыз» (Маттай 5:3—12).
Гайсә «бәхетле» диеп, нәрсәне күздә тоткан? Ул, мәсәлән, күңел ачу китергән шатлык я хозурлык турында әйтмәгән. Чын бәхет күпкә тирәнрәк, бу — тулы канәгатьләнү һәм тормыштан риза булу халәте.
Гайсәнең сүзләре буенча, рухи нәрсәләргә сусаган, гөнаһлы булуларыннан хафаланган һәм Аллаһы турында белем алып аңа хезмәт иткән кешеләр чын мәгънәдә бәхетле. Аларны Аллаһы ихтыярын үтәгәннәре өчен нәфрәт итсәләр дә я эзәрлекләсәләр дә, алар бәхетле, чөнки алар Аллаһының үзләрен хуплаганын һәм мәңгелек тормыш белән бүләкләячәген белә.
Әмма Гайсәнең күп кенә тыңлаучылары кешене муллыкта һәм ләззәтләнеп яшәү бәхетле итә дип саный. Гайсә исә киресен әйтә. Аның аннары әйткән сүзләре күпләрне уйга батырадыр: «Сезгә исә, байлар, кайгы, чөнки сез юанычыгызны инде тулысынча алдыгыз. Тук йөрүчеләр, сезгә кайгы, чөнки ач йөрерсез. Көлеп йөрүчеләр, сезгә кайгы, чөнки кайгы-хәсрәт кичерерсез һәм үкереп еларсыз. Сезне бар кешеләр мактый икән, сезгә кайгы, аларның ата-бабалары да ялган пәйгамбәрләрне шулай мактаган бит» (Ни өчен бай булу, күңел ачудан рәхәтлек табу һәм кешеләрнең мактавын ярату кайгы китерә? Чөнки андый нәрсәләргә ия булган һәм аларны кадерләгән кешенең тормышында Аллаһы өчен урын калмаска мөмкин, ә чын бәхет аңа хезмәт итүдән генә килә. Ләкин Гайсәнең ярлы һәм ач булу инде үзе кешене бәхетле итә дип әйтәсе килмәгән. Әмма еш кына мохтаҗлык һәм хәсрәт кичергән кешеләр Гайсәнең өйрәтүләрен кабул итә, һәм бу аларга чын бәхет китерә.
Үз шәкертләрен күздә тотып, Гайсә болай ди: «Сез — җирнең тозы» (Маттай 5:13). Әлбәттә, алар туры мәгънәдә тоз түгел. Тоз бозылудан саклау үзлегенә ия. Аллаһының гыйбадәтханәсендә мәзбәх янында зур тоз өеме бар, һәм ул корбаннарны тозлар өчен кулланыла. Тоз шулай ук бозылмаган булганны һәм черүгә бирешмәүчәнлекне аңлата (Левилеләр 2:13; Йәзәкил 43:23, 24). Гайсәнең шәкертләре нинди мәгънәдә «җирнең тозы»? Алар кешеләргә рухи һәм әхлакый бозылудан сакланырга ярдәм итә. Әйе, алар вәгазьләгән хәбәр аны кабул итәчәк һәркемнең тормышын саклый торган тәэсиргә ия.
Гайсә шулай ук шәкертләренә болай ди: «Сез — дөнья өчен яктылык». Яктырткычны савыт астына түгел, ә югарырак урынга куялар, шуннан ул яктырта ала. Шунлыктан Гайсә аларны: «Кешеләр яхшы эшләрегезне күреп, күктәге Атагызны данласыннар өчен, сезнең яктылыгыгыз да кешеләр алдында шулай ук балкысын»,— дип өнди (Маттай 5:14—16).
ҮЗ ШӘКЕРТЛӘРЕ ӨЧЕН ЮГАРЫ НОРМАЛАР
Яһүдләрнең дини җитәкчеләре Гайсәне Аллаһы Канунын бозучы дип саный һәм күптән түгел генә аны үтерергә сүз куешкан иде. Шуңа күрә Гайсә ачык итеп болай ди: «Минем хакта, Канунны яки пәйгамбәрләр язганны юкка чыгарырга Маттай 5:17).
