Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

 БРОШЮРА ТЕМАСЫ: | НИ ӨЧЕН ЯХШЫ КЕШЕЛӘР ГАЗАП ЧИГӘ?

Яхшы кешеләр газап чигә. Ни өчен?

Яхшы кешеләр газап чигә. Ни өчен?

Йәһвә * Аллаһы — Барлыкка Китерүче һәм Чиксез Кодрәт Иясе. Шуңа күрә күп кеше дөньядагы бар вакыйгалар өчен, шул исәптән бар явызлык өчен, Аллаһы җаваплы дип уйлый. Ләкин Изге Язмаларда хак Аллаһы турында нәрсә әйтелә? Игътибар итегез:

  •  «Ходай бар юлларында да гадел» (Мәдхия 144:17).

  •  «[Аллаһының] бөтен юллары гадел. Алла тугрылыклы, ялган юк Аңарда; Ул гадел һәм хак» (Канун 32:4).

  •  «Сез Йәһвәнең назлы хисләрен һәм шәфкатьле булуын күрдегез» (Ягъкуб 5:11).

Аллаһы газаплар җибәрми. Ә, бәлки, ул башкаларны яман эшләр кылырга этәрәдер? Һич тә юк! «Сынауларда беркем дә: „Мине Аллаһы сыный“,— димәсен»,— дип әйтелә Инҗилдә. Ни өчен? Чөнки «Аллаһыны явызлык кылырга этәреп булмый, һәм Аллаһы үзе дә беркемне явызлык кылырга этәрми» (Ягъкуб 1:13). Аллаһы беркемне дә яман эшләр кылырга этәреп сынамый. Аллаһы явызлык эшләми, башкаларны да моңа котыртмый. Алайса, кем я нәрсә газаплар өчен җаваплы?

КИРӘКМӘГӘН УРЫНДА КИРӘКМӘГӘН ВАКЫТТА БУЛУ

Изге Язмалар буенча, газапларның бер сәбәбе — көтелмәгән вакытта очраклы хәлгә эләгү (Вәгазьче 9:12). Көтелмәгән хәл я бәла-каза килеп чыкканда, берәр кеше зыян күрерме, юкмы икәне нәрсәгә бәйле? Бу аның нинди урында һәм нинди вакытта булуыннан тора. Якынча 2 000 ел элек Гайсә Мәсих бер бәла турында сөйләгән: бер манара авып 18 кешене үтергән (Лүк 13:1—5). Алар үз гөнаһлары аркасында үлемгә дучар булганмы? Юк, алар бу манара ауган мизгелдә аның янында булганга күрә генә вафат булган. Безнең көннәрдә дә бәла-казалар була. Мәсәлән, 2010 елның гыйнвар аенда Гаити утрауларында каты җир тетрәү булган. Гаити хөкүмәте хәбәр иткәнчә, 300 000 нән артык кешенең гомере өзелгән. Алар арасында төрле кешеләр булган. Шуны да әйтергә кирәк: теләсә кайсы кеше теләсә кайсы вакытта чирләп китәргә мөмкин.

Ни өчен Аллаһы яхшы кешеләрне бәла-казалардан якламый?

Берәрсе мондый сорау бирер: «Аллаһы андый бәла-казалар булмасын өчен чаралар күрә алмыймыни? Ни өчен ул яхшы кешеләрне якламый?» Моны эшләр өчен, Аллаһы һәлакәтнең булачагын алдан белергә тиеш. Әлбәттә, Аллаһы киләчәкне алдан күрә ала, ләкин Аллаһы алдан күрү сәләтен һәрвакыт кулланамы? (Ишагыйя 42:9)

