Зәбур 123:1—4

Күтәрелү җыры. 123  Әй күкләрдәге тәхеттә утыручы,Сиңа күзләремне күтәрәм.+ 2  Хезмәтчеләр — хуҗаларының кулыннан,Хезмәтче кыз хуҗабикәсенең кулыннан күзләрен алмаган күк,Безнең дә күзләребез, Аллаһыбызның илтифат күрсәтүен көтеп,Йәһвәгә юнәлгән.+ 3  Илтифат ит безгә, и Йәһвә, илтифат ит,Чөнки без ким-хур ителүдән тәмам арыдык.+ 4  Үзбелдекле бәндәләрнең мыскыллап көлүеннән,Һавалы адәмнәрнең җирәнеп каравыннан туйдык инде.

Искәрмәләр

Искәрмәләр

Медиаматериал