ЭЛЬФРИДЕ УРБАН | ТӘРҖЕМӘИ ХӘЛ
Канәгатьлек китерә торган миссионер хезмәте
Гомеремнең беренче еллары кайгы-хәсрәт белән тулы булды. Мин 1939 елны, 11 декабрь көнне Чехословакиядә туганмын. Ул вакытта Икенче бөтендөнья сугышы башланып инде өч ай барган булган. Мине тапканнан соң, әниемнең сәламәтлеге, нык кына какшаган һәм ике атнадан соң ул вафат булган. Моңа кадәр әтием Германиягә эш эзләп киткән булган. Мине үзләренә әниемнең әнисе һәм әтисе алып тәрбияләде. Ул вакытта алар үзләренең башка өч кызын үстерә иде.
1945 елда сугыш тәмамланды, шулай да тормыш бик авыр иде. Милләтебез буенча немец булганга, безгә Чехословакиядән Германиягә күчәргә куштылар. Германиядәге шәһәрләр җимерелгән, ә кешеләр бик ярлы яши иде. Кайвакыт бабай белән әбинең балаларына, әз генә булса да ризык алыр өчен, төне буе чиратта торырга туры килә иде. Вакыт-вакыт без урманга бара идек тә, җиләк белән гөмбә җыеп, аны икмәккә алмаштыра идек. Еш кына өйдә я өй янында яшәгән хайваннар юкка чыга иде. Чөнки ризык җитмәгәнгә, аларны да урлап ашый иделәр. Йокларга еш кына ач килеш ята идек.
Хакыйкать белән танышабыз
Әбием белән бабам католиклар булса да, өйдә Изге Язмалар китабы юк иде. Бабам чиркәүдәге руханидан аны сатып алырга уйлаган иде, әмма тегесе кешеләргә чиркәүгә йөреп тыңлау да җитә дип, аңа сатмады. Шуңа күрә бабайның Аллаһы турында күп кенә сораулары җавапсыз калды.
Йәһвә Шаһитләре килеп ишегебезгә беренче тапкыр шакыганда мин 7 яшьлек кыз идем. Изге Язмаларны кулланып, алар бабамның Троица, утлы тәмуг һәм үлгән кешеләр турындагы сорауларына җавап бирде. Бабай Изге Язмалар нигезендә бирелгән җавап белән канәгать калды. Хакыйкатьне тапканына ул һич тә шикләнми иде. Нәтиҗәдә, гаиләбез бер ирле-хатынлы пар белән регуляр рәвештә Изге Язмаларны өйрәнергә ризалашты.
Тормыш максатым
Кечкенә кыз булсам да, Йәһвәне чын күңелдән ярата идем. Миңа ерак җирләрдә хезмәт итүче миссионерлар турында укырга ошый иде. Мин үземә мондый сораулар бирә идем: «Алар анда ничек яши микән? Йәһвәнең исемен беркайчан да ишеткәне булмаган кешеләргә ничек вәгазьлиләр микән?»
12 яшемдә мин миссионер булырга булдым. Максатыма ирешер өчен мин адымнар ясый башладым. Беренчедән, мин ашкынучан вәгазьче булырга тырыштым. 1954 елда, 12 декабрьдә мин суга чумдырылу үттем, аннан соң пионер хезмәтен башладым. Мин үз максатыма якынлашып бара идем!
Гилад мәктәбен үтәр өчен, миңа инглиз телен белергә кирәк иде, шуңа күрә мин тырышып шул телне өйрәнә башладым. Ә телемне яхшыртыр өчен мин ул вакытта Германиядә калган Америка солдатлары белән сөйләшергә булдым. Бер көн аларның берсе янына килдем дә болай дидем: «Мин — Мәсих». Солдат миңа җылы караш ташлап алды да болай диде: «Синең: „Мин — мәсихче“,— дип әйтәсең килгәндер». Ә мин бит инглиз телендә яхшы сөйләшәм дип уйлаган идем!
20 яшьләремдә мин Англиягә күчендем. Анда Шаһитләрнең бер гаиләсендә иртән бала карый идем, ә төшке аштан соң вәгазьгә чыга идем. Бу миңа телемне яхшыртырга шәп кенә булышты. Англиядә бер ел яшәгәннән соң мин инглиз телендә инде күпкә яхшырак сөйләшә башладым.
1966 ел, октябрь аенда мин Германиягә кайттым. Мине Мехерних шәһәрендә махсус пионер булып хезмәт итәргә чакырдылар. Бу территориядә һава торышы салкын иде. Кешеләр дә хәбәребезне салкын караш белән кабул итте. Тышта суык булса да, алар беркайчан да өйләренә чакырмады. Мин Йәһвәгә еш кына дога кыла идем: «Әгәр миңа миссионер булып хезмәт итәргә рөхсәт итсәң, үтенәм, мине берәр җылы илгә җибәрче».
