Зәбур 119:1—176
א [әлиф]
119 Юллары саф булганнар,Йәһвәнең кануны буенча йөрүчеләр бәхетле.+
2 Аның искә төшерүләрен үтәүчеләр,+Аны бөтен йөрәкләре белән эзләүчеләр бәхетле.+
3 Алар тәкъва булмаганны кылмый,Ә аның юллары буенча йөри.+
4 Син безгә
Боерыкларыңны җентекләп үтәргә куштың.+
5 Күрсәтмәләреңне үтәп яшәр өчен,Мин нык булып калсам иде!*+
6 Шулчак, бар әмерләреңә күз салганда,Мин оятка калмас идем.+
7 Мин сине намуслы йөрәк белән мактармын,Гадел* хөкемнәреңне өйрәнгәндә.
8 Мин синең күрсәтмәләреңне үтәрмен.
Мине беркайчан да бөтенләйгә ташлап китмә.
ב [бәт]
9 Яшь кешегә ничек үз юлын саф килеш сакларга?
Үзен синең сүзең буенча саклап.+
10 Бөтен йөрәгем белән сине эзлим мин.
Әмерләреңнән читкә тайпылырга юл куйма.+
11 Сиңа каршы гөнаһ кылмас өчен,+Сүзләреңне күңелемдә саклыйм.+
12 И Йәһвә, син макталсаң иде.
Мине үз күрсәтмәләреңә өйрәт.
13 Телем беләнСинең әйткән бар хөкемнәреңне игълан итәм.
14 Синең искә төшерүләреңә шатланам,+Башка бөтен кыйммәтле нәрсәләргә караганда да күбрәк сөенәм.+
15 Синең боерыкларың турында уйланырмын,*+Күзләремне юлларыңнан алмам.+
16 Синең кануннарыңны яратам мин.
Синең сүзеңне онытмам.+
ג [гимел]
17 Мин яшәсен һәм сүзеңне үтәсен өчен,Хезмәтчең белән игелекле бул.+
18 Мин кануныңдагы гаҗәеп нәрсәләрне яхшы күрсен өчен,Күзләремне ач.
19 Бу җирдә мин бары тик килмешәк кенә.+
Миннән үз әмерләреңне яшермә.
20 Хөкемнәреңне гел көтеп,Җаным тилмереп бетте.
21 Әмерләреңнән читкә тайпылганҮзбелдекле, ләгънәт ителгән кешеләрне син шелтәлисең.+
22 Мине мәсхәрәдән һәм хурлыктан арындыр,Чөнки мин искә төшерүләреңне үтим.
23 Түрәләр, бергә җыелып, миңа каршы сөйләп утырганда да,Хезмәтчең күрсәтмәләрең турында уйлана.*
24 Синең искә төшерүләреңне яратам мин,+Алар минем киңәшчеләрем.+
ד [дәлит]
25 Мин туфракка йөзтүбән капланып ятам.+
Сүзең буенча мине исән килеш сакла.+
26 Мин сиңа юлларымны сөйләп бирдем, һәм син җавап кайтардың.
Күрсәтмәләреңә өйрәт мине.+
27 Боерыкларыңның мәгънәсенә* төшенергә булыш,Шулчак мин гаҗәеп эшләрең турында уйлана алырмын.*+
28 Кайгыдан йокым качты.
Сүзең буенча ныгыт мине.
29 Мине алдау юлыннан ерак тот,+Мәрхәмәтең буенча кануныңа өйрәт.
30 Мин тугрылык юлын сайладым.+
Синең хөкемнәреңне гадел дип табам.
31 Мин искә төшерүләреңә ябышам.+
И Йәһвә, өметем өзелмәсен иде.*+
32 Әмерләрең юлыннан ихлас йөгерермен,Чөнки син алар өчен күңелемне киңәйтәсең.*
ה [хе]
33 И Йәһвә, күрсәтмәләрең юлыннан йөрергә өйрәт мине,+Һәм мин алар буенча гомерем буе йөрермен.+
34 Мин кануныңны үтәсенҺәм бөтен йөрәгем белән аның буенча яшәсен өчен,Миңа аңлау сәләте бир.
