Зәбур 150:1—6

150  Йәһне* мактагыз!+ Аллаһыны аның изге урынында мактагыз.+ Көч-куәтен белдерүче киңлектә* аны мактагыз.+ 2  Зур эшләре өчен аны мактагыз,+Чиксез бөеклеге өчен аны мактагыз.+ 3  Быргы кычкыртып, аны мактагыз.+ Кыллы уен коралы һәм арфа уйнап, аны мактагыз.+ 4  Шалтыравык тотып+ әйлән-бәйлән бии-бии аны мактагыз. Кыллар чиертеп+ һәм флейта* уйнап,+ аны мактагыз. 5  Яңгыравык кимвал бәреп, аны мактагыз,Дыңгырдавык кимвал кагып, аны мактагыз.+ 6  Барлык тере җан Йәһне мактасын. Йәһне* мактагыз!+

Искәрмәләр

Йәһвә исеменең кыска формасы.
Яки «күктә».
Яки «сыбызгы».
Йәһвә исеменең кыска формасы.

Искәрмәләр

Медиаматериал