Лүк 22:1—71
Искәрмәләр
Искәрмәләр
Пасах дип аталган Төче икмәк бәйрәме: Чынлыкта 14 нисанда үткәрелгән Пасах бәйрәме 15 нисаннан алып 21 нисанга кадәр дәвам иткән Төче икмәк бәйрәменнән аерылып торган. (Лв 23:5, 6; Сн 28:16, 17; Ә15 кушымт. кара.) Әмма Гайсә көннәрендә бу ике бәйрәм үзара шулкадәр тыгыз бәйләнеп киткән ки, барлык 8 көн, шул исәптән 14 нисан да, бер бәйрәм дип саналган. Иосиф Флавий «төче икмәк бәйрәме дип аталган сигез көнлек бәйрәмне» искә ала. Лк 22:1—6 да сурәтләнгән вакыйгалар б. э. 33 елының 12 нисанында булган. (Ә12 кушымт. кара.)
Искариот: Мт 10:4 кә аңлатманы кара.
гыйбадәтханә башлыклары: Монда грек текстында сүзгә-сүз «башлыклар» дип әйтелә, ләкин Лк 22:52 дә, нинди башлыклар турында сүз барганын күрсәтер өчен, «гыйбадәтханә» сүзе өстәлә. Шуңа күрә аңлаешлы булсын өчен монда «гыйбадәтханә» сүзе өстәлгән. Бу башлыкларны Лүк кенә искә ала (Рс 4:1; 5:24, 26). Алар гыйбадәтханә сакчыларының җитәкчеләре булган. Аларны Яһүд белән сөйләшергә, Гайсәнең булачак кулга алынуы законлы булып күренсен өчен, чакырганнардыр.
көмеш тәңкәләр: Сүзгә-сүз «көмеш», ягъни акча итеп кулланылган көмеш. Мт 26:15 буенча, акчаның күләме «30 көмеш тәңкә» булган. Яхшы хәбәрне бәян итүчеләр арасында Маттай гына Яһүднең Гайсәне күпме акчага сатканын телгә ала. Бу, бәлки, Тирда сугылган 30 көмеш шәкыл булгандыр. Шул бәя, күрәсең, өлкән руханиларның Гайсәгә җирәнеп караганнарын күрсәтә, чөнки Канун буенча бу кол өчен түләнә торган бәя булган (Чг 21:32). Шулай ук Зәкәрия пәйгамбәр тугрылыксыз исраиллеләрдән Аллаһы халкына пәйгамбәрлек иткәне өчен үзенә эш хакын бирүләрен сорагач, алар аңа «30 көмеш тәңкә» үлчәп биргәннәр. Шулай итеп, алар аны колдан артык күрмәгәннәрен күрсәткән (Зк 11:12, 13).
Төче икмәк бәйрәме килеп җитте: Лк 22:1 гә аңлатмада искә алынганча, Гайсә көннәрендә Пасах бәйрәме (14 нисан) һәм Төче икмәк бәйрәме (15—21 нисан) үзара шулкадәр тыгыз бәйләнеп киткән ки, барлык 8 көн, шул исәптән 14 нисан да, кайчак «Төче икмәк бәйрәме» дип аталган. (Ә15 кушымт. кара.) Монда искә алынган көн 14 нисанга карый, чөнки ул көнне Пасах бәйрәме корбаны китерелергә тиеш иде дип әйтелә (Чг 12:6, 15, 17, 18; Лв 23:5; Кн 16:1—7). 7—13 нче шигырьләрдә сурәтләнгән вакыйга, күрәсең, 13 нисан көнне төштән соң, Пасах ризыгы өчен барысы әзерләнгән вакытта булган; ә Пасах бәйрәме кич белән, кояш баегач 14 нисан башлангач, бәйрәм ителгән. (Ә12 кушымт. кара.)
Вакыт җиткәч: Ягъни 14 нисан башланган кич җиткәч. (А7 һәм Ә12 кушымт. кара.)