35 Әмерләрең сукмагыннан алып бар мине,+Чөнки мин аларны үтәүдән рәхәтлек табам.
36 Күңелемне комсызлыкка* түгел,+Ә искә төшерүләреңә юнәлт.
37 Күзләремне бозык нәрсәдән читкә бор,+Үз юлыңда мине исән килеш сакла.
38 Синнән куркып яшәсеннәр өчен,*Хезмәтчеңә бирелгән вәгъдәңне* үтә.
39 Куркуга төшергән хурлыктан арындыр мине,Чөнки синең хөкемнәрең гадел.+
40 Кара, боерыкларыңны ничек көтәм мин.
Гаделлегең* буенча мине исән килеш сакла.
ו [вав]
41 И Йәһвә, миңа тугры мәхәббәтеңне күрсәт,+Вәгъдәң* буенча мине коткар,+
42 Шулчак мин мыскыллаучыма җавап кайтара алырмын,Чөнки синең сүзеңә таянып яшим мин.
43 Хакыйкать сүзе беркайчан да телемнән төшмәсен иде,Чөнки мин синең хөкемеңә өмет баглыйм.
44 Кануныңны гел үтәрмен,Мәңге-мәңге тотармын.+
45 Мин куркынычсыз урында* йөрермен,+Чөнки синең боерыкларыңны эзлим, тикшерәм мин.
46 Патшалар алдында да мин кануннарың турында сөйләрмен,Оялып тормам.+
47 Әмерләреңә тартылам мин,Аларны бик яратам.+
48 Әмерләреңне яратканга,+ кулларымны күтәреп дога кылырмын,Күрсәтмәләрең турында уйланырмын.*+
ז [зәйин]
49 Хезмәтчеңә биргән сүзеңне* исеңә төшер,Ул миңа өмет өсти,
50 Кайгы-хәсрәт кичергәндә мине юата,+Синең сүзең мине исән килеш саклый.
51 Үзбелдекле бәндәләр мине аяусыз мәсхәрәли.
Тик мин синең кануныңнан тайпылмыйм.+
52 И Йәһвә, борынгыдан килгән хөкемнәреңне исемдә тотам,+Алардан мин юаныч табам.+
53 Кануныңнан баш тартканЯвызлар аркасында ачуым кабара.+
54 Кайда гына яшәсәм дә,*Күрсәтмәләрең турында җырлап йөрим.
55 И Йәһвә, кануныңны үтәр өчен,Төне буе исемеңне искә төшерәм.+
56 Боерыкларыңны тотканга,Бу минем гадәтемә кереп китте.
ח [хет]
57 Йәһвә — мирасым минем.+
Мин синең сүзләреңне үтәргә вәгъдә иттем.+
58 Бөтен күңелем белән сиңа ялварам,*+Вәгъдәң* буенча илтифат күрсәт миңа.+
59 Адымнарымны искә төшерүләреңә таба борыр өчен,Үз юлларымны тикшерәм мин.+
60 Әмерләреңне үтәргәАшыгам, озакка сузмыйм.+
61 Явызларның баулары мине чорнап алса да,Мин синең кануныңны онытмыйм.+
62 Төн уртасында торып,Гадел* хөкемнәрең өчен сиңа рәхмәтләр укыйм.+
63 Сине тирән хөрмәт итүчеләрнең,Боерыкларыңны үтәп яшәүчеләрнең һәммәсенә дус мин.+
64 И Йәһвә, җир йөзе тугры мәхәббәтең белән тулы.+
Мине үз күрсәтмәләреңә өйрәт.
ט [тет]
65 И Йәһвә, сүзеңне тотып,Хезмәтчең белән игелекле булдың син.
66 Мине аек акыллы булырга өйрәт һәм гыйлем бир,+Мин бит әмерләреңә таянып яшим.
67 Бәлагә төшкәнчегә кадәр, мин еш кына читкә тайпыла идем,*Хәзер исә әйткәннәрең буенча яшим.+
68 Син игелекле,+ эшләрең дә игелекле.
