Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Гайсә пәйгамбәр кебек...

Гайсә пәйгамбәр кебек...

КЫЗГАНУЧАН БУЛЫГЫЗ

Камил булганга, Гайсә күп кенә кайгы-борчылулардан азат булган. Шулай да ул кеше хәленә керә белгән. Ул, аларга ярдәм итәр өчен, кулдан килгәнне, хәтта кирәгеннән күбрәкне дә эшләгән. Әйе, кызгану хисе аны башкаларга булышырга дәртләндергән. Аның бу сыйфатны күрсәткәне турында 32, 37, 57 һәм 99 нчы бүлекләрдән укыгыз.

КИҢ КҮҢЕЛЛЕ БУЛЫГЫЗ

Бар кешеләр — яшьләр дә, олылар да — Гайсәнең киң күңелле, ачык йөзле булганын күргәннәр, чөнки ул үзен артык мәшгуль я мөһим кеше итеп тотмаган. Гайсә кешеләр белән кызыксынган. Моны сизеп, алар үзләрен иркен хис иткәннәр. Моның турында 25, 27 һәм 95 нче бүлекләрдән укыгыз.

ҺӘРЧАК ДОГА КЫЛЫГЫЗ

Гайсә үзенең атасына һәрдаим эчкерсез дога кылган. Ул моны берүзе калганда да, шәкертләре белән булганда да эшләгән. Гайсә ашар алдыннан гына түгел, ә төрле очракларда дога кылган. Дога кылганда, ул Атасына рәхмәтләрен белдергән, аны данлаган һәм җитди карарлар кабул итәр алдыннан җитәкчелек сораган. Моңа кайбер мисалларны 24, 34, 91, 122 һәм 123 нче бүлекләрдән табып була.

ФИДАКАРЬ БУЛЫГЫЗ

Кайвакыт Гайсә арыган, әмма ял итәр я көч җыяр урынына ул башкаларның ихтыяҗларын үзенекеннән өстен күргән. Ул үзе турында түгел, ә иң элек башкалар турында уйлаган. Бу яктан да ул безгә яхшы үрнәк калдырган. Аның фидакарь булуы турында 19, 41 һәм 52 нче бүлекләрдән укып була.

КИЧЕРЕГЕЗ

Гайсә кичерергә кирәк дип кенә өйрәтмәгән, ул үзе дә шәкертләрне һәм башка кешеләрне кичергән. Аның мисалы турында 26, 40, 64, 85 һәм 131 нче бүлекләрне укып уйланып була.

АШКЫНУЧАН БУЛЫГЫЗ

Пәйгамбәрлекләрдә алдан ук яһүдләр Мәсихне кабул итмәячәк һәм дошманнар аны үтерәчәк дип язылган булган. Моның аркасында Гайсә үзен жәлләп кешеләр хакына әзрәк эшләр башкара алган. Әмма ул киресенчә хак гыйбадәт кылу белән бәйле эшләрдә ашкынып катнашкан. Ваемсызлык һәм дошманлык белән очраган бар шәкертләренә ул ашкынучанлык үрнәге күрсәткән. 16, 72 һәм 103 нче бүлекләрне карагыз.

БАСЫНКЫ БУЛЫГЫЗ

Гайсә күп яктан, мәсәлән, белем һәм зирәклек ягыннан, камилсез кешеләрдән өстен булган. Камил булганга, аның физик һәм акыл сәләтләре, һичшиксез, башкаларныкыннан аерылып торган. Шулай да ул, басынкылык күрсәтеп, башкаларга хезмәт иткән. Аның бу сыйфаты турында 10, 62, 66, 94 һәм 116 нчы бүлекләрдән укып була.

САБЫР БУЛЫГЫЗ

Рәсүлләр һәм башка кешеләр Гайсәнең үрнәге буенча эш итмәгәндә я аның киңәшләрен кулланмаганда, Гайсә үзен алар белән сабыр тоткан. Кешеләр Йәһвәгә якынлашсын өчен, ул аларны түземлелек белән өйрәтүен дәвам иткән. Гайсәнең сабыр булуы турында 74, 98, 118 һәм 135 нче бүлекләрдән укып була.