касәне алды: Гайсә көннәрендә үткәрелгән Пасах бәйрәме вакытында шәраб эчкәннәр (Лк 22:15). Изге Язмаларда Мисырдагы Пасах бәйрәме вакытында шәраб кулланылган дип әйтелми; Йәһвә дә бу бәйрәм вакытында шәраб кулланырга кушмаган. Шуңа күрә Пасах вакытында шәраб тутырылган берничә касәне бәйрәмдә катнашучыларга тапшыру гореф-гадәте, күрәсең, соңрак кертелгән булган. Гайсә Пасах бәйрәмендә шәрабның кулланылуын хөкем итмәгән, ә Аллаһыга рәхмәтләрен белдергәннән соң, үз рәсүлләре белән шәраб эчкән. Соңрак ул аларга, Хуҗабызның кичке ашын гамәлгә керткәндә, эчәр өчен бер касә шәраб биргән (Лк 22:20).
икмәкне алды... аны сындырып: Мт 26:26 га аңлатманы кара.
аңлата: Мт 26:26 га аңлатманы кара.
Кичке аштан: Монда, һичшиксез, Хуҗабызның кичке ашын гамәлгә кертер алдыннан Гайсә үз шәкертләре белән ашаган Пасах ашы турында сүз бара. Димәк, Гайсә Пасах бәйрәмен ул вакыттагы йола буенча үткәргән. Ул, бу бәйрәмгә берәр яңа нәрсә кертеп, аны үзгәртмәгән я бозмаган. Шулай итеп ул, яһүд буларак, Канунны үтәгән. Әмма Пасах бәйрәме Муса кануны буенча үткәрелгәч, Гайсә үзенең якынлашып килүче үлемен искә алу өчен яңа кичке ашны гамәлгә керткән. Ул шул ук Пасах бәйрәме көнендә үтерелгән булган.
каныма нигезләнгән яңа килешүне: Яхшы хәбәрне бәян итүчеләр арасында Лүк кенә Гайсәнең шушы очракта «яңа килешү» турында әйткәнен искә ала; бу Ир 31:31 дә әйтелгәнне хәтерләткәндер. Йәһвә һәм майланган мәсихчеләр арасындагы бу яңа килешү Гайсәнең корбаны аша гамәлгә кертелгән (Ев 8:10). Гайсә монда «килешү» һәм «кан» төшенчәләрен куллана; нәкъ шулай бу төшенчәләрне Муса Синай тавы янында, исраиллеләр белән төзелгән Канун килешүенең арадашчысы булып эш иткәндә, кулланган (Чг 24:8; Ев 9:19—21). Бозаулар һәм кәҗәләр каны Исраил белән Аллаһы арасындагы Канун килешүен законлы иткән кебек, Мәсих каны да яңа килешүне раслаган. Бу килешүне Йәһвә рухи Исраил белән төзегән булган һәм б. э. 33 елының Илленче көн бәйрәмендә гамәлгә керткән (Ев 9:14, 15).
...яңа килешүне аңлата: Кайбер кулъязмаларда 19 нчы шигырьнең икенче өлеше «Бу минем тәнемне аңлата» дигән сүзләр белән тәмамлана, ә 20 нче шигырь гел дә юк. Ләкин бу шигырьләрдәге язылышның дөреслеген борынгы ышанычлы кулъязмалар раслый. (Борынгы кулъязмалар грек текстын билгеләргә ничек ярдәм итә икәне турында күбрәк белер өчен, А3 кушымт. кара.)
Әмма миңа хыянәт итүче минем белән: 21—23 нче шигырьләрдә сурәтләнгән вакыйга, күрәсең, хронологик тәртиптә язылмаган. Мт 26:20—29 һәм Мк 14:17—25 не Ях 13:21—30 белән чагыштыру шуны күрсәтә: Гайсә Хуҗабызның кичке ашын гамәлгә керткәнче Яһүд киткән булган. Мәсих үз рәсүлләрен: «Мин сынаулар кичергәндә, сез минем белән калдыгыз»,— дип мактаганда, Яһүд, һичшиксез, инде китеп барган; бу мактау сүзләре аңа берничек тә кагыла алмаган, һәм аның белән «Патшалык турында килешү» төзелә алмаган (Лк 22:28—30).
шул юл белән бара: Кайбер галимнәр әйтүенчә, бу сүзтезмә, «үз үлеменә бара» дип турыдан-туры әйтмәс өчен, эвфемизм булып тора.