Зәбур китабында болай дип әйтелә: «Безнең Алла күкләрдә, Үзе теләгәнен тудыра» (Мәдхия 113:11). Йәһвә үзе башкара алганның барысын түгел, ә кирәк дип санаганны  гына эшли. Бу алдан күрү сәләтенә дә кагыла. Мәсәлән, борынгы Содом һәм Гомора шәһәрләрендә явызлык киң таралгач, Аллаһы Ибраһим пәйгамбәргә болай дигән: «Шунда иңеп, Миңа килеп ирешкәннең дөресме-түгелме, гөнаһлары бармы-юкмы икәнен беләчәкмен» (Яратылыш 18:20, 21). Димәк, берникадәр вакыт Йәһвә бу шәһәрләрдә явызлыкның никадәр таралганын белмәскә булган. Кайвакыт Йәһвә үзенең алдан күрү сәләтен кулланмый (Яратылыш 22:12). Бу аның камил булмавын я кимчелеге булуын бер дә аңлатмый. «Аның эшләре камил», шуңа күрә Аллаһы киләчәкне күрә белү сәләтен үз ниятен исәпкә алып куллана. Ул кешеләрне берәр юлны сайларга беркайчан да мәҗбүр итми (Канун 32:4). Нинди нәтиҗә ясап була? Аллаһы үз сәләтен сайлап һәм үзе теләгәнчә куллана.

Ни өчен Аллаһы яхшы кешеләрне җинаятьчелектән якламый?

КЕШЕЛӘР ГАЕПЛЕМЕ?

Явызлык өчен җаваплылык өлешчә кешеләр өстендә ята. Кешене начар эш кылырга нәрсә этәрә? Инҗилдә: «Һәркемне үз теләге кызыктырып юлдан яздыра, һәм шулай итеп кеше сынала. Шуннан соң теләк, үсә барып, гөнаһ тудыра, ә кылган гөнаһ үлемгә китерә»,— дип әйтелә (Ягъкуб 1:14, 15). Кеше урынсыз теләкләргә я начар һәвәскә бирелсә, ачы җимешләр татыячак (Римлыларга 7:21—23). Тарихтан күренгәнчә, кешеләр, коточкыч җинаятьләр кылып, башкаларга зур газаплар китергән. Моннан тыш, явыз кешеләр башкаларга тәэсир итеп аларны аздыра ала. Нәтиҗәдә, явызлык үрчи бара (Гыйбрәтле сүзләр 1:10—16).

Кешеләр, коточкыч җинаятьләр кылып, башкаларга зур газаплар китергән

Аллаһы кешеләрнең явызлык кылуларын тыярга тиешме? Кеше нинди итеп барлыкка китерелгән? Изге Язмаларда әйтелгәнчә, Аллаһы кешеләрне үз сурәтендә барлыкка китергән, ягъни үзенә охшаш итеп яраткан (Яратылыш 1:26). Кешеләргә ихтыяр иреге бирелгән, һәм без Аллаһыны яратыргамы һәм, аның карашында яхшы булганны эшләп, аңа тугрылык сакларгамы, юкмы икәнен сайлый алабыз (Канун 30:19, 20). Аллаһы кешеләрне берәр юл сайларга мәҗбүр иткән булса, ул безне ихтыяр иреге бүләгеннән мәхрүм итмәс идеме? Ул чакта кешеләр роботлар кебек булып билгеле бер программа буенча гына эш итәр иде! Тормышыбыз һәм эшләребез язмыш, я тәкъдир, буенча барган булса, шуны ук әйтеп булыр иде. Аллаһы, үзебезгә тормыш юлын сайларга мөмкинлек биреп, безгә хөрмәт күрсәтә. Без моңа бик шатбыз! Ләкин кешеләрнең үз юлын сайлый алулары үзләренең хаталары һәм начар карарлары аркасында булган зыян мәңге булачак дигән сүз түгел.

ГАЗАПЛАРНЫҢ СӘБӘБЕ — КАРМАМЫ?

Бу брошюраның тышлыгында язылган сорауны индуизм я буддизм диннәрендә үскән  кешегә бирсәгез, сез, бәлки, мондый җавап ишетерсез: «Яхшы кешеләр карма кануны буенча газап чигә. Алар үткән тормышларында кылган гамәлләренең нәтиҗәләрен татыйлар» *.

