Вәгазьче 3:1—22
3 Барлык нәрсәнең билгеле бер вакыты бар,
Күкләр астында һәр эшнең үз вакыты бар.
2 Туу* вакыты бар һәм үлү вакыты бар,Утырту вакыты бар һәм утыртканны йолкып алу вакыты бар,
3 Үтерү вакыты бар һәм дәвалау вакыты бар,Җимерү вакыты бар һәм төзү вакыты бар,
4 Елау вакыты бар һәм көлү вакыты бар,Кайгырып кычкыру вакыты бар һәм бию вакыты бар,
5 Ташлар тарату вакыты бар һәм аларны җыю вакыты бар,Кочаклау вакыты бар һәм кочаклаудан тыелу вакыты бар,
6 Эзләү вакыты бар һәм югалту белән килешү вакыты бар,Саклау вакыты бар һәм ташлау вакыты бар,
7 Ерту+ вакыты бар һәм тегү вакыты бар,Дәшми тору+ вакыты бар һәм сөйләү+ вакыты бар,
8 Сөю вакыты бар һәм нәфрәт итү вакыты бар,+Сугыш вакыты бар һәм тынычлык вакыты бар.
9 Эшләгән кешегә үзенең бөтен тырышлыкларыннан ни файда бар?+
10 Мин Ходай тарафыннан адәм улларына шөгыльләнер өчен бирелгән эшләрне күрдем.
11 Ул барысын да үз вакытында һәм күркәм* итеп булдырган.+ Хәтта кешеләрнең күңеленә мәңгелек салган. Шулай да алар Аллаһының эшләрен башыннан алып ахырына кадәр һичкайчан аңлап бетерә алмаячак.
12 Мин мондый нәтиҗәгә килдем: кешеләр өчен күңел ачып һәм игелек кылып гомер итүдән яхшырак нәрсә юк,+
13 алар ашап-эчәргә һәм тырыш хезмәтләреннән канәгатьлек табарга тиеш. Бу — Аллаһы бүләге.+
14 Мин шуны да аңладым: Аллаһы башкарган бар нәрсә мәңге булачак. Аларга бернәрсә өстәп тә, аларны берничек киметеп тә булмый. Аллаһы моны кешеләр үзен тирән хөрмәт итсеннәр өчен шулай эшләгән.+
15 Хәзерге нәрсәләр элек тә булган, булачак нәрсәләр дә булган иде инде,+ ләкин Аллаһы эзәрлекләнгәнне* эзли.
16 Мин кояш астында тагын шуны да күрдем: гаделлек булырга тиеш урында — явызлык, тәкъвалык булырга тиеш урында яманлык иде.+
17 Шунда мин үз күңелемнән: «Аллаһы тәкъваны да, явызны да хөкем итәчәк,+ чөнки һәр эшнең, һәр гамәлнең үз вакыты бар»,— дип уйлап куйдым.
18 Мин үз күңелемнән адәм уллары турында шуны да уйлап куйдым: Аллаһы аларны тикшерер һәм үзләренә хайваннарга охшаш булуларын күрсәтер.
19 Кешеләрнең дә, хайваннарның да ахыры бар бит, аларның барысын да бер үк нәрсә көтә.+ Кешеләр дә, хайваннар да үлә, һәммәсе дә бер үк рухка ия.+ Димәк, кеше хайваннардан өстен түгел. Барысы да буш нәрсә шул.
20 Һәммәсе дә бер үк урынга бара.+ Барысы да туфрактан булдырылган,+ барысы да туфракка кайтыр.+
21 Адәм улларының рухы өскә күтәреләме, хайваннарның рухы аска — җиргә иңәме, кем белсен?+
22 Мин шуны күрдем: кеше өчен үз эшләреннән канәгатьлек табудан яхшырак нәрсә юк, бу аның әҗере* бит,+ чөнки ул киткәч, нәрсә буласын күрергә аңа кем мөмкинлек бирә ала?+
Искәрмәләр
^ Яки «Тудыру».
^ Яки «яхшы оештырылган; тиешле; ярашлы».
^ Я, бәлки, «үткәннәрне».
^ Яки «өлеше».