хәйриячеләр: Грек сүзе эверге́тес (сүзгә-сүз «[башкаларга] яхшыны эшләүче») еш кына мирзаларга я билгеле кешеләргә карата, аеруча иганәләре өчен танылган кешеләргә карата, хөрмәтле титул буларак кулланылган. Мәсих шәкертләре арасындагы «җитәкчеләргә» үзләрен «хәйриячеләр» дип һәм шуңа күрә имандашлары үзләренә нәрсәдер бурычлы дип санарга кирәкми, чөнки алар бу дөньядагы җитәкчеләр кебек булырга тиеш түгел (Лк 22:26).
җитәкче: Мондагы грек сүзе хеге́омаи шулай ук Ев 13:7, 17, 24 тә очрый һәм мәсихче җыелыштагы күзәтчеләрнең эшен сурәтләр өчен кулланыла.
хезмәтче: Яки «хезмәт күрсәтүче». Монда диаконе́о дигән грек фигыле кулланыла. Аңа тамырдаш исем диа́конос (хезмәтче) башкалар хакына басынкы гына туктаусыз хезмәт башкарган кешене аңлата. Бу сүз Мәсихкә карата (Рм 15:8), Мәсихнең ир-ат һәм хатын-кыз хезмәтчеләренә (Рм 16:1; 1Кр 3:5—7; Кл 1:23), хезмәттәш ярдәмчеләргә (Фп 1:1; 1Тм 3:8), шулай ук өйдәге хезмәтчеләр (Ях 2:5, 9) һәм хөкүмәт җитәкчеләренә (Рм 13:4) карата кулланыла.
хезмәт күрсәтүчеме: Грек фигыле диаконе́о бу шигырьдә ике тапкыр кулланыла. (Лк 22:26 га аңлатманы кара.)
Патшалык турында... мин... сезнең белән килешү төзим: Монда «килешү төзергә» дип бирелгән диати́темаи дигән грек фигыле диате́ке («килешү») дигән исем белән тамырдаш. Рс 3:25, Ев 8:10 һәм 10:16 да «килешү төзергә» дигән сүзтезмәдә бу фигыль дә, исем дә кулланыла. Гайсә монда ике килешү турында әйтә: берсе үзе һәм Атасы арасында, ә икенчесе үзе һәм үзенең майланган шәкертләре арасында; шәкертләре аңа Патшалыкта хакимдәшләре буларак кушылырга тиеш.
табынымнан ашап-эчсен: Берәрсе белән бер табыннан ашау ашаучыларның үзара дустанә һәм тыныч мөнәсәбәттә булуларын күрсәткән. Шуңа күрә берәр патшаның табыныннан һәрвакыт ашаган кеше аның махсус илтифатын казанган һәм аның белән якын дуслыкка ия булган (1Пат 2:7). Шундый мөнәсәбәтләрне Гайсә монда үзенең тугры шәкертләренә вәгъдә иткән. (Лк 22:28—30; шулай ук Лк 13:29; Ач 19:9 да кара.)
сезне бодай иләгән кебек иләргә: Изге Язмалар язылган чорда сугылган һәм җилгәрелгән бодайны иләгәннәр, ягъни иләк аша үтсен өчен каты селкегәннәр. Иләү бодайны салам белән кибәктән аерган. (Мт 3:12 гә аңлатманы кара.) Гайсә кулга алынганнан соң аның шәкертләре дә сыналырга тиеш булган. Гайсә бу сынауны бодай иләү белән чагыштырган.
тәүбә иткәч: Яки «кайткач». Күрәсең, Гайсә Петернең кайтуы яки егылганнан соң күтәрелүе турында әйтә; ул башлыча үз-үзенә чиктән тыш ышанганга һәм кешеләрдән курыкканга егылачак. (Гс 29:25 белән чагыштыр.)
әтәч: Яхшы хәбәрләрнең дүртесендә дә әтәчнең кычкыруы искә алына, әмма Марк хәбәрендә генә бер өстәмә нечкәлек китерелә: әтәчнең ике тапкыр кычкыруы турында әйтелә (Мт 26:34, 74, 75; Мк 14:30, 72; Лк 22:60, 61; Ях 13:38; 18:27). Мишнада язылганча, Гайсә көннәрендә Иерусалимда әтәч асраганнар. Бу факт Изге Язмалардагы шушы хәбәрнең дөреслеген раслый. Әтәч, күрәсең, иртән иртүк кычкырган. (Мк 13:35 кә аңлатманы кара.)
