Әюп 35:1—16
35 Илу́й сүзен болай дип дәвам итте:
2 «Нәрсә, үзеңне хаклы дип саныйсыңмы?
Хәтта: „Мин Аллаһыдан гаделрәк“*,— дисең.+
3 Син бит: „Гадел булуымнан сиңа* ни файда?
Гөнаһ кылган булсам, әллә миңа хәзергегә караганда начаррак булыр идеме?“ — дисең.+
4 Мин сиңа да,Иптәшләреңә+ дә җавап бирәм.
5 Күккә кара,Болытларны күзәт,+ алар синнән биегрәк.
6 Гөнаһ кыласың икән, аңа нинди зыян китерәсең?+
Җинаятьләрең күбәйсә, аңа каршы нәрсә эшлисең?+
7 Тәкъва булсаң, аңа файда китерәсеңме?
Әллә ул синнән берәр игелек күрәме?+
8 Явызлыгың синдәй кешеләргә генә тия,Тәкъвалыгың адәм улына гына файда китерә.
9 Җәбер-золым аркасында кешеләр ыңгыраша,Идарәчеләр кулыннан азат итүләрен үтенә.+
10 Тик һичкем: „Бөек Яратучым Аллаһы кайда?+
Төнлә җырлар җырлатучы Ходаем кайда?“+ — дип сорамый.
11 Ул безне хайваннарга+ караганда күбрәк өйрәтә+Һәм кошларга караганда зирәгрәк итә.
12 Кешеләр ялварып үтенсә дә, ул җавап бирми,+Чөнки алар горур һәм явызлык кыла.+
13 Ходай буш ялваруны* ишетми шул,+Чиксез Кодрәт Иясе моңа колак салмый.
14 Ә инде мин аны күрмим дип сыкрансаң, ул бигрәк тә тыңламый.+
Синең эшең аның алдында, аны түземсезлек белән көт.+
15 Ул бит сине ачуы чыгып җавапка тартмаган,Шундый дуамал булуыңа игътибар итмәгән.+
16 Әюп исә юкка гына авызын киң итеп ача,Күп итеп үзе белмәгәнне сөйли».+