Микай 5:1—15
5 «Син үзеңне җәрәхәтлисең,И камап алынган шәһәр.
Безне чолгап алдылар.+
Алар Исраи́л хөкемчесенең яңагына таяк белән сугалар.+
2 Һәм син, Бәйтлеһе́м Ифра́т,+Яһүдтәге шәһәрләр* арасында иң кечкенәсе.
Минем өчен Исраилдә идарәче булачак зат синнән чыгар.+
Ул чыгышы буенча борынгы заманнардан, элекке көннәрдән.
3 Йөкле хатын бала тудырганчыга кадәрАллаһы аларны калдырып торыр.
Һәм идарәченең туганнарыннан калган кешеләр Исраил халкына кайтыр.
4 Ул торып басар да Йәһвә кодрәте белән,Аллаһысы Йәһвәнең мәһабәт исеме белән көтүне көтәр.+
Алар тыныч-имин яшәр,+Чөнки ул вакытта аның бөеклеге җир читенә хәтле барып җитәр.+
5 Ул тынычлык китерер.+
Ассириялеләр илебезгә бәреп кереп, ныгытылган манараларыбызны таптаса,+Без аларга каршы җиде көтүче, әйе, кешеләр арасыннан сигез мирза* күтәрербез.
6 Алар Ассирия җиренҺәм Нәмру́д+ җирен аның чикләрендә кылыч белән җәзалар.+
Ассириялеләр илебезгә бәреп кереп, җиребезне таптаганда,Шул идарәче безне коткарыр.+
7 Ягъкуб калдыгы күп халыклар арасындаЙәһвә биргән чык кебек,Үсемлекләргә яуган яңгыр сыман булыр.
Алар кешегә үз өметләрен багламый,Кеше улларыннан ярдәм көтми.
8 Ягъкуб калдыгы халыклар арасында,Күп халыклар арасындаУрмандагы хайваннар арасындагы арыслан сыман,Сарык көтүләре аша үтеп аларга ташланып ботарлаучыЯшь арыслан шикелле булыр;Аларны коткарырлык берәү дә юк.
9 Син үзеңә каршы чыгучыларны җиңәрсең,Бар дошманнарың юк ителер».
10 «Ул көнне,— ди Йәһвә,—Мин атларыңны һәлак итәрмен, хәрби арбаларыңны җимерермен.
11 Мин җиреңдәге шәһәрләрне юк итәрмен,Бөтен ныгытмаларыңны тар-мар итәрмен.
12 Сихерчелек белән башка шөгыльләнмәссең,Араңда бер сихерче дә калмас.+
13 Кисеп һәм уеп ясалган потларыңны һәм изге баганаларыңны юк итәрмен.
Син үз кулларың белән ясаган әйберләргә бүтән сәҗдә кылмассың.+
14 Изге агач баганаларыңны* йолкып чыгарырмын,+Шәһәрләреңнең эзе дә калмас.
15 Мин тыңламаучан халыкларданАчуланып һәм ярсып үч алырмын».