Яратылыш 18:1—33

18  Шуннан соң, Ибраһим көндезге эссе вакытта үз чатырының ишеге төбендә утырганда, аңа Мамредәге+ зур агачлар янында Йәһвә+ күренде.  Ибраһим башын күтәреп караса, ерак түгел генә өч кеше басып тора.+ Ул шундук аларны каршыларга дип йөгерде һәм җиргә кадәр иелеп,  болай диде: «Йәһвә,* синең хуплавыңа ирешкән* булсам, хезмәтчеңне читләтеп үтмә.  Әйдәгез, су китереп аякларыгызны юыйк.+ Аннан соң агач төбендә ял итеп алырсыз.  Менә, сез монда хезмәтчегез янына килдегез. Шуңа күрә, әйдәгез, мин сезгә икмәк алып килим — үзегезгә хәл керер. Аннары юлыгызны дәвам итәрсез». Моңа алар: «Ярый, әйткәнеңчә булсын»,— диде.  Шунда Ибраһим чатырга Сара́ янына йөгереп кереп: «Әйдә тизрәк! Өч үлчәм* яхшы он ал да камыр басып, икмәк пешер»,— диде.  Аннары Ибраһим көтү янына йөгереп килеп, әйбәт кенә бер яшь үгезне сайлап алды да хезмәтчесенә бирде. Ул аны хәзерләргә ашыкты.  Шуннан соң ул май, сөт һәм хәзерләнгән яшь үгез итен китереп, ризыкларны алар алдына куйды. Алар ашаган вакытта ул янәшәдә генә агач төбендә басып торды.+  Алар аңардан: «Хатының Сара+ кайда?» — дип сорады. Ибраһим: «Монда, чатыр эчендә»,— дип җавап кайтарды. 10  Аларның берсе сүзен дәвам итте: «Мин киләсе елны нәкъ шушы вакытта яңадан синең яныңа килгәндә, Сараның улы булыр».+ Сара исә алар артындагы чатыр ишеге янында тыңлап торды. 11  Ибраһим белән Сара инде карт, олы яшьтә иделәр.+ Сараның балага узу вакыты инде үткән иде.+ 12  Шунда Сара: «Каян инде миңа андый бәхет килсен? Мин бит инде карт, хуҗам да олы яшьтә»+,— дип, үз эченнән көлеп җибәрде. 13  Шуннан соң Йәһвә Ибраһимга болай диде: «Ник әле Сара: „Кая инде миңа олы яшьтә бала табарга?“ — дип көлеп җибәрде? 14  Әллә Йәһвә булдыра алмаган нәрсә бармы?+ Мин киләсе елны шушы вакытта яныңа килгәндә, Сараның улы булыр». 15  Шунда Сара, курыкканга: «Мин көлмәдем!» — дип аклана башлады, әмма ул: «Юк, көлдең»,— диде. 16  Бу кешеләр китәргә җыендылар һәм Сәдүмгә+ таба күз ташладылар. Ибраһим аларны озата китте. 17  Йәһвә болай диде: «Башкарачак эшемне Ибраһимнан яшереп торыйммы?+ 18  Ибраһимнан бөек һәм көчле халык килеп чыгачак, һәм җирдәге барлык халыклар аның аша фатихаланачак.*+ 19  Мин Ибраһимга якынлаштым, мин моны ул үз улларына һәм үзеннән соң булачак токымнарына Йәһвә юлыннан тайпылмыйча тәкъва һәм гадел эшләр кылырга боерсын өчен эшләдем.+ Һәм мин, Йәһвә, аңа вәгъдә иткәннәрнең барысын бирермен». 20  Аннан соң Йәһвә болай диде: «Сәдү́м белән Гамурадан зарлану тавышы бик көчле,+ аларның гөнаһлары бик авыр.+ 21  Барыйм һәм миңа ирешкән зарланулар чынмы, юкмы, аларның эшләре чыннан да шулкадәр явызмы икәнен күрим. Моны беләсем килә».+ 22  Шулчак бу кешеләр Сәдүмгә таба китте, әмма Йәһвә+ Ибраһим белән калды. 23  Ибраһим аңа болай дип мөрәҗәгать итте: «Син тәкъва кешене явыз белән бергә юк итмәссең бит?+ 24  Бәлки, шәһәрдә 50 тәкъва кеше бардыр. Әллә син шул 50 тәкъва хакына ул җирне кичермәссеңме? Аларны юк итәрсеңме? 25  Син беркайчан да тәкъва кешене явыз белән бергә юк итмәссең, явызга эшләгәнне тәкъва кешегә эшләмәссең!+ Син беркайчан да алай эшләмәссең!+ Әллә бөтен җирнең Хакиме гадел эш итмәсме?»+ 26  Моңа Йәһвә: «Сәдүм шәһәрендә 50 тәкъва кешене тапсам, алар хакына бөтен шул җирне кичерермен»,— дип җавап кайтарды. 27  Әмма Ибраһим кабат дәште: «И Йәһвә, мин туфрак һәм көл булсам да, сиңа сөйләргә батырчылык иттем. 28  Тәкъваларның саны 50 гә тулып җитмәсә, 5 кешегә кимрәк булса, син бөтен шәһәрне һәлак итәрсеңме?» Моңа Аллаһы: «Әгәр анда 45 тәкъва кешене тапсам, мин ул шәһәрне һәлак итмәячәкмен»,— дип җавап бирде.+ 29  Әмма Ибраһим кабат: «Ә 40 кеше табылса?» — дип сорады. Аллаһы: «40 кеше хакына да мин моны эшләмәм»,— дип җавап кайтарды. 30  Ибраһим сүзен дәвам итте: «Йәһвә, зинһар, ачуланма,+ минем тагын сүзем бар: ә анда 30 кеше табылса?» Аллаһы: «30 кеше хакына да мин моны эшләмәм»,— диде. 31  Шунда Ибраһим кабат: «Йәһвә, тагын сорарга рөхсәт итче: ә 20 кеше табылса?» — дип сорады. Аллаһы аңа: «20 кеше хакына да мин аны һәлак итмәм»,— дип әйтте. 32  Ахыр чиктә, Ибраһим болай диде: «Ачуланма, Йәһвә, соңгы тапкыр гына әйтим инде: анда 10 кеше табылса?» Аллаһы аңа: «10 кеше хакына да мин аны һәлак итмәм»,— дип җавап бирде. 33  Ибраһим белән сөйләшеп бетергәч, Йәһвә үз юлы белән китте,+ ә Ибраһим чатырына кайтты.

Искәрмәләр

Монда Ибраһим Йәһвәнең фәрештәсенә Йәһвәнең үзенә әйткәндәй мөрәҗәгать итә.
Яки «илтифатыңны казанган».
Сүзгә-сүз «сата». Бер сата — 7,33 л. Ә14 кушымт. к. Өч сата он як. 10 кг.
Яки «үзләре өчен фатиха алыр».

Искәрмәләр

Медиаматериал