ЙӨЗ УТЫЗ ӨЧЕНЧЕ БҮЛЕК
Гайсәне җирләү
МАТТАЙ 27:57—28:2 МАРК 15:42—16:4 ЛҮК 23:50—24:3 ЯХЪЯ 19:31—20:1
-
ГАЙСӘНЕҢ ГӘҮДӘСЕН БАГАНАДАН ТӨШЕРӘЛӘР
-
ГАЙСӘНЕҢ ГӘҮДӘСЕН ҖИРЛӘҮГӘ ӘЗЕРЛИЛӘР
-
ХАТЫН-КЫЗЛАР ТӨРБӘНЕҢ БУШ БУЛУЫН КҮРӘ
Көн кичкә авышып бара. Әле 14 нисан, җомга көне. Кояш баегач, Шимбә көне, 15 нисан башланачак. Гайсә инде үлгән, әмма теге ике җинаятьче әле исән. Канун буенча, мәетләр «төнгә баганада калмаска», ә «шул ук көнне» күмелергә тиеш (Канун 21:22, 23).
Җомга көне Әзерләнү көне дип атала, чөнки кешеләр ул көнне ризык әзерли һәм Шимбәдән соң башкару инде соң булачак бүтән ашыгыч эшләрне тәмамлап чыга. Кояш баегач, «бөек Шимбә көне» башланачак (Яхъя 19:31). 15 нисан көне җиде көнлек Төче икмәк бәйрәменең беренче көне булып тора, ә ул, атнаның нинди көне генә булмасын, һәрвакыт Шимбә көне дип санала (Левилеләр 23:5, 6). Бу юлы 15 нисан көне атнаның җиденче көненә — шимбә көненә туры килә. Бу ике Шимбә бер үк көнне булганга күрә, бу көн «бөек Шимбә» дип атала.
Яһүдләр Пилатка мөрәҗәгать итәләр һәм Гайсә белән янындагы ике җинаятьченең үлемен тизләтүен үтенәләр. Моны ничек эшләрләр? Җәзаланган кешеләрнең аяк сөякләрен сындырсалар, алар сулар өчен аяклары белән күтәрелә алмас. Шуңа күрә гаскәриләр теге ике җинаятьченең аякларын сындыра. Әмма Гайсә үле булганга, аның аякларын сындырмый. Шулай итеп Зәбур 34:20 дәге: «Ул аның бөтен сөякләрен саклый. Аларның берсе дә сынмады»,— дигән сүзләр үтәлә.
Яхъя 19:34). Шулай итеп мондый сүзләр үтәлә: «Алар үзләре чәнчегән адәмгә карап торачак» (Зәкәрия 12:10).
Гайсәнең үле булуына бер шик тә калмасын өчен, гаскәриләрнең берсе сөңге белән аның кабыргалары арасына, йөрәк тирәсенә чәнчи. «Аңардан шунда ук кан катыш су агып чыга» (Гайсә җәзаланганда анда Югары киңәшмәнең хөрмәтле әгъзасы, Аримафей шәһәреннән Йосыф исемле «бер бай кеше» дә була (Маттай 27:57). Ул «яхшы, тәкъва кеше» һәм «Аллаһы Патшалыгын көтеп яши». «Яһүдләрдән курыкканга Гайсәнең шәкерте булуын яшереп йөргән» шәкерт буларак, ул судның Гайсәгә чыгарган карарын хупламаган (Лүк 23:50; Марк 15:43; Яхъя 19:38). Хәзер, батырлык күрсәтеп, ул Пилаттан Гайсәнең гәүдәсен сорый. Пилат сакта торган гаскәр башлыгын чакырып алгач, тегесе Гайсәнең үлемен раслый. Шунда Пилат гәүдәне тапшырырга рөхсәт бирә.
Йосыф нәфис чиста җитен тукыма сатып ала да, Гайсәнең гәүдәсен төшереп, шул тукымага төрә. Шулай итеп ул аны җирләүгә әзерли. «Гайсә янына беренче тапкыр төнлә килеп киткән Никәдим» аңа ярдәм итә (Яхъя 19:39). Ул үзе белән якынча 30 килограмм кыйммәтле мирра белән алоэ катнашмасы алып килә. Яһүдләрнең күмү йоласы буенча, Гайсәнең гәүдәсен шул хуш исле үләннәр белән бергә кәфенгә төрәләр.
Гайсәнең гәүдәсен Йосыфның якындагы кыяда уеп ясалган яңа төрбәсенә салалар. Төрбә авызын зур таш тәгәрәтеп китереп каплыйлар. Шимбә көне башланганчы, бар бу эшләрне ашыгып башкаралар. Гайсәнең гәүдәсен әзерләүдә, күрәсең, Магдалалы Мәрьям һәм Кече Ягъкубның әнисе Мәрьям дә катнаша. Шимбәдән соң Гайсә тәнен сөртер өчен «хуш исле үләннәр һәм хуш исле майлар әзерләргә» дип, алар өйләренә ашыгып кайтып китә (Лүк 23:56).
Чираттагы көнне, Шимбә көнне, өлкән руханилар белән фарисейлар, Пилат янына килеп, болай диләр: «Әфәнде, теге алдакчының әле исән чагында: „Мин өч көннән соң терелеп торачакмын“,— дигәне исебезгә төште. Шуңа күрә өченче көнгә кадәр каберне сакларга әмер бир, югыйсә аның шәкертләре килеп, гәүдәсен урлап китәрләр дә соңыннан халыкка: „Ул үледән терелде!“ — диярләр. Шунда бу соңгы алдау беренчесеннән дә яманрак булыр». Пилат аларга: «Сакчылар алыгыз да барып, каберне үзегез белгәнчә саклагыз»,— ди (Маттай 27:63—65).
Якшәмбе көнне иртән иртүк Магдалалы Мәрьям, Ягъкубның анасы Мәрьям һәм башка хатыннар, Гайсәнең тәнен сөртер өчен, төрбә янына хуш исле үләннәр китерәләр. Алар бер-берсенә: «Төрбә авызындагы ташны читкә тәгәрәтеп куярга безгә кем ярдәм итәр?» — диләр (Марк 16:3). Әмма килгәч, аларга шул билгеле була: моңа кадәр җир тетрәү булган, Йәһвәнең фәрештәсе ташны читкә тәгәрәтеп куйган, сакчылар качкан, ә төрбә буш!