Вәгазьче 11:1—10
11 Икмәгеңне сулар буйлап җибәр,*+ чөнки күп көннәр үткәч, аны кабат табарсың.+
2 Булганнарыңны җиде, хәтта сигез кеше белән уртаклаш,+ җирдә нинди афәт* буласын белмисең бит.
3 Болытлар су белән тулса, яңгыр булып җиргә ява; һәм агач көньякка ауса да, төньякка ауса да, ауган җирендә кала.
4 Җилне күзәтеп торучы чәчмәс, болытларга карап торучы урмас.+
5 Йөкле хатынның карынындагы баланың сөякләрендә рухның ничек эш иткәнен белмәгән кебек,+ син бөтен нәрсәне эшләүче Аллаһының да эшләрен белмисең.+
6 Орлыгыңны иртән дә чәч, кичен дә кулыңа ял бирмә,+ чөнки кайсысы — монысымы, тегесеме үсеп чыгачагын белмисең, ә, бәлки, икесе дә үсеп чыгар.
7 Яктылык татлы, һәм кояш яктысын күрү яхшы.
8 Кеше озын гомер яши икән, һәрбер көнне шатланып уздырсын.+ Әмма караңгы көннәрнең дә күп булуын истә тотсын; киләсе бар бу көннәр — буш нәрсә.+
9 Егет, яшь булганда шатланып яшә, яшьлек көннәреңдә күңелең сөенсен. Йөрәгең кушкан һәм күзләрең караган юллардан йөр. Тик шуны бел: Аллаһы сине моның барысы өчен хөкемгә* тартачак.+
10 Шуңа күрә күңелеңдәге борчуларны алып ташла, тәнеңне зыянлы нәрсәләрдән арындыр, яшьлек һәм гомер таңы — буш нәрсә бит.+