килгән, дип уйламагыз. Мин юкка чыгарырга дип түгел, ә үтәргә дип килдем» (Әйе, Гайсә Аллаһы Канунын тирән хөрмәт итә һәм башкаларны да моңа өнди. Ул болай ди: «Андагы иң кечкенә әмерләрнең берәрсен бозып, кешеләрне шуңа өйрәтүче, күкләр Патшалыгы өчен яраксыз дип саналыр». Аның сүзләре андый кеше Патшалыкка кермәячәк дигәнне аңлата. «Ә аларны үтәп, шуңа өйрәтүче,— дип дәвам итә ул,— күкләр Патшалыгында бөек дип аталыр» (Маттай 5:19).
Гайсә хәтта кешенең Аллаһы Канунын бозарга этәрүче фикерләү рәвешен дә хөкем итә. Канундагы «кеше үтермә» дигән әмерне искә алганнан соң, Гайсә болай дип өсти: «Кардәшенә ачу тотучы һәркем суд алдына басачак» (Маттай 5:21, 22). Кардәшкә ачу тоту бик җитди нәрсә, һәм бу хәтта үтерүгә китерә ала. Шуңа күрә Гайсә татулыкка ирешер өчен күпме тырышлыклар куярга кирәклеген аңлатып, болай ди: «Корбан китерү урынына бүләк китергәндә, кардәшеңнең сиңа каршы берәр нәрсәсе булуы исеңә төшсә, бүләгеңне корбан китерү урыны алдында калдырып тор. Башта барып, кардәшең белән татулаш һәм аннан соң кире кайтып, бүләгеңне китер» (Маттай 5:23, 24).
Канунның тагын бер әмере зина кылуны тыя. Гайсә болай ди: «„Зина кылма“,— дип әйтелгәнне сез беләсез. Ә мин сезгә шуны әйтәм: хатын-кызга җенси теләк белән карап торучы һәркем күңеленнән аның белән инде зина кылган була» (Маттай 5:27, 28). Гайсә монда башыбызда чагылып үткән бозык уй турында әйтми, юк, ул кешенең «карап торуы» җитди нәрсә икәненә басым ясый. «Карап тору» еш кына җенси дәрт уята. Аннары җае чыгу белән бу зина кылуга китерергә мөмкин. Моны ничек булдырмаска? Бәлки, кискен чаралар күрергә кирәк булыр. Гайсә болай ди: «Әгәр уң күзең сине гөнаһка тартса, аны умырып ал да читкә ташла. [...] Әгәр уң кулың сине гөнаһка тартса, аны чап та читкә ташла» (Маттай 5:29, 30).
Кешеләр еш кына үз тормышларын саклар өчен авыру аягын я кулын кистерергә әзер. Шуңа күрә Гайсәнең бозык уйлардан һәм алар китерә алган эшләрдән сакланыр өчен һәрнәрсәне, хәтта күз я кул кебек кадерле әгъзаны, «читкә ташлау» тагы да мөһимрәк дип әйтүе аңлашыла. «Бөтен тәнең Гәһәннәгә ташланганчы, бер әгъзаңны югалтуың синең өчен яхшырак булыр»,— дип аңлата ул. Гәһәннә — Иерусалим стенасының тышкы ягында янып торган чүплек, ул мәңгелек юк ителүне символлаштыра.
Гайсә шулай ук безне үпкәләткән яки рәнҗеткән кешеләр белән ничек мөгамәлә итәргә икәне турында киңәш бирә. «Явыз кешегә каршылык күрсәтмә,— дип әйтә ул.— Уң яңагыңа сугучыга сул яңагыңны да бор» (Маттай 5:39). Гайсәнең кеше үзен я үз гаиләсен һөҗүмнән якларга тиеш түгел дип әйтәсе килмәгән. Ул әйткән очракта кешенең яңагына сугып, аны имгәтергә я үтерергә түгел, ә кимсетергә телиләр. Шулай итеп, Гайсәнең сүзләре буенча, берәрсе турыдан-туры яңакка сугып я мыскыллау сүзләре әйтеп, безне сугышырга котыртса я бәхәс чыгарырга тырышса, шул рәвешчә җавап кайтару дөрес булмас иде.
