Еврейләргә 8:1—13
8 Без сезгә сөйләгәннәрнең асылы шул: безнең күкләрдә Мәһабәт Аллаһы тәхетенең уң ягында утыручы+ баш руханиебыз бар.+
2 Ул изге урынның һәм чын чатырның хезмәтчесе.+ Шул чатырны кеше түгел, ә Йәһвә* корган.
3 Һәр баш рухани бүләкләр һәм корбаннар китерү өчен билгеләнә, шуңа күрә аның да корбан итеп китерер өчен берәр нәрсәсе булырга тиеш булган.+
4 Әгәр ул җирдә яшәсә, рухани булмас иде,+ чөнки анда Канун буенча башка руханилар бүләкләр китерә.
5 Алар күктәгеләрнең символик образы+ һәм күләгәсе+ булып торган изге хезмәтне башкара. Мусага да чатыр корыр алдыннан Аллаһы мондый әмер биргән булган: «Боларның барысын игътибар белән үзеңә тауда күрсәтелгән үрнәк буенча эшлә».+
6 Әмма хәзер Гайсәгә тагы да мөһимрәк хезмәт тапшырылды, чөнки ул яхшырак килешүнең+ арадашчысы да,+ ә бу килешү яхшырак вәгъдәләр белән законлаштырылган.+
7 Беренче килешү кимчелексез булган булса, икенчесе кирәк булмас иде бит.+
8 Аллаһы, мондый сүзләр әйтеп, үз халкын гаепли: «„Менә,— ди Йәһвә*,— мин Исраи́л йорты һәм Яһүд йорты белән яңа килешү төзиячәк көннәр якынлашып килә.
9 Бу килешү мин аларның ата-бабалары белән аларны Мисырдан җитәкләп чыгарганда төзегән килешүдән аерылып торыр.+ Чөнки алар минем килешүемә тугры булмадылар, һәм мин алар турында башка инде кайгыртмадым“,— дип әйтә Йәһвә».*
10 «Шул көннәрдән соң,— ди Йәһвә*,— мин Исраил йорты белән мондый килешү төзермен: канунымны аларның акылларына салырмын һәм аны йөрәкләренә язып куярмын.+ Мин аларның Аллаһысы булырмын, ә алар минем халкым булыр.+
11 Инде беркем дә үз якынын һәм үз кардәшен: „Йәһвә* турында белем ал!“ — дип өйрәтмәс. Чөнки аларның барысы — кечесеннән алып бөегенә кадәр — мине белер.
12 Мин бит аларның гаделсез эшләренә карата шәфкатьле булырмын һәм гөнаһларын инде искә төшермәм».+
13 «Яңа килешү» диеп, ул үткәндәгесен гамәлдән чыгара,+ ә гамәлдән чыгарылган һәм искерә барган һәр нәрсә тиздән юкка чыга.+