Зәбур 149:1—9
149 Йәһне* мактагыз!
Йәһвәгә яңа җыр җырлагыз,+Аны тугрылар җыелышында мактагыз.+
2 Исраи́л үзенең Бөек Яратучысына сөенсен,+Сио́н уллары үз патшасына куансын.
3 Бии-бии, аның исемен мактасыннар,+Шалтыравык белән арфага кушылып, аңа мәдхияләр җырласыннар.*+
4 Йәһвә үз халкыннан рәхәт таба,+Ул юашларны коткару белән бизи.+
5 Тугрылар данга күмелеп, куанып сөенсен,Ятакларында шатланып аваз салсын.+
6 Телләре Аллаһыга мактау җырлары җырласын,Кулларында ике ягы да үткен кылыч булсын,
7 Халыклардан үч алу өчен,Милләтләргә җәза бирү өчен,
8 Патшаларын богаулау өчен,Түрәләренә тимер зынҗыр салу өчен
9 Һәм аларга каршы чыгарылган хөкемне үтәү өчен.+
Шундый данга аның бөтен тугрылары ия.
Йәһне* мактагыз!