Бу киңәш Аллаһының якыныңны ярат дигән канунына туры килә. Шуңа күрә Гайсә, фикерен дәвам итеп: «Дошманнарыгызны яратып һәм эзәрлекләүчеләрегез турында дога кылып яшәгез»,— ди. Моңа көчле дәлил китереп, ул болай дип өсти: «Шулай эшләп, сез күктәге Атагызның балалары булырсыз, чөнки ул кояшын явызлар өчен дә, яхшылар өчен дә чыгара» (Маттай 5:44, 45).
Гайсә үз вәгазенең бу өлешен мондый сүзләр белән йомгаклый: «Шулай итеп, күктәге Атагыз кебек, сез дә камил булыгыз» (Маттай 5:48). Билгеле, аның сүзләре кешеләр тулы мәгънәдә камил була ала дигәнне аңлатмый. Әмма Аллаһыдан үрнәк алып, без үз мәхәббәтебезне хәтта дошманнарыбызга карата да күрсәтә алабыз. Икенче сүзләр белән әйткәндә, Гайсә болай ди: «Күктәге Атагыз шәфкатьле булган кебек, үзегез дә һәрвакыт шәфкатьле булыгыз» (Лүк 6:36).
ДОГА КЫЛУ ҺӘМ АЛЛАҺЫГА ТАЯНУ
Вәгазен дәвам итеп, Гайсә үзенең тыңлаучыларын болай дип өнди: «Сак булыгыз, тәкъвалыгыгызны кешеләр алдында, алар аны күрсен дип, күрсәтмәгез». Гайсә үзләрен диндар итеп күрсәткән монафикъ кешеләр турында әйтеп, аларның тәртипләрен хөкем итә. Ул: «Хәер биргәндә, икейөзлеләр кебек, ул хакта быргы кычкыртма»,— ди (Маттай 6:1, 2). Хәерне яшертен бирү яхшырак.
Шуннан соң Гайсә: «Дога кылганда да икейөзлеләр кебек булмагыз,— ди.— Алар, кешеләр күрсен дип, синагогаларда һәм төп юлларның чатларында басып дога кылырга ярата». Ул мондый нәсыйхәт бирә: «Син исә, дога кылганда, үз бүлмәңә кер дә, ишегеңне ябып, күктәге Атаңа дога кыл» (Маттай 6:5, 6). Гайсә башкалар алдында дога кылуны хөкем итми, чөнки ул үзе дә шулай эшләгән. Ул башкаларда тәэсир калдыру һәм алардан мактау сүзләре ишетү максаты белән дога кылуны хөкем итә.
Гайсә халыкка мондый киңәш тә бирә: «Дога кылганда, башка милләт кешеләре кебек, бер үк нәрсәне кат-кат әйтмәгез» (Маттай 6:7). Гайсәнең бер үк нәрсә турында кат-кат дога кылу начар дип әйтәсе килми. Ул ятланган сүзләрне «кат-кат әйтеп», яттан дога кылу дөрес түгел ди. Аннары ул җиде үтенечтән торган үрнәк дога бирә. Беренче өч үтенеч Аллаһының идарә итәргә хокукы һәм ниятләре турында. Бу — Аллаһы исеменең изге ителүе, аның Патшалыгының килүе һәм аның ихтыярының үтәлүе турында үтенечләр. Шулар турында дога кылганнан соң гына без көнлек икмәгебез, гөнаһларыбызның кичерелүе, шулай ук түзә алмаслык вәсвәсәләрне рөхсәт итмәү һәм Явыздан коткару турындагы шәхси үтенечләребезне әйтергә тиеш.
Бу фикергә басым ясар өчен, Гайсә бер мисал китерә: «Тәннең яктырткычы — күзләр. Күзләрең бер максатка төбәлгән булса, бөтен тәнең якты булыр, ләкин күзләрең көнчел булса, бөтен тәнең караңгы булыр» (Маттай 6:22, 23). Безнең күзләребез яхшы күргәндә, алар тәнебез өчен яндырылган яктырткыч кебек. Ләкин яхшы күрер өчен күзләребез бер нәрсәгә генә төбәлергә тиеш, югыйсә бездә тормышка дөрес булмаган карашның үсүе бар. Игътибарыбызны Аллаһыга хезмәт итүгә түгел, ә мал-мөлкәткә тупласак, бу бөтен тәнебезнең караңгы булуын аңлатыр, бәлки, без начар булганны эшли башларбыз.