Мине үз күрсәтмәләреңә өйрәт.+
69 Үзбелдекле адәмнәр мине ялган белән пычрата,Мин исә боерыкларыңны бөтен күңелем белән үтим.
70 Аларның йөрәген май баскан,+Мин исә кануныңа тартылам.+
71 Газап чигүемнең файдасы бар+ —Мин күрсәтмәләреңне тирәнрәк аңлый алам.
72 Игълан иткән кануның яхшы ул,+Гаять күп алтын-көмештән дә кыйммәтрәк.+
י [йод]
73 Кулларың мине яратты һәм булдырды.
Әмерләреңне өйрәнер өчен,Миңа аңлау сәләте бир.+
74 Сине тирән хөрмәт итүчеләр, мине күреп, шатлана,Мин бит синең сүзеңә өмет баглыйм.+
75 И Йәһвә, беләм: синең хөкемнәрең гадел,+Һәм син миңа тугрылыгыңны күрсәтеп җәза бирдең.+
76 Хезмәтчеңә биргән вәгъдәң* буенча,Тугры мәхәббәтең+ мине юатсын иде.
77 Мин яшәсен өчен, миңа шәфкатьле бул,+Мин кануныңны яратам бит.+
78 Үзбелдекле адәмнәр оятка калсыннар иде,Чөнки алар һич сәбәпсез миңа зыян китерә.*
Ләкин мин боерыкларың турында уйланырмын.*+
79 Искә төшерүләреңне белүчеләр,Сине тирән хөрмәт итүчеләр миңа кире кайтсыннар иде.
80 Оятка калмас өчен,+Күңелем күрсәтмәләреңне җиренә җиткереп үтәсен иде.+
כ [каф]
81 Коткаруыңны көтә-көтә зарыгып беттем,+Синең сүзеңә өмет баглыйм мин.
82 «Мине кайчан юатырсың?» — диеп,+Сүзеңнең үтәлүен зарыгып көтәм.+
83 Мин бит төтеннән кипкән күн турсык кебек булдым,Шулай да күрсәтмәләреңне онытмыйм.+
84 Хезмәтчеңә тагын күпме көтәргә?
Эзәрлекләүчеләремне кайчан хөкем итәрсең?+
85 Үзбелдекле адәмнәр миңа чокырлар казый,Алар кануныңны санга сукмый.
86 Бөтен әмерләрең ышанычка лаек.
Мине һич сәбәпсез эзәрлеклиләр. Ярдәм ит миңа!+
87 Алар мине җир йөзеннән юк итә яздылар,Әмма боерыкларыңнан баш тартканым булмады.
88 Мин искә төшерүләреңне үтәп яши алсын өчен,Тугры мәхәббәтең белән мине исән килеш сакла.
ל [ләмид]
89 И Йәһвә, синең сүзеңКүкләр шикелле мәңге булыр.+
90 Тугрылыгыңны син буыннан-буынга күрсәтәсең.+
Син җирне нык урнаштырдың, һәм ул гел торачак.+
91 Хөкемнәрең буенча алар* хәзергә кадәр тора,Чөнки һәммәсе дә сиңа хезмәт итә.
92 Синең кануныңны яратмаган булсам,Газап чиккән чагымда һәлак булыр идем.+
93 Боерыкларыңны мәңге онытмам,Чөнки син мине алар ярдәмендә саклап калдың.+
94 Мин — синеке. Коткар мине,+Чөнки мин боерыкларыңны эзлим, тикшерәм.+
95 Явызлар мине һәлак итәр өчен сагалый,Әмма мин искә төшерүләреңә бик игътибарлымын.
96 Мин бөтен камиллекнең чиге бар икәнен күрдем,Ләкин әмерләреңнең бер чиге дә юк.*
מ [мем]
97 Кануныңны шундый яратам мин!+
Аның турында көне буе уйланам.*+
98 Әмерең мине дошманнарымнан зирәгрәк итә,+Чөнки ул мине һәрчак җитәкли.
