Үлгән якыннарыбызның нинди өметләре бар?
БЕРНИЧӘ ел элек бер корей газетасында «Күркәм Шим Чон Гайсә пәйгамбәр турында бернәрсә дә белмәгән. Ул тәмугта җәфаланамы?» дигән кызыксындыручы сүзләр бастырылган булган («The Chosun Ilbo»).
Бу сорауга җавап бирү җиңел түгел, чөнки Шим Чон исемле яшь хатын-кыз корей халкының әкиятләрендә искә алына. Ул үз гомерен сукыр әтисенә ярдәм итүгә багышлаган булган, шуңа күрә ул Кореядә яшәүче һәркемгә таныш. Аны инде озак вакыт мактап телгә алалар. Шим Чонны үз әтисен яраткан кызның үрнәге итеп тоталар.
Шим Чон мәсихче булып суга чумдырылмаса да, аның кебек кешеләрне тәмугта җәзалау гаделсезлек һәм хәтта җирәнгеч нәрсә дип саныйлар күп кенә кешеләр. Ни өчен? Чөнки, фаразлар буенча, Шим Чон Гайсә пәйгамбәр турындагы хәбәр аның авылына ирешкәнче үлгән булган.
Теге газетада бер рухани биргән интервью да китерелә. Аңардан: «Гайсәне белергә мөмкинлекләре булмаган кешеләр тәмугта җәфаланамы?» — дип сораганнар. Ул нинди җавап биргән? «Без белмибез,— дип әйткән ул. — Фаразлар гына кыласы кала. Әмма Аллаһы Тәгалә, күрәсең, андый кешеләр өчен берәр нәрсә әзерләп куйгандыр».
КОТЫЛУ ӨЧЕН ТАЛӘПМЕ?
Католикларның бер энциклопедиясендә болай дип әйтелә: «Суга чумдырылу — котылу өчен таләп. Гайсә үзе: „Кеше судан һәм рухтан тумаса, Аллаһы Патшалыгына керә алмас“,— дигән (Ях 3:5)» («The New Catholic Encyclopedia»). Шуңа күрә шактый күп кеше суга чумдырылмыйча үлгән кешеләр тәмугта яисә башка берәр җирдә җәфалана дип ышана.
Башка кешеләр исә андый тәгълиматны акылга сыймаслык нәрсә дип саный. Миллионлаган кеше Изге Язмалар турында берни дә белмичә вафат булган. Алар мәңге җәфаланалармы? Изге Язмаларда моның турында нәрсә әйтелә?
ИЗГЕ ЯЗМАЛАР ӨМЕТ БИРӘ
Аллаһының аның әмерләрен белмәгән кешеләргә карата карашын Изге Язмалардан ап-ачык күреп була. Рәсүлләр 17:30 дагы сүзләр безне: «Аллаһы кешеләрнең андый наданлык заманнарына игътибар итмичә торды»,— дип ышандыра. Алайса, Изге Язмалар буенча, Аллаһы турында белем ала алмыйча үлгән кешеләрнең нинди өметләре бар?
Бу сорауга җавапны Гайсәнең әйткән сүзләреннән алып була. Аның белән бергә баганада эленеп торган бер җинаятьче: «Гайсә, үз Патшалыгыңа килгәч, мине исеңә төшер»,— дигәннән соң, Гайсә: «Хак сүз әйтәм сиңа бүген: син минем белән бергә оҗмахта булачаксың»,— дип җавап кайтарган (Лүк 23:39—43).
Гайсәнең бу җинаятьче күккә менәчәк дип әйтәсе килгәнме? Юк, чөнки ул җинаятьче судан һәм рухтан «яңадан тумаган» булган. Ә күктәге Патшалыкка керер өчен туарга кирәк (Яхъя 3:3—6). Гайсәнең бу җинаятьче яңадан, оҗмахта, яшәячәк дип әйтәсе килгән. Яһүди буларак, ул кеше, күрәсең, җирдә кайчандыр булган оҗмах — Гадән бакчасы турында белгән. Бу бакча турында Тәүратның беренче китабында әйтелә (Яратылыш 2:8). Гайсә үз вәгъдәсен биргәннән соң, шул җинаятьчедә җирдә яңадан торгызылачак оҗмахта терелүгә өмет чаткысы кабынып киткән.
