Рәсүлләр 6:1—15
Искәрмәләр
Искәрмәләр
грекча сөйләшүче яһүдләр: Монда кулланылган грек сүзе хелленисте́с эллинистик чордагы грек әдәбиятында да, грек-еврей әдәбиятында да очрамаган, ләкин бу шигырьнең контексты буенча, монда «грекча сөйләшүче яһүдләр» турында сүз бара; моны күп кенә сүзлекләр дә раслый. Ул вакытта Иерусалимдагы барлык мәсихче шәкертләр, шул исәптән грекча сөйләшүчеләр дә, яһүдләр я яһүд прозелитлары булган (Рс 10:28, 35, 44—48). «Грекча сөйләшүче яһүдләр» дип бирелгән бу төшенчә «еврейчә сөйләшүче яһүдләр» (сүзгә-сүз «еврейләр»; эбра́йос дигән грек сүзенең күплек формасы) дип бирелгән төшенчәгә каршы куелып кулланыла. Шуңа күрә «грекча сөйләшүче яһүдләр» Иерусалимга Рим империясенең төрле төбәкләреннән, шул исәптән, бәлки, Декаполистан, килгән яһүдләр булган. Ә еврейчә сөйләшүче яһүдләрнең күпчелеге Яһүдиядән һәм Гәлиләядән булган. Яһүди мәсихчеләрнең бу ике төркеме, күрәсең, төрле культуралардан булган. (Рс 9:29 га аңлатманы кара.)
[көндәлек] ризык өләшкәндә: Яки «[көндәлек] хезмәт башкарганда». Еш кына «хезмәт» дип бирелгән грек сүзе диакони́а монда хезмәтнең бер ягын: җыелыштагы мохтаҗ кардәшләрне материаль яктан кайгырту хезмәтен, күрсәтер өчен кулланыла. (Рс 6:2 гә аңлатманы кара, анда тамырдаш фигыль диаконе́о «ризык өләшеп йөрү» дип тәрҗемә ителгән; шулай ук Лк 8:3 кә аңлатманы кара.)
еврейчә сөйләшүче яһүдләрдән: Сүзгә-сүз «еврейләрдән». Грек сүзе эбра́йос (берлек формасы) гомумән исраиллене (еврейне) аңлата (2Кр 11:22; Фп 3:5). Әмма, бу контекстта, шушы төшенчә, грекча сөйләшүче яһүди мәсихчеләргә капма-каршы куелып, еврейчә сөйләшүче яһүди мәсихчеләрне күрсәтә. (Шушы шигырьдәге грекча сөйләшүче яһүдләр сүзтезмәсенә аңлатманы һәм Ях 5:2 гә аңлатманы кара.)
ризык өләшеп йөрү: Яки «хезмәт итү». Монда кулланылган грек сүзе диаконе́о хезмәтнең бер ягын: җыелыштагы мохтаҗ, ярдәмгә лаек булган имандашларны материаль яктан кайгырту хезмәтен сурәтли. (Рс 6:1 гә аңлатманы кара, анда тамырдаш исем диакони́а «ризык өләшкәндә» дип тәрҗемә ителгән; шулай ук Лк 8:3 кә аңлатманы кара.)
урынлы: Сүзгә-сүз «яраклы». «Аллаһы сүзенә өйрәтү эшен» калдыру Аллаһыга да, рәсүлләргә дә яраклы булмас иде (Рс 6:4).
хөрмәт казанган... кешене: Яки «мактап телгә алынган... ир-атны; яхшы репутациягә ия... ир-атны». Монда мартире́о («шаһитлек бирү») дигән грек фигыленең төшем юнәлеше формасы кулланыла. Бу контекстта каралган эшкә җитлеккән ир-атларны сайларга кирәк булган, чөнки ул ризык өләшүдән тыш, акчаларны бүлеп бирү, ашамлыклар сатып алу һәм исәп-хисап алып баруны үз эченә алган. Бу ир-атлар рух һәм зирәклек белән тулы дип саналган, чөнки алар үз тормышларында Аллаһы рухы һәм зирәклеге җитәкчелек итә икәнен күрсәткән. Монда туган хәл четерекле булган. Җыелышта авырлыклар һәм төрле карашлар инде булганга, акыллылык, үтә күрүчәнлек һәм төшенүчәнлек күрсәткән тәҗрибәле ир-атлар кирәк булган. Шушы ир-атларның берсе Стифән булган, һәм аның Югары киңәшмә алдындагы чыгышы аның бу эшкә яраклы булганын күрсәтә (Рс 7:2—53).