99 Төшенү сәләтем бөтен остазларымныкына караганда тирәнрәк,+Чөнки искә төшерүләрең турында уйланам* мин.
100 Мин аксакалларга караганда яхшырак аңлап эш итәм,Чөнки боерыкларыңны үтим.
101 Сүзеңә буйсыныр өчен,Һәртөрле начар юлны кире кагам.+
102 Хөкемнәреңнән читкә китмим,Мине бит син өйрәтәсең.
103 Сүзләрең аңкавым өчен баллы,Телем өчен балдан да татлырак!+
104 Боерыкларың ярдәмендә мин аңлап эш итәм.+
Менә шуңа күрә мин һәртөрле ялган юлны нәфрәт итәм.+
נ [нун]
105 Синең сүзең аякларыма — яктырткыч,Юлыма — яктылык.+
106 Гадел* хөкемнәреңне үтәргә ант иттемҺәм әйткән сүземдә торырмын.
107 Мин ачы газап чигәм.+
И Йәһвә, сүзең буенча гомеремне сакла.+
108 Йәһвә, зинһар, теләп китергән мактау корбаннарымны хуш күрсәң иде.+
Мине үз хөкемнәреңә өйрәтче.+
109 Гомерем һәрвакыт кыл өстендә* тора,Шулай да синең кануныңны онытмыйм мин.+
110 Явызлар миңа тозак корды,Әмма мин боерыкларыңны үтәүдән тайпылмадым.+
111 Искә төшерүләрең — минем мәңгелек мирасым,Чөнки алар күңелемне сөендерә.+
112 Күрсәтмәләреңне һәрвакыт, соңгы көннәремә кадәрҮтәүгә күңелемне беркеттем.
ס [сәмих]
113 Бүленгән йөрәклеләрне* җаным сөйми,+Ә синең кануныңны яратам мин.+
114 Син сыенычым һәм калканым минем,+Синең сүзең — минем өчен өмет.+
115 Явыз бәндәләр, яныма килмәгез,+Аллаһымның әмерләрен үтисем килә минем.
116 И Аллаһы, вәгъдәң* буенча миңа ярдәм ит,+Минем бит яшисем килә,Өметем өзелмәсен иде.*+
117 Миңа булышып, коткар мине,+Шулчак мин күрсәтмәләреңне һич тә күздән ычкындырмам.+
118 Күрсәтмәләреңнән тайпылган һәркемне син кире кагасың,+Чөнки алар ялганчы, мәкерле.
119 Син җир йөзендәге барлык явызлардан арынасың, гүя алар яраксыз чүп кенә.*+
Шуңа күрә мин искә төшерүләреңне яратам да.
120 Синнән курыкканга, тәнем калтырый,Хөкемнәреңнән шомга төшәм.
ע [әйин]
121 Мин гадел һәм тәкъва эшләр кылдым.
Мине җәберләүчеләрем кулына бирмә!
122 Хезмәтчеңне үз ярдәмеңә ышандыр,Үзбелдеклеләр мине җәберләмәсеннәр иде.
123 Коткаруыңны һәм хак* вәгъдәңнең* үтәлүен+Көтә-көтә, күзләрем зарыгып бетте.+
124 Хезмәтчеңә тугры мәхәббәтеңне күрсәт,+Мине үз күрсәтмәләреңә өйрәт.+
125 Мин бит синең хезмәтчең, миңа төшенүчәнлек бирче,+Шулчак искә төшерүләреңә төшенермен.
126 Йәһвә өчен эш итү вакыты җитте,+Чөнки аның канунын бозалар.
127 Ә мин әмерләреңнеАлтыннан, хәтта саф алтыннан да күбрәк яратам.+
128 Шуңа күрә синең бөтен үгет-нәсыйхәтләреңне* гадел дип саныйм,+Һәртөрле ялган юлны нәфрәт итәм.+
פ [пе]
129 Синең искә төшерүләрең гаҗәеп!
Шуңа күрә алар буенча яшим дә.
