Әюп 16:1—22
16 Моңа Әюп болай диде:
2 «Моңа охшаш күп нәрсә ишеткәнем бар.
Сез һәммәгез дә газаплаучы юатучылар!+
3 Шул буш сүзләреңнән туктыйсыңмы, юкмы!
Ник алай дип җавап бирәсең?
4 Мин дә сезнең кебек сөйли алыр идем.
Әгәр минем урынымда булсагыз,*Мин сезне тәнкыйтьләр идеммеҺәм сезгә карап башымны чайкар идемме?+
5 Юк, мин сезне сүзләрем белән ныгытыр идем,Телем белән юатып, көч өстәр идем.+
6 Сөйләсәм, әрнүем бетми,+Сүземнән туктасам, авыртуым кала бирә.
7 Тик хәзер Ул мине алҗытты,+Бөтен йортымны* тар-мар итте.
8 Өстәвенә, ул мине тотып ала. Һәм башкалар моны күрә,Әйтерсең лә үз мескенлегем миңа каршы шаһитлек бирә.
9 Аның ярсуы мине өзгәли, ул миңа ачу тота.+
Миңа карап, тешләрен шыгырдата.
Дошманым миңа үткен карашын чәнчи.+
10 Дошманнар, мине йотар өчен, авызларын киң итеп ачтылар,+Мыскыллап, яңакларыма суктылар,Күпләп миңа каршы җыелалар.+
11 Ходай мине егетләр кулына тапшыра,Явызларга китереп ташлый.+
12 Тыныч кына яшәп яткан идем, ул мине изде;+Мине җиңеп* тар-мар итте,Аннан соң миңа һөҗүм итте.
13 Аның укчылары мине уратып ала;+Ул һич кызганмыйча бөерләремне чәнчи,+Үтемне җиргә түгә.
14 Ул мине диварны җимергәндәй җимерә бара,Сугышчыдай миңа ташлана.
15 Мин матәм киеме тегеп, тәнемне капладым,+Абруемны* җиргә күмдем.+
16 Елаганга, битем кызарды,+Күз тирәләрем каралды,*
17 Тик минем бернинди зыян китергәнем юк,Догам саф.
18 И туфрак, канымны яшермә!+
Ачы тавышым тынмасын!
19 Минем күктә шаһитем бар,Минем хакка шаһитлек бирә алучы — югарыда.
20 Иптәшләрем миннән мыскыллап көлә,+Ә мин Ходаем алдында күз яшьләремне түгәм.*+
21 Кеше белән аның якыны арасындагы бәхәс хәл ителгән кебек,Адәм улы белән Аллаһы арасындагы эш тә хәл ителсен иде.+
22 Чөнки берничә ел үтәр дә,Мин кайтып булмый торган юл буйлап китәрмен.+
Искәрмәләр
^ Яки «Җаннарыгыз минем җаным урынында булса».
^ Яки «Минем белән җыела торганнарны».
^ Сүзгә-сүз «җилкәмнән тотып алып».
^ Яки «Көчемне». Сүзгә-сүз «мөгеземне».
^ Сүзгә-сүз «үлем күләгәсе».
^ Я, бәлки, «йокламыйча Ходаема карыйм».