Аллаһы сүзенә өйрәтү эшенә: Монда «өйрәтү эшенә» дип бирелгән грек сүзе диакони́а (сүзгә-сүз «хезмәт итү») Рс 6:1 һәм 6:4 тә кулланыла. Димәк, бу шигырьләрдә хезмәтнең ике төре турында: мохтаҗ булганнарга риясыз рәвештә ризык өләшү һәм Аллаһы Сүзеннән рухи ризык белән тәэмин итү турында сүз бара. Рәсүлләр үз вакытларын төп хезмәтләренә багышлар урынына физик ризык өләшүгә багышласалар, дөрес булмас икәнен аңлаган; аларның төп хезмәте исә дога кылып өйрәнү, тикшерү, өйрәтү һәм көтүче вазифасын үтәү аша җыелышны рухи ризык белән тәэмин итү булган. Алар җыелыштагы ярлы тол хатыннарның физик ихтыяҗлары турында кайгырту мәсихче хезмәтнең мөһим өлеше булганын аңлаган. Соңрак Йәһвә Ягъкубны Аллаһыга яраклы итеп гыйбадәт кылырга теләгән кешеләр «авырлыклар кичерүче ятимнәр белән тол хатыннар турында кайгыртырга» тиеш дип язарга рухландырган (Яг 1:27). Әмма рәсүлләр иң башта бөтен шәкертләрнең, шул исәптән тол хатыннарның, рухи ихтыяҗлары турында кайгыртырга тиеш булганнарына төшенгән.
Стифәнне, ... Филипне, Прохоросны, Никәнүрне, Тимунны, Парминасны һәм ... Никәләсне: Бар бу җиде ир-атның грек исемнәре булган. Күрәсең, рәсүлләр Иерусалим җыелышында булган барлык җитлеккән ир-атлар арасыннан грекча сөйләшүче яһүдләрне я прозелитларны сайлаган. Әмма Никәләс кенә антиохияле прозелит булган, һәм бу төркемдә, бәлки, ул гына яһүд булмаган, ахры. Башкаларның грек исемнәре исә хәтта яһүдләр арасында да киң таралган булган. Шулай да, рәсүлләр, җитәкче совет буларак эш итеп, күрәсең, бу конкрет ир-атларны, грекча сөйләшүче яһүдләрнең хис-тойгыларын исәпкә алып, сайлаган (Рс 6:1—6).
антиохияле: Антиох шәһәре Изге Язмаларда беренче тапкыр монда искә алына. Ул Иерусалимнан төньякка таба якынча 500 км ераклыкта урнашкан булган. Антиох б. э. к. 64 елда Рим провинциясе Суриянең башкаласы булып киткән. Б. э. I гасырына ул Рим империясендә зурлыгы буенча, Рим һәм Искәндәриядән соң, өченче шәһәр булган. Суриядәге Антиохның матурлыгы сокландырган булса да һәм аның сәяси, сәүдә һәм мәдәният ягыннан йогынтысы зур булса да, ул әхлакый бозыклыгы белән дә билгеле булган. Кайбер чыганаклар буенча, Антиохта күп яһүдләр яшәгәнгә, андагы күп кенә грекча сөйләшүче кешеләр яһүд диненә күчкән. Андый прозелитларның берсе Никәләс булган, соңрак ул мәсихче булып киткән. Барнаб белән рәсүл Паул Антиохта, хакыйкатькә өйрәтеп, бер ел үткәргән. Паул нәкъ шул шәһәрдән үзенең миссионерлык сәяхәтләренә киткән. Мәсихнең шәкертләре Антиох шәһәреннән башлап, «Аллаһының җитәкчелеге буенча, „мәсихчеләр“ дип атала башлаган». (Рс 11:26 га аңлатмаларны кара.) Бу Антиохны Рс 13:14 тә искә алынган Писидиядәге Антиох белән бутарга кирәк түгел. (Рс 13:14 кә аңлатманы һәм Ә13 кушымт. кара.)
аларның өсләренә кулларын куйдылар: Еврей Язмалары буенча, кулларны берәр кешенең я берәр хайванның башына кую төрле мәгънәләргә ия булган (Яр 48:14; Лв 16:21; 24:14). Кешенең башына куллар куелса, бу гадәттә аның махсус ролен таныр өчен я аны махсус максатка билгеләү өчен эшләнгән булган (Сн 8:10). Мәсәлән, Муса Йошуаның өстенә аны үзенә алмашка килүче икәнен танытыр өчен кулын куйган. Нәтиҗәдә, Йошуа «зирәклек рухына ия» булган һәм Исраил белән тиешенчә җитәкчелек итә алган (Кн 34:9). Монда, Рс 6:6 дагы хәбәрдә, рәсүлләр бу ир-атларның өсләренә кулларын куеп, аларны җаваплы вазифага билгеләгән. Моны рәсүлләр бу мәсьәлә турында дога кылганнан соң гына эшләгән, шулай итеп алар Аллаһының җитәкчелеген алырга теләгәнен күрсәткән. Соңрак, 1Тм 4:14 тә язылганча, җыелышның өлкәннәр советы Тимутигә кулларын куеп, аны махсус хезмәткә билгеләгән. Тимутигә дә башкаларны, кулларын аларның өстенә куеп, җаваплы вазифаларга билгеләргә вәкаләт бирелгән булган, ләкин ул моны, аларның яраклы булуын җентекләп карап чыкканнан соң гына, эшләргә тиеш булган (1Тм 5:22).