Әйдәгез, Изге Язмаларда үлем турында нәрсә әйтелгәнен исәпкә алып, карма тәгълиматы турында уйланыйк. Кешелекнең борынгы ватаны Гадән бакчасында Барлыкка Китерүче беренче кеше Адәмгә болай дигән: «Бакчадагы теләгән һәр агачның җимешен ашарга рөхсәт, әмма яхшылыкны һәм яманлыкны таныта торган белем агачыннан ашама, чөнки ул агачның җимешен ашаган көнне үк мотлак үләчәксең» (Яратылыш 2:16, 17). Йәһвә Аллаһыны тыңлап, гөнаһ кылмаса, Адәм мәңге яшәр иде. Үлем — Аллаһының әмеренә тыңламаучанлык өчен җәза. Адәмнең балалары тугач, «үлем барлык кешеләргә күчкән» (Римлыларга 5:12). Шулай итеп, «гөнаһ өчен әҗер — үлем» дип әйтеп була (Римлыларга 6:23). Изге Язмалар буенча, «үлгән кеше гөнаһтан азат» (Римлыларга 6:7). Башка сүзләр белән әйткәндә, кешеләр үлгәч, үз гөнаһлары өчен түләми.

Миллионлаган кеше бүген газапларның булуын карма белән аңлата. Андый кешеләр, гадәттә, үзләренең һәм башкаларның газапларына тормыштан зарланмыйча карый. Ләкин бу тәгълимат буенча, газапларның бетәчәгенә өмет юк. Бу тәгълиматка ышанган кешеләрнең өйрәтүләре буенча, газаплардан бердәнбер котылу — әдәп нормалары буенча яшәү аша һәм махсус белемгә ия булу аша кат-кат яңадан туудан азат ителү. Әйе, бу карашлар Изге Язмаларда язылганнан бик нык аерылып тора *.

ГАЗАПЛАРНЫҢ ТӨП СӘБӘБЕ

Газапларның төп сәбәпчесе — «бу дөньяның идарәчесе» Шайтан Иблис (Яхъя 14:30). Сез моны белә идегезме?

Ләкин явызлыкның төп сәбәбе кешеләрдә түгел, ә Шайтан Иблистә. Башта ул Аллаһының тугры фәрештәсе булган, ләкин «хакыйкатьне тотмаган» һәм дөньяга гөнаһ керткән (Яхъя 8:44). Ул Гадән бакчасында кешеләрне фетнәгә котырткан (Яратылыш 3:1—5). Гайсә аны «явыз» һәм «бу дөньяның идарәчесе» дип атаган (Маттай 6:13; Яхъя 14:30). Кешеләрнең күбесе Йәһвәнең яхшы юлларын кире кагып Шайтанга иярә (1 Яхъя 2:15, 16). «Бөтен дөнья Явызның хакимлеге астында тора»,— дип әйтелә 1 Яхъя 5:19 да. Шайтанга кушылган һәм явызлык юлына баскан башка рухи затлар да бар. Инҗилдә Шайтан һәм аның җеннәре «бөтен дөньяны юлдан яздырып» тора һәм «җиргә... кайгы» китерә дип әйтелә (Ачылыш 12:9, 12). Шулай итеп, газаплар өчен беренче чиратта Шайтан Иблис гаепле.

Әйе, кешеләр кичергән газаплар өчен Аллаһы җаваплы түгел, һәм ул бу газапларны җибәрми. Киресенчә, ул явызлыкны юк итәргә вәгъдә итә. Моның турында киләсе мәкаләдә сүз барачак.

^ 3 абз. Изге Язмалар буенча, Йәһвә — Аллаһының исеме.

^ 16 абз. Карма кануны дигән тәгълимат турында күбрәк белер өчен, «Кеше үлгәч, аның белән нәрсә була?» (рус) дигән брошюраның 8—12 нче битләрен карагыз. Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган.

^ 18 абз. Үлгәч, кеше белән нәрсә була һәм аның нинди өмете бар? Нәрсә әйтелә Изге Язмаларда? Моны белер өчен «Кеше үлгәч, аның белән нәрсә була?» (рус) дигән брошюраның 22—28 нче битләрен карагыз.