Аннары Гайсә көчле бер мисал китерә: «Берәү дә ике хуҗаның колы була алмый, чөнки я берсен нәфрәт итеп, икенчесен яратыр, я берсенә ябышып, икенчесен санга сукмас. Берьюлы Аллаһының да, Байлыкның да колы була алмыйсыз» (Маттай 6:24).
Гайсәне тыңлаган кайберәүләр, алар матди ихтыяҗларына ничек карарга тиеш икән, дип борчыладыр. Шуңа күрә ул аларны, Аллаһыга хезмәт итүне беренче урынга куйсалар, аларга матди ихтыяҗларын канәгатьләндерү турында борчыласы юк дип ышандыра. Ул болай ди: Маттай 6:26).
«Кошларга игътибар итегез: алар чәчми дә, урмый да, ашлыкны да амбарларга салмый, шулай да аларны күктәге Атагыз туендыра» (Аннан соң Гайсә тау битендәге кыр лаләләренә игътибар итеп, «хәтта купшы киенеп йөргән Сөләйман да алар кебек киенмәгән» дип әйтә. Бу нәрсәне күрсәтә? «Бүген үсеп утырган, ә иртәгә утка ташланачак кыр үсемлекләрен Аллаһы шулай киендерә икән... әллә ул сезне киендермәсме?» — дип әйтә ул (Маттай 6:29, 30). Аннары Гайсә мондый акыллы үгет-нәсыйхәт бирә: «Беркайчан да: „Безгә нәрсә ашарга?“, я „Безгә нәрсә эчәргә?“, я „Безгә нәрсә кияргә?“ — дип кайгырмагыз. [...] Ә күктәге Атагыз сезгә боларның барысы кирәк икәнен белә. Шулай итеп, алга таба да Патшалыкны һәм Аллаһының тәкъвалыгын беренче урынга куеп яшәгез, һәм боларның барысы сезгә бирелер» (Маттай 6:31—33).
ТОРМЫШКА АЛЫП БАРУЧЫ ЮЛ
Рәсүлләрнең һәм башка эчкерсез кешеләрнең Аллаһы хуплаган тормыш алып барасы килә, ләкин бу аларның шартларында җиңел түгел. Күп кенә фарисейлар, мәсәлән, тәнкыйтьчел һәм башкаларны катгый хөкем итә. Шуңа күрә Гайсә халыкны болай дип кисәтә: «Хөкем ителмәс өчен, башка хөкем итмәгез, чөнки сезне үзегез хөкем иткәнчә хөкем итәрләр» (Маттай 7:1, 2).
Чиктән тыш тәнкыйтьчел фарисейларның җитәкчелегенә иярү куркыныч. Гайсә моны болай дип сурәтли: «Сукыр сукырны җитәкләп бара аламы? Икесе дә чокырга егылып төшәрләр түгелме?» Димәк, Гайсәне тыңлаган кешеләр башкаларга ничек карарга тиеш? Тәнкыйтьчел күзләр белән түгел, чөнки бу җитди гөнаһ булыр иде. Гайсә болай ди: «Үз күзеңдәге бүрәнәне күрмичә, ничек син кардәшеңә: „Кардәшем, күзеңдәге чүпне алыйм әле“,— дип әйтә аласың? Монафикъ! Элек үз күзеңдәге бүрәнәне чыгар, шунда кардәшеңнең күзеннән чүпне ничек алырга икәнен ачык күрерсең» (Лүк 6:39—42).
Әйе, шәкертләр башкаларны тәнкыйтьләргә тиеш түгел, ләкин шул ук вакыт аларга зирәк булырга кирәк. Гайсә аларны: «Изге нәрсәне этләргә бирмәгез, энҗеләрегезне дуңгызлар алдына сипмәгез»,— дип өнди (Маттай 7:6). Аллаһы Сүзендәге хакыйкатьләр энҗеләр кебек кыйммәтле. Кайбер кешеләр, хайваннар кебек, бу кыйммәтле хакыйкатьләрне кадерләмәсә, шәкертләр андый кешеләрне калдырып, яхшы хәбәр белән эчкерсез кызыксынган кешеләрне эзләргә тиеш.