Максатыма ирешәм
Мин махсус пионер булып ике ай гына хезмәт иттем. Йәһвә теләгемне үтәде! Мине Гилад мәктәбенең 44 сыйныфына чакырдылар. Мәктәп 1967 елны, 10 сентябрь башланды. Аны тәмамлагач, мине матур тропик илгә — Никарагуага билгеләделәр! Ул Үзәк Америкада урнашкан. Анда миссионерлар инде бар иде. Алар мине һәм минем белән бу илгә килгән өч кардәшне җылы каршы алдылар. Безне каршы алгач, мин дә, Паул кебек, «Аллаһыга рәхмәтемне белдердем һәм кыюланып киттем» (Рәсүлләр 28:15).
Мине тыныч кына бер шәһәргә — Леонга билгеләделәр. Мин мөмкин кадәр тизрәк испан телен өйрәнергә булдым. Тел авыр бирелде. Мин ике ай, көненә 11 сәгать, өйрәндем!
Бер көн йорт хуҗабикәсе миңа фреско эчәргә тәкъдим итте. Никарагуада җиләк-җимеш эчемлеген шулай атыйлар. Мин аңа фильтр аша үткән су гына эчәм дип җавап бирергә тырыштым. Шул хатын миңа гаҗәпләнеп карап алды. Берничә көннән соң мин шуны белдем: испан телен начар белгәнгә, мин теге хатынга «изге су» гына эчәм дип әйткәнмен икән! Шулай да, вакыт узу белән, мин испан телендә күпкә яхшырак сөйләшә башладым.
Еш кына Изге Язмаларны өйрәнергә тулысынча гаиләләр ризалаша иде. Мин үземне Леонда тыныч хис итә идем, шуңа өйрәнүләрне кич белән, сәгать 10 нарга кадәр үткәрдем. Бу шәһәрдәге һәр кешенең диярлек исемен белә идем. Кич белән алар, ишек алларына чыгып, салкында кресло-качалкага утыра иделәр дә, ял итә иделәр. Өйгә кайтканда мин алар белән исәнләшеп, хәлләрен белешеп, аралашып ала идем дә, юлымны дәвам итә идем.
Леонда мин берничә кешегә хакыйкать белән танышырга булыштым. Аларның берсе Нубия исемле бер хатын булды. Аның 8 малае бар иде. Без аның белән 1976 елга кадәр өйрәндек, аннан соң мине Манагуага билгеләделәр. Мин Нубияне дә, балаларын да 18 ел күрмәдем. Әмма бер көн мин Леонга региональ конгресска бардым. Тәнәфес вакытында мине яшь кешеләр уратып алды. Бу Нубиянең үскән малайлары иде! Нубия белән очрашуыма мин бик шатландым. Ул үз угылларын да хакыйкатьтә үстерә алган!
Шомлы елларда миссионер булып хезмәт итәм
1970 елларның азагында Никарагуада иҗтимагый һәм сәяси үзгәрешләр башланды. Без мөмкин кадәр күбрәк вәгазьләргә тырыштык. Миңа билгеләнгән территория — башкаладан көньякта урнашкан Масая иде. Анда еш кына протест маршлары үтте, коралланган кешеләр тәртипсезлек чыгарып торды. Бер кичне, җыелыш очрашуы үткәндә, безгә Патшалык Залының идәненә ятып көтәргә туры килде, чөнки сандинистлар белән хөкүмәт солдатлары арасында атыш башланган иде. a
Бер көн вәгазьләгәндә маска кигән бер сандинист белән очраштым. Ул хөкүмәт солдатына атып тора иде. Мин качарга булдым, әмма маска кигән күп кенә сандинистлар килеп чыкты. Мин башка урамга борылып кереп киттем, әмма анда да качар урын юк иде. Шунда бер вертолет очып килде дә сандинистларга ата башлады. Кинәт бер кеше ишеген ачты да, мине эчкә тартып кертте. Мине Йәһвә коткарды!
Илдән куып чыгаралар!
Мин Масаяда 1982 елның 20 мартына кадәр хезмәт иттем. Мартның шул көнен мин беркайчан да онытмам. Ул көнне иртән без, алты миссионер, бергә ашап алырга җыена идек, шунда йортыбызның ишек алдына кереп баручы сандинистлар төркемен күрдек. Аларның автоматлары бар иде. Алар ашханәгә бәреп керде. Шунда берсе болай дип кычкырды: «Әйберләрегезне җыяр өчен бер сәгать сезгә! Бер чемодан гына алырга рөхсәт итәбез. Барыгыз да безнең белән китәчәксез».
