Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Миңа суга чумдырылырга кирәкме?

Миңа суга чумдырылырга кирәкме?

37 НЧЕ БҮЛЕК

Миңа суга чумдырылырга кирәкме?

Дөресме, дөрес түгелме?

Суга чумдырылу — мәсихчеләр өчен таләп.

□ Дөрес

□ Дөрес түгел

Суга чумдырылуның төп максаты — сине гөнаһтан саклау.

□ Дөрес

□ Дөрес түгел

Котылыр өчен, суга чумдырылырга кирәк.

□ Дөрес

□ Дөрес түгел

Син суга чумдырылмаган икән, үз эшләрең өчен Аллаһы алдында җаваплы түгел.

□ Дөрес

□ Дөрес түгел

Синең дусларың суга чумдырылган икән, димәк, син дә моңа әзер.

□ Дөрес

□ Дөрес түгел

ӘГӘР дә син Аллаһының нормалары буенча яшисең, Аллаһы белән дуслыкны үстерәсең һәм башкаларга үз иманың турында сөйлисең икән, димәк, син суга чумдырылу турында уйлыйсыңдыр. Син бу адымга әзерме, юкмы икәнен ничек белергә? Бу сорауга җавап бирер өчен, әйдә, хәзер өстә әйтелгәннәрне карап чыгыйк.

Суга чумдырылу — мәсихчеләр өчен таләп.

Дөрес. Гайсә үз шәкертләренә суга чумдырылырга кушкан (Маттай 28:19, 20). Ул үзе дә суга чумдырылган булган. Сиңа да, Гайсә шәкерте булыр өчен, суга чумдырылырга кирәк. Әмма моның өчен эчкерсез теләк һәм ниндидер дәрәҗәдә җитлеккәнлек таләп ителә.

Суга чумдырылуның төп максаты — сине гөнаһтан саклау.

Дөрес түгел. Кеше, суга чумдырылып, үзенең Йәһвәгә багышланганын башкалар алдында күрсәтә. Багышлану — сине гөнаһтан тыючы контракт түгел. Киресенчә, син Йәһвәгә аның нормалары буенча яшәргә теләгәнгә багышланасың.

Котылыр өчен, суга чумдырылырга кирәк.

Дөрес. Изге Язмалар буенча, суга чумдырылу — котылыр өчен мөһим адым (1 Петер 3:21). Ләкин суга чумдырылу — сине бәлагә эләккәндә яклаячак страховка түгел. Кешене суга чумдырылырга Йәһвәне ярату һәм аңа мәңге хезмәт итү теләге дәртләндерә (Марк 12:29, 30).

Син суга чумдырылмаган икән, үз эшләрең өчен Аллаһы алдында җаваплы түгел.

Дөрес түгел. Ягъкуб 4:17 дә болай язылган: «Берәрсе дөрес булганны ничек эшләргә икәнен белеп тә, эшләми икән, ул гөнаһ кыла». Бу принцип суга чумдырылганнарга да, чумдырылмаганнарга да кагыла. Шуңа күрә син дөрес булганны ничек эшләргә икәнен белсәң һәм суга чумдырылуның җитдилеген аңласаң, бәлки, моның турында әти-әниең белән я башка җитлеккән мәсихче белән сөйләшергә вакыт җиткәндер. Алар сиңа бу адымга ничек әзерләнеп була икәнен әйтә ала.

Синең дусларың инде суга чумдырылган икән, димәк, син дә моңа әзер.

Дөрес түгел. Син суга чумдырылу карарын үз теләгең буенча кабул итәргә тиеш (Зәбур 110:3). Йәһвә Шаһите булу нинди җаваплылык икәнен аңлагач кына һәм бу җаваплылыкны алырга әзер булгач кына, син суга чумдырыла аласың (Вәгазьче 5:4, 5).

Тормышыңны үзгәртәчәк адым

Суга чумдырылу сиңа күп фатихалар китерәчәк. Шул ук вакытта сиңа бу адымга бик җитди карарга кирәк, чөнки, суга чумдырылгач, син үз багышлануың буенча яшәргә тиеш.

Син үз тормышыңны Аллаһыга багышларга әзерме? Әзер булсаң, сине бәхетле кеше дип атап була. Йәһвәгә гомер буе тугры булып, чын күңелдән хезмәт итү — зур хөрмәт (Маттай 22:36, 37).

КИЛӘСЕ БҮЛЕКТӘ

Иң яхшы тормыш юлын сайлар өчен, үзеңә нинди максатлар куярга кирәк икәнен бел.

ТӨП ШИГЫРЬ

«Үз тәннәрегезне тере, изге, Аллаһыга яраклы корбан итеп бирегез, шулай итеп сез, акылыгызны кулланып, аңа изге хезмәт башкарырсыз» (Римлыларга 12:1).

КИҢӘШ

Әти-әниең белән бергә үзеңә рухи яктан үсәргә булышачак кардәшне табарга тырышыгыз (Рәсүлләр 16:1—3).

СИН БЕЛӘ ИДЕҢМЕ?

Суга чумдырылып, син котылыр өчен «билге» ала аласың (Йәзәкил 9:4—6).

ПЛАН КОР

Суга чумдырылыр өчен, миңа Изге Язмаларның мондый тәгълиматларын яхшырак аңларга кирәк: ․․․․․

Әти-әниемә бирергә теләгән сорауларым: ․․․․․

СИН НИЧЕК УЙЛЫЙСЫҢ?

