Юныс 2:1—10
2 Шул балыкның карыныннан Юныс үз Аллаһысы Йәһвәгә дога кылып,+
2 болай диде:
«Бәла вакытында Йәһвәгә ялвардым, һәм ул җавап бирде.+
Кабер* эченнән ярдәм сорап үтендем.+
Һәм син тавышымны ишеттең.
3 Син мине тирәнлеккә, диңгез төбенә ыргыткач,Ташкыннар мине йотты.+
Бөтен көчле дулкыннарың мине алып китте.+
4 Һәм мин: „Күзеңнән юк булдым!
Изге гыйбадәтханәңне кабат күрә алырмынмы?“ — дидем.
5 Сулар мине йотып, гомеремне куркыныч астына куйды.*+
Упкын мине уратып алды.
Башыма суүсемнәр чорналды.
6 Мин тау нигезләренә кадәр баттым.
Җир капкалары мине мәңгегә бикләп куйды.
Ләкин син, Йәһвә Аллаһым, мине гүрдән тере килеш чыгардың.+
7 Җаным хәлсезләнә барганда, мин Йәһвәне искә төшердем.+
Шунда догам сиңа, изге гыйбадәтханәңә кадәр иреште.+
8 Буш потларга табынучылар тугры мәхәббәт чыганагын калдыралар.*
9 Мин исә, сиңа рәхмәтләр укып, корбан китерермен.
Әйткән нәзерләремне үтәрмен.+
Котылу Йәһвәдән килә».+
10 Вакыт узу белән балык, Йәһвә кушуы буенча, Юнысны коры җиргә косып чыгарды.