өзлексез дога кылыгыз: Яки «дога кылып торыгыз». Бу киңәшне Лүк кенә язган, ахры, һәм ул, күрәсең, 11 тугры рәсүлгә әйтелгән булган. (Мт 26:36, 37 дәге параллель хәбәр белән чагыштыр.) Икенче охшаш киңәш Лк 22:46 да язылган, һәм ул шулай ук Мт 26:41 һәм Мк 14:38 дә дә очрый. Бу икенче киңәш өч шәкерткә генә бирелгән булган; алар, Гайсә бакчада дога кылганда, аның янында булган (Мт 26:37—39; Мк 14:33—35). Лүк шушы ике киңәшне дә искә ала (Лк 22:40, 46), һәм бу Лүк язган Яхшы хәбәрдә дога кылуның мөһимлегенә басым ясалганын күрсәтә. Дога турында яки Гайсәнең дога кылуы турында Лүк кенә искә алган берничә очракны монда табып була: Лк 3:21; 5:16; 6:12; 9:18, 28; 11:1; 23:46.
миннән бу касәне алчы: Мк 14:36 га аңлатманы кара.
бер фәрештә: Дүрт Яхшы хәбәр язучылар арасында Лүк кенә фәрештәнең күктән төшкәнен һәм Гайсәне ныгытканын искә ала.
аның тире... кан тамчылары кебек булды: Лүк Мәсихнең тире кан тамчылары кебек булган дип яки аның тире ярадан тамган кан тамчыларыдай тамган дип сурәтләп, чагыштыру ясагандыр. Ә бәлки, кайберәүләр уйлавынча, Гайсәнең тире аша чыннан да кан катыш тир чыккандыр; һәм андый хәлнең кайвакыт, кеше көчле хисләр кичергәндә, булырга мөмкин икәне билгеле. Диапедез дип аталган халәттә кан я аның элементлары имин кан тамырлары аша бүленеп чыга. Ә гематидроз дигән башка халәттә кан я аның пигменты катыш тир яки канлы сыекча тире өстенә үтеп чыга, һәм шулай итеп «канлы тир» барлыкка килә. Бу, әлбәттә, Гайсә кичергән халәт турында фаразлар гына.
...кебек булды: 43, 44 нче шигырьләр кайбер борынгы кулъязмаларда бар, ә кайберләрендә юк. Әмма Изге Язмаларның күпчелек тәрҗемәләрендә алар бар.
аларның берсе: Ях 18:10 дагы параллель хәбәрдә әйтелгәнчә, баш рухани хезмәтчесенә селтәнгән кеше — Шимун Петер булган, ә хезмәтченең исеме Малхус булган. (Ях 18:10 га аңлатманы кара.)
баш рухани хезмәтчесенә селтәнеп: Ях 18:10 га аңлатманы кара.
аны савыктырды: Дүрт Яхшы хәбәр язучылар арасында Лүк кенә Гайсәнең баш рухани хезмәтчесен савыктырганын искә ала (Мт 26:51; Мк 14:47; Ях 18:10).
вакыт: Сүзгә-сүз «сәгать». Грек сүзе хо́ра монда, чагыштырмача кыска вакыт аралыгын күрсәтер өчен, образлы кулланыла.
караңгылык хакимлеге: Ягъни рухи караңгылыкта булганнарның хакимлеге. (Кл 1:13 белән чагыштыр.) Рс 26:18 дә караңгылык «Шайтан хакимлеге» белән бергә искә алына. Шайтан, кешеләрне Гайсәнең җәзалап үтерелүенә китергән караңгылык эшләрен башкарырга этәреп, үз хакимлеген кулланган. Мәсәлән, Лк 22:3 тә «Искариот дип аталган Яһүднең эченә Шайтан керде» дип әйтелгән, һәм аннан соң Яһүд Гайсәгә хыянәт иткән (Яр 3:15; Ях 13:27—30).
әтәч кычкырды: Мк 14:72 гә аңлатманы кара.