● Ни өчен суга чумдырылу — җитди адым?

● Ни өчен кайбер яшьләр суга чумдырылырга ашыгырга мөмкин?

● Багышлану һәм суга чумдырылу турында әйткәндә, ни өчен кайбер яшьләр тоткарлана?

[Өстәмә текст]

«Суга чумдырылганымны истә тоту миңа акыллы карарлар кабул итәргә булышты һәм начар нәтиҗәләргә китерә алган эшләрдән качарга ярдәм итте» (Холли).

[Рамка/Иллюстрация]

Суга чумдырылуга кагылышлы еш бирелә торган сораулар

Суга чумдырылу нәрсәне символлаштыра? Суга тулысынча чумып, кеше символик мәгънәдә үлә һәм, судан күтәрелеп, Йәһвә ихтыярын үтәр өчен яши башлый.

Тормышыңны Йәһвәгә багышлау нәрсәне аңлата? Бу догада үз ихтыярыңны түгел, ә Аллаһының ихтыярын беренче урынга куеп яшәргә вәгъдә итүне аңлата (Маттай 16:24). Йәһвәгә багышланырга теләсәң, моны суга чумдырылганчы берникадәр вакыт алданрак эшләргә кирәк.

Суга чумдырылганчы, тагын нәрсә эшләргә кирәк? Сиңа Аллаһы Сүзе буенча яшәргә һәм үз иманың турында башкаларга сөйләргә кирәк. Аллаһыга дога кылып һәм аның Сүзен өйрәнеп, Йәһвә белән дуслыгыңны үстер. Йәһвәгә хезмәт итәргә булсаң, моны башкалар этәргәнгә түгел, ә үзең теләгәнгә эшлә.

Мин ничә яшьтә суга чумдырыла алам? Яшең — иң мөһиме түгел. Шулай да сиңа, багышлануның мәгънәсен аңлар өчен, җитәрлек дәрәҗәдә җитлеккән булырга кирәк.

Мин суга чумдырылырга теләсәм, әмма әти-әнием миңа бераз көтәргә кирәк дисә, нәрсә эшләргә? Бәлки, алар синең мәсихче принципларны яхшырак кулланырга өйрәнүеңне телидер. Аларның киңәшенә колак салып, бу вакытны Йәһвә белән дуслыкны үстерер өчен куллан (1 Ишмуил 2:26).

[Рамка]

Йөкләмә

Син суга чумдырылу турында уйланасыңмы?

Суга чумдырылырга әзерме икәнеңне билгеләр өчен, түбәндәге сорауларны карап чык. Җавапларны язар алдыннан, Изге Язмалардан китерелгән өзекләрне укы.

Йәһвәгә таянганың нәрсәдән күренә? (Зәбур 71:5) ․․․․․

Синең яхшылык белән яманлыкны аера белүең нәрсәдән күренә? (Еврейләргә 5:14) ․․․․․

Син никадәр еш дога кыласың? ․․․․․

Догаларың никадәр конкрет? Алар синең Йәһвәне яратуыңны күрсәтәме? (Зәбур 17:6) ․․․․․

Дога турында әйткәндә, син нинди максатларга ирешергә телисең? Язып куй. ․․․․․

Син шәхси өйрәнүне никадәр еш үткәрәсең? (Йошуа 1:8) ․․․․․

Шәхси өйрәнүең нәрсәне үз эченә ала? ․․․․․

Шәхси өйрәнү турында әйткәндә, син нинди максатларга ирешергә телисең? Язып куй. ․․․․․

Син вәгазь эшенә җитди карыйсыңмы? (Мәсәлән: Изге Язмаларның төп тәгълиматларын башкаларга аңлата беләсеңме? Кызыксынган кешеләргә кабат киләсеңме? Берәр кеше белән Изге Язмалар өйрәнүен башларга тырышасыңмы?)

□ Әйе □ Юк

Әти-әниең хезмәттә катнашмаганда да, син хезмәт итәсеңме? (Рәсүлләр 5:42)

□ Әйе □ Юк

Вәгазь эше турында әйткәндә, син нинди максатларга ирешергә телисең? Язып куй (2 Тимутигә 2:15). ․․․․․

Син җыелыш очрашуларына регуляр рәвештә йөрисеңме? (Еврейләргә 10:25) ․․․․․

Син җыелыш очрашуларында актив катнашасыңмы? ․․․․․

Әти-әниең җыелышка бара алмаганда, син барасыңмы (алар сиңа рөхсәт итсә)?

□ Әйе □ Юк

Аллаһы ихтыярын үтәү сиңа шатлык китерәме? (Зәбур 40:8)

□ Әйе □ Юк

Нинди очракларда сиңа яшьтәшләреңнең басымына каршы торырга туры килә? (Римлыларга 12:2) ․․․․․

Йәһвәгә карата мәхәббәтеңне ныгытыр өчен, син нәрсә эшләрсең? (Яһүд 20, 21) ․․․․․

Әти-әниең һәм дусларың Йәһвәгә хезмәт итми башласа, син дәвам итәрсеңме? (Маттай 10:36, 37)

□ Әйе □ Юк

[Иллюстрация]

Суга чумдырылу карары, никахка керү кебек, кешенең тормышын үзгәртә. Бу адымга җитди карарга кирәк