бөек могҗизалар: Рс 2:19 га аңлатманы кара.
Иреклеләр синагогасы: Рим империясендә «ирекле» дип коллыктан азат ителгән кеше саналган. Иреклеләр синагогасына йөргәннәр бу римлылар әсирлеккә алган, ә соңыннан азат ителгән яһүдләр булган дип санала. Ә икенче караш буенча, бу элек кол булган, ә соңыннан иреккә чыгарылган һәм яһүд прозелитлары булып киткән кешеләр булган.
өлкәннәрне: Мт 16:21 гә аңлатманы кара.
насаралы: Мк 10:47 гә аңлатманы кара.
фәрештә йөзе кебек: «Фәрештә» дип тәрҗемә ителгән еврей төшенчәсе дә, грек төшенчәсе дә «хәбәрче» дигәнне аңлата. (Ях 1:51 гә аңлатманы кара.) Фәрештәләр Аллаһының хәбәрләрен җиткергәнгә, алар курыкмый, тыныч һәм үзләрендә Аллаһы ярдәме булуына инанган. Шул ук рәвешчә, Стифәннең йөзе дә Аллаһы хәбәрчесенеке кебек булган. Аның йөзендә гаеп хисе булмаган. Ул тыныч булган, һәм аның йөзеннән күренгәнчә, ул үзендә «Шөһрәтле Аллаһы» Йәһвәнең ярдәме булганына инанган (Рс 7:2).
Медиаматериал
Монда күрсәтелгән язу известьташ плитага уеп язылган. Аның озынлыгы 72 см, киңлеге 42 см. Бу язма «Феодотий язуы» буларак билгеле. Ул XX гасырның башында Иерусалимдагы Офел калкулыгында табылган булган. Грек телендә язылган бу язуда Феодотий исемле рухани турында әйтелә; ул «Канунны укыр өчен һәм әмерләрне өйрәтер өчен синагога төзегән булган». Бу язманы Иерусалимның б. э. 70 елындагы җимерелүенә кадәрге вакытка караталар. Ул б. э. беренче гасырында Иерусалимда грек телендә сөйләшүче яһүдләрнең булуын раслый (Рс 6:1). Кайберәүләр уйлавынча, шул синагога «Иреклеләр синагогасы» булган (Рс 6:9). Шушы язмада шулай ук Феодотий, аның атасы һәм бабасы да архисина́гогос («синагога башлыгы») титулы йөрткән икәне искә алына. Бу титул Мәсихче Грек Язмаларында берничә тапкыр кулланыла (Мк 5:35; Лк 8:49; Рс 13:15; 18:8, 17). Бу язуда Феодотийның чит илләрдән килүче кешеләр өчен бүлмәләр төзегәне турында да әйтелә. Шул торакларда, күрәсең, Иерусалимга килгән яһүдләр, аеруча еллык бәйрәмнәргә килүчеләр, яшәгән (Рс 2:5).
Бу фоторәсемдә бүгенге Төркиянең Антакья шәһәре күрсәтелгән. Бу урында борынгы Антиох шәһәре — Рим провинциясе Суриянең башкаласы урнашкан булган. Б. э. I гасырында Суриядәге Антиох Рим империясендә зурлыгы буенча, Рим һәм Искәндәриядән соң, өченче шәһәр булган дип санала. Кайберәүләр исәпләвенчә, анда 250 000 я күбрәк кеше яшәгән. Иерусалимда Стифән үтерелгәч һәм Гайсәнең шәкертләре эзәрлекләнә башлагач, Гайсәнең кайбер шәкертләре Антиохка килгән. Алар анда грекча сөйләшүче кешеләргә яхшы хәбәрне вәгазьләгән, һәм күпләр аны кабул иткән (Рс 11:19—21). Соңрак рәсүл Паул ул шәһәрне үзенең миссионерлык сәяхәтләре вакытында тукталу урыны итеп кулланган. «Антиох шәһәреннән башлап, шәкертләр, Аллаһының җитәкчелеге буенча, „мәсихчеләр“ дип атала башлаган» (Рс 11:26). Суриядәге Антиохны Рс 13:14; 14:19, 21 һәм 2Тм 3:11 дә искә алынган Писидиядәге Антиох (Төркиянең үзәге) белән бутарга кирәк түгел.