Гайсә кабат дога турында әйтә, ләкин хәзер ул өзлексез дога кылырга кирәк икәненә басым ясый. «Бертуктаусыз сорагыз — сезгә бирелер»,— дип әйтә ул. Аллаһының догаларга җавап бирергә әзер икәнен күрсәтер өчен, Гайсә болай ди: «Кайсыгыз икмәк сораучы улына таш бирер? [...] Шуңа күрә сез, явыз кешеләр булып та, балаларыгызга яхшы бүләкләр бирә беләсез икән, күкләрдәге Атагыз үзеннән сораучыларга яхшы нәрсәләрне бигрәк тә бирәчәк!» (Маттай 7:7—11).
Аннары Гайсә киң билгеле булып киткән тәртип кагыйдәсе бирә. Ул болай ди: «Кешеләрнең үзегезгә нәрсә эшләүләрен теләсәгез, үзегез дә аларга шуны эшләгез». Без барыбыз да яхшы эшләргә этәрүче бу киңәшне үзләштерергә һәм башкалар белән мөгамәлә иткәндә кулланырга Маттай 7:12—14).
тиеш түгелме? Әмма кайвакыт моны эшләү авыр. Бу Гайсәнең мондый сүзләреннән күренә: «Тар капкадан керегез, чөнки һәлакәткә илтүче юл иркен, капкасы да киң, һәм шул капкадан күпләр керә. Ә тормышка алып баручы юл тар, капкасы да кысан, һәм шул юлны азлар гына таба» (Кайберәүләр шәкертләрне тормышка алып баручы юлдан алып китәргә тырышыр, шуңа күрә Гайсә мондый кисәтү бирә: «Ялган пәйгамбәрләрдән сакланыгыз. Алар яныгызга сарык тиресе ябынып килә, ә үзләре ерткыч бүреләр» (Маттай 7:15). Яхшы агачны һәм начар агачны җимешләренә карап танып була, ди Гайсә. Кешеләр турында да шуны ук әйтеп була. Шулай итеп, ялган пәйгамбәрләрне тәгълиматларына һәм тәртипләренә карап билгеләп була. Әйе, Гайсә аңлатканча, кешене әйткән сүзләре генә түгел, ә кылган эшләре дә аның шәкерте итә. Гайсәне үз Хуҗалары дип атаган, ләкин Аллаһының ихтыярын үтәмәгән кешеләр турында нәрсә әйтеп була? Гайсә болай ди: «Мин аларга: „Мин сезне һич тә белмим! Китегез янымнан, явызлык кылучылар!“ — дип әйтермен» (Маттай 7:23).
Гайсә үз вәгазен мондый сүзләр белән йомгаклый: «Бу сүзләремне ишетеп, аларны үтәүче һәркем үз йортын кыя өстенә салган акыллы кешегә тиң булачак. Яңгыр явып су баскач һәм көчле җилләр исеп шул йортка ябырылгач, ул аумаган, чөнки нигезе кыя өстенә салынган булган» (Маттай 7:24, 25). Ни өчен йорт аумаган? Чөнки ул кеше «җирне тирән итеп казып, аның нигезен кыя өстенә салган» (Лүк 6:48). Шуңа күрә Гайсәнең сүзләрен тыңлау гына җитәрлек түгел. Без аларны үтәр өчен тырышлыклар куярга тиеш.
Әмма «бу сүзләрне ишетеп тә, аларны үтәмәүче» кеше турында нәрсә әйтеп була? Ул «үзенең йортын ком өстенә салган акылсыз кешегә тиң» (Маттай 7:26). Яңгыр явып су баскач һәм көчле җилләр исеп шул йортка ябырылгач, йорт авар.
Гайсә вәгазен сөйләп бетергәч, халык аның өйрәтүенә хәйран кала, чөнки ул аларны дини җитәкчеләр кебек түгел, ә хакимлеккә ия зат кебек өйрәтә. Бәлки, аны тыңлаган күп кенә кеше аның шәкерте булып китәдер.