Зәбур 90:1—17
Аллаһы кешесе Мусаның догасы.+
90 И Йәһвә, буыннан-буынга син — безнең өчен яшәү урыны.*+
2 Таулар туганчы,Син җирне һәм җиһанны булдырганчы,*+Мәңгедән-мәңгегә син — Аллаһы.+
3 Син үлемле кешене туфракка кайтарасың,«Адәм уллары, кайтыгыз»,— дип әйтәсең.+
4 Синең күзеңдә мең ел кичә үтеп киткән көн шикелле,+Төннең бер өлеше* шикелле.
5 Син аларны кинәт алып китәсең,+ һәм алар төш кебек юк була.
Иртән алар — үсеп чыккан үлән шикелле.+
6 Ул иртән ачылып, яңара,Ә кичен шиңә дә корып бетә.+
7 Синең ачуыңнан без юк ителәбез,+Ярсуыңнан котыбыз алына.
8 Сиңа безнең җинаятьләребез билгеле,*+Яшерен эшләребез йөзеңнең яктылыгы белән фаш ителә.+
9 Көннәребез* ярсулы ачуыңнан сүнә,Елларыбыз тик бер пышылдау* кебек бетә бара.
10 Гомер көннәребез — 70 ел,Ә бик нык булсак — 80 ел.+
Әмма алар бәла һәм газап белән тулы.
Алар тиз уза, һәм без юк булабыз.+
11 Ярсуыңның көчен кем үлчи ала?
Ярсулы ачуың үзең лаек булган тирән хөрмәт кебек үк бөек.+
12 Көннәребезне санарга өйрәт,+Шулчак без зирәк йөрәкле булырбыз.
13 И Йәһвә, кайт!+ Бу тагын күпме булыр?+
Хезмәтчеләреңне кызган.+
14 Иртән безне тугры мәхәббәтең+ белән туендыр,Шулчак без шатланып аваз салырбыз һәм гомер буе сөенербез.+
15 Ничәмә көннәр газап чиктергән булсаң,+Ничәмә еллар бәла кичергән булсак, шатлыгыбыз да шулкадәр булсын.+
16 Хезмәтчеләрең эшләреңә күз салсын иде,Аларның уллары бөеклегеңне күрсен иде.+
17 Аллаһыбыз Йәһвәнең илтифаты өстебездә булсын иде,Кулларыбыз кылган эшләрне уңдырсаң* иде.
Әйе, кулларыбыз кылган эшләрне уңдырсаң* иде.+
Искәрмәләр
^ Я, бәлки, «безнең сыенычыбыз».
^ Яки «тулгак тоткандагыдай булдырганчы».
^ Сүзгә-сүз «бер сагы». Төн, күрәсең, өч өлешкә бүленгән булган. Аның һәр өлеше як. 4 сәгать дәвам иткән.
^ Сүзгә-сүз «Син җинаятьләребезне үз алдыңа куясың».
^ Яки «Гомеребез».
^ Яки «сулыш».
^ Яки «ныгытсаң».
^ Яки «ныгытсаң».