130 Сүзләреңнең мәгънәсе ачылганда, яктылык балкый,+Тәҗрибәсезләргә аңлау сәләте килә.+
131 Авызымны киң ачып, авыр сулап куям,Чөнки әмерләреңне бик-бик ишетәсем килә.+
132 Миңа игътибарыңны юнәлтеп, илтифат күрсәт,+Чөнки исемеңне яратучылар белән син шулай эшлисең.+
133 Сүзең белән адымнарымны юнәлт,*Һичнинди яман нәрсә миннән өстен булмасын.+
134 Залим кешеләрдән коткар* мине,Һәм мин боерыкларыңны үтәп яшәрмен.
135 Хезмәтчеңә якты йөз күрсәт,+Мине үз күрсәтмәләреңә өйрәт.
136 Кешеләр кануныңны үтәмәгәнгә,Күз яшьләрем елгадай ага.+
צ [тсаде]
137 И Йәһвә, син тәкъва,*+Хөкемнәрең гадел.+
138 Искә төшерүләрең хак,Аларга тулысынча ышанып була.
139 Дошманнарым сүзләреңне онытканга күрә,Мине ашкыну ялмап ала.+
140 Әйткән сүзең бик саф,*+Хезмәтчең аны ярата.+
141 Әһәмиятсез булсам да, ким-хур ителсәм дә,+Синең боерыкларыңны онытмыйм мин.
142 Синең тәкъвалыгың — мәңгелек тәкъвалык,+Кануның — хакыйкать.+
143 Башыма кайгы-хәсрәтләр һәм авырлыклар төшсә дә,Әмерләреңне яратудан туктамыйм.
144 Искә төшерүләрең мәңге гадел* булып калачак.
Мин яшәсен өчен, миңа төшенүчәнлек бир.+
ק [коф]
145 Ихлас күңелдән ялварам. И Йәһвә, ишет мине.
Мин күрсәтмәләреңне үтәп яшәрмен.
146 Сиңа ялварам, коткар мине!
Мин искә төшерүләрең буенча эш итәрмен.
147 Таң атканчы уянам мин һәм ярдәм сорап аваз салам,+Синең сүзләрең — минем өчен өмет бит.*
148 Сүзең турында уйланыр* өчен,Төн урталарында уянам.+
149 Тугры мәхәббәтең буенча авазыма колак сал.+
И Йәһвә, гаделлегең буенча мине исән килеш сакла.
150 Оят* эшләр кылучылар яныма якынлаша,Алар кануныңнан ерак тора.
151 И Йәһвә, миңа якын син,+Синең бар әмерләрең — хакыйкать.+
152 Искә төшерүләреңне күптәннән беләм,Аларны мәңгегә урнаштырганың билгеле миңа.+
ר [реш]
153 Кайгы-хәсрәтемне күр һәм коткар мине,+Мин бит кануныңны күңелемдә сакладым.
154 Якла* һәм коткар мине,+Вәгъдәң* буенча мине исән килеш сакла.
155 Котылу явызлардан ерак тора,Чөнки алар күрсәтмәләреңне эзләмиләр.+
156 И Йәһвә, синең шәфкатең бөек.+
Гаделлегең буенча мине исән килеш сакла.
157 Эзәрлекләүчеләрем һәм дошманнарым күп булса да,+Искә төшерүләреңнән тайпылмыйм.
158 Хыянәтчеләргә җирәнеп карыйм мин,Чөнки алар сүзеңне тотмый.+
159 Күр, боерыкларыңны ничек яратам мин!
И Йәһвә, тугры мәхәббәтең буенча исән килеш сакла мине.+
160 Сүзеңнең төп нигезе — хакыйкать,+Бөтен гадел* хөкемнәрең мәңгелек.
ש [син] яки [шин]
161 Түрәләр мине һич сәбәпсез эзәрлекли,+Әмма күңелем синең сүзләреңне тирән хөрмәт итә.+
162 Зур табышка ия булган кешедәй,Сүзеңә сөенәм, куанам мин.+
163 Мин ялганны нәфрәт итәм, җирәнәм,+Ә кануныңны яратам.+
164 Гадел* хөкемнәрең өченСине көненә җиде тапкыр мактыйм мин.