Солдатлар безне ниндидер фермага илтте. Безне анда берничә сәгать сак астында тоттылар. Аннан соң алар безнең дүртебезне кечкенә бер автобуска утыртты да Коста-Рика чикләренә алып китте. Безне Коста-Рикага чыгардылар. Вакыт узу белән, шулай итеп, илдән 21 миссионер чыгарылды.
Коста-Рикада безне кардәшләр каршы алды. Киләсе көнне без Сан-Хосе шәһәрендә урнашкан филиалга килеп җиттек. Анда озак булмадык. Якынча 10 көннән соң, 8 миссионерга билгеләнү бирелде. Без Гондурас иленә киттек.
Гондураста хезмәт итү
Гондураста мине Тегусигальпа шәһәренә билгеләделәр. Мин анда 33 ел хезмәт иттем. Мин хезмәт итә башлаганда анда бер җыелыш кына бар иде, ә хәзер анда 8 җыелыш бар. Вакыт узу белән шәһәрдә җинаятьләр саны арта башлады. Күп кенә кешеләрне таладылар, мин дә читтә калмадым. Бандитлар бандалары акча таләп итә иделәр. Ул «сугыш салымы» дип атала иде. Мин аларга болай дип әйтә идем: «Минем акчадан да кыйммәтлерәк нәрсә бар». Шуннан соң берәр буклет я журнал тәкъдим итә идем. Алар мине бер тапкыр да тоткарлап тормады!
Шәһәрдә яшәүче халыкның күпчелеге ачык күңелле иде. Мин аларның кайберләренә хакыйкать белән танышырга булыштым. Аларның берсе Бетти булды. Ул рухи яктан әйбәт кенә үсә дип уйлаган идем мин, ә ул бер көн миңа евангелик чиркәүгә кушылырга уйлаганы турында әйтте. Бу бик аяныч хәбәр булды. Ләкин ике ел узганнан соң барысы үзгәрде: Бетти шул чиркәүне ташлап китте һәм без Изге Язмалар өйрәнүен дәвам иттек. Ни өчен ул аларны ташлап киткән? Ул җыелышларыбыздагы эчкерсез яратуны сагынган икән! (Яхъя 13:34, 35). Ул миңа болай дип әйтте: «Сез җыелышка килгән һәр кешене, аның бай я ярлы булуына карап тормыйча, җылы каршы аласыз. Сез башкалардан аерылып торасыз». Соңрак Бетти суга чумдырылу үтте.
2014 елда Тегусигальпа шәһәрендәге миссионерлар йортын яптылар. Мине Панама иленә күчерделәр. Мин бүгенге көнгә кадәр мондагы миссионер йортында яшим.
Рухи максатларның тормышка ашуы канәгатьлек китерә
Мин инде 55 ел миссионер булып хезмәт итәм. Сәламәтлек какшаганга, элеккегечә күп хезмәт итә алмыйм. Миңа Йәһвә булышып тора һәм мин башкаларга аның турында сөйли алам.
Мин тормышымны башка берәр нәрсәгә багышлый алыр идемме? Әйе, әлбәттә. Әмма андый тормыш шулкадәр күп фатихалар китермәс иде! Минем 50 дән артык рухи угылым һәм кызым бар. Мин аларга хакыйкатькә килергә булыштым. Дусларым саны да шактый гына күп. Минем тагын Германиядә яшәүче яратучан һәм ярдәмчел әниемнең апасы Штеффи бар.
Кияүдә булмасам да, мин ялгыз түгел. Минем янымда һәрвакыт Йәһвә. Минем шулай ук гаҗәеп дустым Маргерит Фостер бар. Без аның белән миссионер булып иңгә-иң 17 ел хезмәт иттек. Без күп кенә нәрсәләрне бергә кичереп чыктык һәм әле дә якын дуслар булып калабыз (Гыйбрәтле сүзләр 18:24).
Мин чыннан да тормышымнан канәгать. Чөнки аны иң яхшы юл белән кулландым: Йәһвәнең тулы вакытлы хезмәтчесе булдым. Бала чактагы хыялым тормышка ашты һәм миссионер хезмәте гаҗәеп очраклар белән тулы булды! Мин чыннан да бәхетле һәм Йәһвәгә мәңге хезмәт итәргә телим.
a Сандинистларның милли азат итү фронты вакыт узу белән бик популяр булып киткән һәм Никарагуада 40 ел идарә иткән династияне үз урыныннан бәреп төшергән.