аксакаллар җыелышы: Яки «аксакаллар советы». Монда кулланылган пресбите́рион дигән грек сүзе пресби́терос (сүзгә-сүз «олы яшьтәге кешеләр») дигән төшенчәгә тамырдаш; соңгысы Изге Язмаларда башлыча җәмгыятьтә я халыкта берәр хакимлеккә я җаваплылыкка ия кешеләргә карый. Кайвакыт бу төшенчә кешенең яшенә караса да (Лк 15:25 һәм Рс 2:17 дәге кебек), ул олы яшьтәге кешеләрне генә аңлатмый. «Аксакаллар җыелышы» сүзтезмәсе монда, күрәсең, Югары киңәшмәне — яһүдләрнең Иерусалимдагы югары судын белдерә. Ул өлкән руханилар, канунчылар һәм аксакаллардан торган. Бу өч төркем еш кына бергә искә алына. (Мт 16:21; 27:41; Мк 8:31; 11:27; 14:43, 53; 15:1; Лк 9:22; 20:1; сүзлектән «Өлкән; аксакал» һәм бу шигырьдәге Югары киңәшмә залына дигән сүзтезмәгә аңлатманы кара.)
Югары киңәшмә залына: Яки «үзләренең Югары киңәшмәсенә». Югары киңәшмә яһүдләрнең Иерусалимдагы югары суды булган. «Югары киңәшмә залы» я «Югары киңәшмә» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе сине́дрион сүзгә-сүз «бергә утыру» дигәнне аңлата. Ул берәр очрашуны я җыелышны күрсәтер өчен гомуми төшенчә булса да, Исраилдә дини хөкем органын я судны да аңлата алган. Бу грек сүзе шул судны тәшкил иткән кешеләрне яки шул судның бинасын я урнашкан урынын аңлатырга мөмкин. (Мт 5:22 гә аңлатманы һәм сүзлектән «Югары киңәшмә» кара; шулай ук Югары киңәшмә залының кайдарак урнашканын белер өчен Ә12 кушымт. кара.)
Адәм Улы: Мт 8:20 гә аңлатманы кара.
кодрәтле Аллаһының уң ягында: Берәр идарәченең уң ягында булу шул идарәчедән соң икенче дәрәҗәдә булуны аңлаткан (Зб 110:1; Рс 7:55, 56). «Кодрәтле уң ягы» дигәнне аңлаткан грек сүзтезмәсе шулай ук Мт 26:64 һәм Мк 14:62 дәге параллель хәбәрләрдә очрый һәм «кодрәтле Затның уң ягында» дип тәрҗемә ителгән. Адәм улының «кодрәтле Аллаһының уң ягында» утыруы Гайсәнең кодрәткә, ягъни хакимлеккә, ия булачагын күздә тота. (Мк 14:62; Мт 26:64 кә аңлатманы кара.)
Медиаматериал
Исраилдә кайбер йортларның өске каты булган. Бу бүлмәгә эчтә сөялгән баскычтан я агачтан салынган баскычтан яки тышта таштан салынган я сөялгән баскычтан менгәннәр. Зур өске бер бүлмәдә (ул монда күрсәтелгән бүлмәгә охшаш булгандыр) Гайсә үз шәкертләре белән соңгы Пасах бәйрәмен уздырган һәм Хуҗабызның кичке ашын гамәлгә керткән (Лк 22:12, 19, 20). Б. э. 33 елының Илленче көн бәйрәме вакытында якынча 120 шәкерткә Аллаһы рухы иңгәндә, алар, күрәсең, Иерусалимдагы бер йортның өске бүлмәсендә булган (Рс 1:15; 2:1—4).
Яһүдләрнең 71 әгъзадан торган югары суды Югары киңәшмә дип аталган. Ул Иерусалимда урнашкан булган. (Сүзлектән «Югары киңәшмә» кара.) Мишна буенча, анда утыру урыннары ярымтүгәрәк рәвешендә өч рәт итеп оештырылган булган, ә ике сәркатип суд карарларын язып барган. Монда күрсәтелгән кайбер архитектура үзенчәлекләре Иерусалимда табылган бер корылмага нигезләнеп төшерелгән; кайбер белгечләр бу корылма беренче гасырдагы Киңәшмә залы булган дип саный. (Ә12 кушымтадагы «Иерусалим һәм аның тирә-ягы» дигән картаны кара.)
1. Баш рухани
2. Югары киңәшмә әгъзалары
3. Гаепләнүче
4. Сәркатипләр