Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

БРОШЮРА ТЕМАСЫ | ЭШЕБЕЗ ОШАСЫН ӨЧЕН, НӘРСӘ ЭШЛӘРГӘ?

Эшне яратыр өчен нәрсә эшләргә?

Эшне яратыр өчен нәрсә эшләргә?

«Әгәр берәү ашап-эчүдән һәм үзенең һәр эшеннән тәм һәм игелек таба икән, бу, димәк, аңа Аллаһы биргән нигъмәттер» (Вәгазьче 3:13). Аллаһы безнең эштән шатлык табуыбызны тели. Алай булса, әллә ул безгә моны ничек эшләргә икәнен аңлатмасмы? (Ишагыя 48:17) Әлбәттә, аңлатыр! Ул моны үз Сүзе — Изге Язмалар аша эшли. Әйдәгез, эшне яратуга кагылышлы Изге Язмалардагы кайбер киңәшләрне карап чыгыйк.

ЭШКӘ УҢАЙ КАРАШ БЕЛӘН КАРАГЫЗ

Ничек кенә эшләсәгез — башыгыз беләнме, кулыгыз беләнме, яисә икесе белән бергәме, «һәр хезмәтнең табышы булганын» онытмагыз (Гыйбрәтле сүзләр 14:23). Нинди табыш турында сүз бара? Тырыш хезмәтнең бер «табышы» — үз-үзеңне тәэмин итү. Әлбәттә, Аллаһы үзенең эчкерсез хезмәтчеләре турында кайгыртырга вәгъдә итә (Маттай 6:31, 32). Ләкин ул безнең дә өлеш кертүебезне, ягъни бөтен көчебезне куеп намус белән эшләвебезне тели (2 Тисалуникәлеләргә 3:10).

Шулай итеп, эш «табыш» алырга яхшы мөмкинлек бирә. Эш — бурычыбызны үтәү өчен иң яхшы юл. «Үз-үзеңне тәэмин итә алсаң, син инде мактауга лаек,— ди 25 яшьлек Джошуа.— Кирәк-яракларың өчен түли алсаң, димәк, эшең үз максатына иреште».

Тырыш хезмәтнең тагын бер «табышы» — үз-үзеңне хөрмәт итү. Тырышып хезмәт иткәндә, кеше үз көчен аямый. Әгәр без эшебезне — ошамаса да, авыр булып тоелса да — намус белән башкарабыз икән, димәк, без үз-үзебезгә тугры калабыз, ә, нәтиҗәдә, канәгатьлек хисе кичерәбез. Башка сүзләр белән әйткәндә, без ялкаулыкны җиңәбез (Гыйбрәтле сүзләр 26:14). Әйе, эш зур канәгатьлек китерә. «Көне буе эшләгәннән соң мин шундый канәгать! — дип әйтә беренче мәкаләдә искә алынган Аарон.— Бәлки, минем хәлем юктыр, ә, бәлки, эшләгәннәрем игътибарсыз калгандыр, әмма мин „табышны“ алганымны беләм».

ТЫРЫШЫП ХЕЗМӘТ ИТЕГЕЗ

Изге Язмалар «үз эшенең остасы булган» ир-атларны һәм «кулларын һич эшсез тотмас» хатын-кызларны мактап телгә ала (Гыйбрәтле сүзләр 22:29; 31:13). Тырышлыкларсыз кеше оста булып китә алмый. Берәр нәрсә кулдан килмәсә, без моны яратып башкарырбызмы? Ай-һай. Шул сәбәптән күп кенә кешеләр эшләрен яратмый; алар эш осталыкларын яхшыртырга бер дә тырышмый.

Чынлыкта кеше теләсә нинди эштән шатлык таба ала, моның өчен аңа бары тик эшенә дөрес караш белән карарга, ягъни эшен тырышып башкарырга өйрәнергә кирәк. «Берәр эшне бөтен көчен куеп эшләп җимешләрен урган кеше канәгатьлек хисе кичерә,— ди 24 яшьлек Уильям.— Ашык-пошык эшләгән һәм көчен кызганган кеше исә андый хисне беркайчан да кичермәс».

ЭШНЕҢ БАШКАЛАР ӨЧЕН ФАЙДАСЫ ТУРЫНДА УЙЛАНЫГЫЗ

Күпме акча эшләгәнегез турында чамадан тыш уйламагыз. Моның урынына үз-үзегезгә: «Ни өчен бу эш мөһим? Аны башкармасам яисә начар башкарсам, нәтиҗәсе нинди булыр? Эшемнең башкалар өчен файдасы бармы?» — дигән сораулар биреп уйланыгыз.

Аеруча соңгы сорауны биреп уйлану мөһим, чөнки эшебезнең башкаларга нинди яктан файдалы булуын белсәк, эшебез безгә күбрәк шатлык китерәчәк. Гайсә пәйгамбәр үзе: «Алуга караганда бирүдә бәхет күбрәк»,— дигән (Рәсүлләр 20:35). Безнең хезмәтебездән эшкә яллаучылар һәм эш бирүчеләр генә түгел, ә шулай ук башка кешеләр дә файда ала. Болар — гаиләбез әгъзалары һәм мохтаҗлар.

