Римлыларга 1:1—32
Искәрмәләр
Медиаматериал
Рим империясенең башкаласы Рим Тибр елгасы ярларында урнашкан һәм җиде калкулыклы төбәктә салынган булган. Империя үсә барган саен, бу шәһәр дә киңәя барган. Б. э. I гасырының урталарына Римда, бәлки, бер миллион кеше, шул исәптән зур яһүд җәмгыяте, яшәгән. Римда яшәгән яһүдләр һәм прозелитлар, б. э. 33 елында Илленче көн бәйрәменә Иерусалимга барып һәм рәсүл Петер белән башка шәкертләрнең вәгазьләвен ишетеп, күрәсең, мәсихчеләр булып киткән. Бу яңа шәкертләр үзләре белән яхшы хәбәрне Римга алып кайткан (Рс 2:10). Якынча б. э. 56 елында римлыларга язган хатында рәсүл Паул Римдагы шәкертләрнең иманы «хакында бөтен дөньяда сөйлиләр» дип әйткән (Рм 1:7, 8). Бу видеороликта рәссамның Римдагы кайбер төп үзенчәлекләрне күзаллавы, аларның Паул көннәрендә нинди була алганы күрсәтелә.
1. Аппи юлы
2. Зур цирк
3. Палатин калкулыгы һәм кайсар сарае
4. Кайсар гыйбадәтханәсе
5. Театрлар
6. Пантеон
7. Тибр елгасы
Бу фоторәсемдә Римның порт шәһәре Остиядәге синагоганың калдыклары күрсәтелгән. Бу бинаны төзекләндереп, үзгәртеп төзегән булсалар да, башта ул б. э. I гасырының икенче яртысында синагога итеп салынган булган дип санала. Бу синагоганың булуы Рим тирәләрендә озак вакыт дәвамында яһүдләрнең яшәгән икәнен күрсәтә. Император Клавдий яһүдләргә б. э. якынча 49 я 50 елларында Рим шәһәреннән китәргә әмер биргән булса да, ул җирләрдә яһүдләр җәмгыятьләре калгандыр (Рс 18:1, 2). Б. э. 54 елында Клавдий үлгәч, күп яһүдләр Рим шәһәренә кайткан булган. Паул якынча б. э. 56 елында Римдагы мәсихчеләргә хатын язганда, андагы җыелыш яһүдләрдән һәм башка халык кешеләреннән торган булган. Бу Паулның ни өчен ике төркемгә дә кагылган нәрсәләр турында сөйләгәнен һәм аларга бердәмлектә ничек яшәргә икәне турында киңәшләр биргәнен аңларга булыша (Рм 1:15, 16).
1. Рим
2. Остия