165 Кануныңны яратучыларның тынычлыгы мул,+Аларны һичнәрсә абындыра алмый.
166 И Йәһвә, коткаруыңа өметләнәм минҺәм әмерләреңне үтим.
167 Мин искә төшерүләрең буенча яшим,Аларны өзелеп яратам.+
168 Боерыкларыңны һәм искә төшерүләреңне үтим мин,Син бит кылган бар эшләремне күреп торасың.+
ת [тау]
169 И Йәһвә, ярдәм сорап ялваруым сиңа ирешсен иде.+
Сүзең буенча миңа аңлау сәләте бир.+
170 Илтифат күрсәтү турындагы үтенечемне ишетсәң иде.
Вәгъдәң* буенча коткар мине.
171 Авызымнан мактау сүзләре агылып торсын,+Чөнки син мине күрсәтмәләреңә өйрәтәсең.
172 Телем сүзең хакында җырласын,+Чөнки синең бөтен әмерләрең гадел.
173 Миңа ярдәм кулы сузсаң иде,+Мин бит боерыкларыңны сайладым.+
174 И Йәһвә, коткаруыңны зарыгып көтәм,Күңелем синең кануныңа тартыла.+
175 Сине мактар өчен, җаным яшәсен,+Хөкемнәрең миңа ярдәм булсын иде.
176 Мин югалган сарык шикелле адаштым.+ Хезмәтчеңне эзләп тап,Чөнки мин әмерләреңне онытмадым.+
Искәрмәләр
^ Сүзгә-сүз «Юлларым нык булса иде».
^ Яки «Тәкъва».
^ Яки «боерыкларыңны өйрәнермен».
^ Яки «күрсәтмәләреңне өйрәнә».
^ Сүзгә-сүз «юлына».
^ Яки «гаҗәеп эшләреңне тикшереп өйрәнә алырмын».
^ Яки «оятка калдырма мине».
^ Я, бәлки, «йөрәгемә ышаныч саласың».
^ Яки «табышка».
^ Я, бәлки, «Синнән куркып яшәүчеләр өчен».
^ Яки «сүзеңне».
^ Яки «Тәкъвалыгың».
^ Яки «Сүзең».
^ Яки «киң урында».
^ Яки «Күрсәтмәләреңне өйрәнермен».
^ Яки «вәгъдәңне».
^ Яки «Чит ил кешесе булып яшәгән йортта».
^ Яки «хуплавыңны (көләч йөзеңне) эзлим».
^ Яки «Сүзең».
^ Яки «Тәкъва».
^ Яки «мин ялгыш гөнаһ кыла идем».
^ Яки «сүзең».
^ Я, бәлки, «мине алдый».
^ Яки «боерыкларыңны өйрәнермен».
^ Ягъни аның барлык иҗади эшләре.
^ Сүзгә-сүз «әмерләрең бик киң».
^ Яки «Аны көне буе тикшереп өйрәнәм».
^ Яки «искә төшерүләреңне тикшереп өйрәнәм».
^ Яки «Тәкъва».
^ Сүзгә-сүз «уч төбендә».
^ Яки «Сүлпән булганнарны».
^ Яки «әйткәннәрең».
^ Яки «Өметем аркасында оятка калмасам иде».
^ Яки «шлак кына».
^ Яки «тәкъва».
^ Яки «сүзеңнең».
^ Яки «боерыкларыңны».
^ Яки «ныгыт».
^ Сүзгә-сүз «йолып ал».
^ Яки «гадел».
^ Евр. телендә бу сүз металлны эретеп чистартуны аңлата.
^ Яки «тәкъва».
^ Яки «Сүзләреңне көтәм».
^ Яки «Вәгъдәңне тикшереп өйрәнер».
^ Яки «Азгын».
^ Яки «Хөкем эшемне алып бар».
^ Яки «Сүзең».
^ Яки «тәкъва».
^ Яки «Тәкъва».
^ Яки «Сүзең».