Гаиләбез әгъзалары. Гаилә башы үз якыннарын тәэмин итәр өчен тырышып хезмәт итсә, якыннары ике яктан файда ала. Беренчедән, ул үз гаиләсен кирәк-яраклар — ризык, кием-салым һәм яшәү урыны белән тәэмин итә. Шулай итеп, ул Аллаһының кушуы буенча «гаиләсенең ихтыяҗларын кайгырта» (1 Тимутигә 5:8). Икенчедән, ашатучы тырышып хезмәт итү ягыннан үрнәк күрсәтә. «Әтием намуслы эшләп яхшы үрнәк күрсәтә,— дип әйтә беренче мәкаләдә искә алынган Шейн.— Ул — намуслы кеше, гомере буе тырышып хезмәт итә, гомернең зур өлешен балта остасы булып эшләде. Мәсәлән, ул мине эшне яратырга өйрәтте; мин үз кулым белән башкалар өчен файдалы әйберләр ясарга өйрәндем».

Мохтаҗлар. Рәсүл Паул мәсихчеләргә «мохтаҗларга бирерлек» нәрсәләре «булсын өчен... тырышып» эш башкарырга киңәш иткән (Эфеслеләргә 4:28). Аның сүзләре чыннан да хак: үзебезне һәм гаиләбезне тәэмин итәр өчен тырышып хезмәт итсәк, без уңышсызлыкка дучар булган кешеләргә ярдәм итә алырбыз (Гыйбрәтле сүзләр 3:27). Тырыш хезмәт нәтиҗәсендә без бирүдән зур шатлык табарбыз.

ИКЕ АРА ҮТЕГЕЗ

Таудагы вәгазендә Гайсә: «Хакимлеккә ия берәрсе сине бер ара җир үтәргә мәҗбүр итсә, аның белән ике ара үт»,— дигән (Маттай 5:41). Бу сүзләрдәге принципны эшебезгә карата ничек кулланып була? Көчегезне кызганыр урынына, кирәк булганны гына түгел, ә күбрәкне эшләр өчен юллар эзләгез. Максатлар куегыз, эшегезне сыйфатлырак яки тизрәк башкарырга тырышыгыз. Нәрсә генә — хәтта вак нәрсәләр эшләсәгез дә, бар көчегезне куеп эшләгез.

Ике ара үтсәгез, эшегезне күбрәк яратырсыз. Сәбәп нәрсәдә? Сезнең үзегезнең хуҗа булуыгызда. Сез күбрәкне мәҗбүриләп түгел, ә үз ихтыярыгыздан бирерсез (Филимунга 14). Моның турында Гыйбрәтле сүзләр 12:24 тә әйтелә: «Тырыш кеше хакимлек итәр, ә ялкау кеше кол булыр». Бәлки, безгә туры мәгънәдә коллар булырга я мәҗбүри рәвештә эшләргә туры килмәстер. Шулай да көчебезне кызгансак, үзебезне башкаларның кураена биюче кол итеп сизәрбез. Ә ике ара үткән кеше турында алай әйтеп булмый. Кирәгеннән күбрәкне үз иреге белән эшләгәнгә, ул үзенә-үзе хуҗа һәм үз ихтыярын үтәп яши.

ЭШЕГЕЗ ТИЕШЛЕ УРЫНДА БУЛСЫН

Тырышып хезмәт итү мактауга лаек, шулай да тормышыбызда аннан мөһимрәк нәрсә бар. Изге Язмаларда тырыш кеше мактап телгә алына (Гыйбрәтле сүзләр 13:4). Ләкин анда көне-төне эшләргә киңәш ителми. «Бер уч нигъмәткә канәгать булып, тыныч күңел белән яшәү күп хезмәт һәм күңел тынычлыгын сарыф итеп ирешелгән байлыктан яхшырак»,— дип әйтелә Вәгазьче 4:6 да. Бу сүзләр нәрсәне аңлата? Эшкә бирелгән кеше бар вакытын, көчен эшкә сарыф иткәнгә, беркайчан да үз хезмәтенең җимешен ура алмас. Ул байлыкка ирешергә теләп, «күңел тынычлыгын сарыф итәр», һәм аның эше мәгънәсез булыр.

Изге Язмалардагы киңәшләр безгә эшне тиешле урынга куярга булыша. Инҗилдә тырыш хезмәт мактап телгә алынса да, анда шулай ук «нәрсә мөһимрәк, шуны аера белегез» дип әйтелә (Филипиялеләргә 1:10). Ә нәрсә мөһимрәк соң? Мәсәлән, туганнар һәм дуслар белән аралашу. Ләкин Аллаһы Сүзен уку һәм язылганнар турында уйлану кебек рухи эшләр тагы да мөһимрәк.

Барысын тиешле урында тота белгән кеше эштән аеруча зур шатлык кичерә. «Минем элекке начальнигым эшкә дөрес караш белән карый, бу яктан ул яхшы үрнәк күрсәтә,— ди югарыда искә алынган Уильям.— Ул тырышып хезмәт итә һәм эшне сыйфатлы итеп башкара, шуңа күрә аның үз клиентлары белән яхшы мөнәсәбәтләр. Әмма көн азагында, эшне бетергәч, ул үзенең бөтен игътибарын инде эшенә түгел, ә гаиләсенә һәм гыйбадәт кылуга туплый белә. Һәм беләсезме нәрсә? Аның кебек бәхетле кешеләр бик аз!»