Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)

15 СОРАУ

Кем бәхетле?

«Мәхәббәт хөкем сөргән җирдә яшелчә ашау нәфрәт тулы урында симез үгез ите ашаудан яхшырак».

Гыйбрәтле сүзләр 15:17

«Мин, Йәһвә, синең Аллаһың, мин — сине үзеңнең файдаңа өйрәтүче,син барырга тиешле юлдан алып баручы Аллаһы».

Ишагыя 48:17

«Рухи нәрсәләргә сусаучылар бәхетле, чөнки күкләр Патшалыгы аларныкы».

Маттай 5:3

«Якыныңны үзеңне яраткандай ярат».

Маттай 22:39

«Кешеләрнең үзегезгә нәрсә эшләүләрен теләсәгез, үзегез дә аларга шуны эшләгез».

Лүк 6:31

«Аллаһы сүзен тыңлап, аны үтәүчеләр бәхетле!»

Лүк 11:28

«Кеше ничек кенә бай булса да, аның тормышы мал-мөлкәтенә бәйле түгел».

Лүк 12:15

«Шуңа күрә ризык һәм кием-салым белән яшәү урыныбыз булса, моңа канәгать булыйк».

1 Тимутигә 6:8

«Алуга караганда бирүдә бәхет күбрәк».

Рәсүлләр 20:35