Дөресендә, Изге Язмаларда «тәкъва кешеләр дә, тәкъва булмаганнар да үледән тереләчәк» дигән вәгъдә бирелә (Рәсүлләр 24:15). «Тәкъва булмаганнар» — Аллаһы Тәгаләнең ихтыярын белмәгәнгә аның нормаларын үтәмичә яшәгән кешеләр. Гайсә пәйгамбәр теге «тәкъва булмаган» җинаятьчене дә, үлемгә кадәр Аллаһы ихтыярын белмәгән миллионлаган, бәлки, миллиардлаган кешеләрне дә терелтәчәк. Җирдәге оҗмахта яши башлагач, алар Аллаһы нормалары белән танышачак, шулай ук аларга аның әмерләрен үтәргә теләгәннәрен һәм аны яратканнарын исбатларга мөмкинлек биреләчәк.
«ТӘКЪВА БУЛМАГАННАР» КАЙЧАН ТЕРЕЛӘЧӘК?
«Тәкъва булмаганнар» терелгәч, аларны үлгәнче кылган гөнаһлары өчен хөкем итәчәкләрме? Юк. Римлыларга 6:7 дә: «Үлгән кеше гөнаһтан азат»,— диелә. «Тәкъва булмаганнар» үлгәч үз гөнаһларыннан азат булачак. Шуңа күрә аларны үлгәнчегә кадәр башкарган эшләре өчен түгел, ә терелгәннән соң кылган эшләре өчен хөкем итәчәкләр. Аларны нинди киләчәк көтә?
Терелгәннән соң «тәкъва булмаганнарга» Аллаһы кануннары белән танышырга мөмкинлек биреләчәк. Ул вакытта «язма төргәкләр ачылып куелачак». Аннары аларны эшләренә, ягъни Аллаһы кануннарын үтәүләренә, карап хөкем итәчәкләр (Ачылыш 20:12, 13). «Тәкъва булмаганнарның» күбесенә Аллаһы ихтыяры белән танышып һәм аны үтәп җирдә мәңге яшәү мөмкинлеге беренче тапкыр биреләчәк.
Изге Язмаларның шушы тәгълиматын белеп, күп кенә кешеләр Аллаһыга яңадан ышана башлаган. Ён Суг исемле хатын-кызның мисалына кагылып китик. Аны ашкынучан католик итеп тәрбияләгәннәр, ә туганнарының кайберләре руханилар булган. Монахиня булырга теләгәнгә, ул монастырьга киткән. Соңрак ул монастырьны калдырган, чөнки анда башкарыла торган эшләрне күреп аның өмете өзелгән. Ләкин китүенең төп сәбәбе тәмуг тәгълиматын кабул итәргә теләмәү булган, чөнки ул кешеләрне утлы тәмугта җәфалау гаделсез һәм мәрхәмәтсез эш дип санаган.
Шуннан соң Йәһвә Шаһитләренең берсе Ён Сугка Изге Язмалардан: «Тереләр үләчәкләрен беләләр, ә үлеләр бернәрсә дә белмиләр; үлеләр өчен инде дөньяда аласы әҗер юк»,— дигән сүзләр ачып укыган (Вәгазьче 9:5). Шул Йәһвә Шаһите аңа үлгән якыннары тәмугта җәфаланмый икәнен аңлаткан: алар терелгәнчегә кадәр үлем йокысы белән йоклый.
Күп кенә кешеләрнең Изге Язмалардагы хакыйкатьне белмәгәннәрен аңлагач, Ён Суг Маттай 24:14 тәге сүзләр буенча эш итә башлаган: «Бар халыкларга шаһитлек бирелсен өчен, Патшалык хакындагы бу яхшы хәбәр бөтен җиһанда вәгазьләнер, һәм шунда ахыр килер». Бүген ул яхшы хәбәрне вәгазьләп һәм башкалар белән Изге Язмаларга нигезләнгән өметен уртаклашып йөри.
«АЛЛАҺЫ КЕШЕЛӘРНЕ АЕРМЫЙ»
Инҗилдә болай дип әйтелә: «Аллаһы кешеләрне аермый, ләкин үзеннән куркучыны һәм тәкъвалык кылучыны, ул кайсы гына халыктан булмасын, хуп күрә» (Рәсүлләр 10:34, 35). «Дөреслекне һәм изгелекне сөюче» Аллаһыдан һәр кеше шундый камил гаделлекне көтә дә! (Мәдхия 32:5)