Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Изге Язмалар нигезендә җаваплар

Изге Язмалар нигезендә җаваплар

Гайсә пәйгамбәр киләчәктә нәрсә эшләячәк?

Б. э. 33 елында Гайсә пәйгамбәр үлгән, үледән терелгән һәм күккә күтәрелгән булган. Шактый күп вакыт үткәч, аның Атасы Гайсәгә хакимлек биргән булган: Гайсә Патша булып идарә итә башлаган (Данил 7:13, 14). Киләчәктә Гайсә, Патша буларак, җирдә тынычлык урнаштырачак һәм ярлылыкны җиңәчәк. (Мәдхия 71:7, 8, 13 укыгыз.)

Гайсә Патша җирне гаделсезлектән арындырачак

Гайсә пәйгамбәр, кешелекнең Патшасы булып, күп могҗизалар кылачак. Хакимлеккә ия булгач, ул кешеләрне камиллеккә китерәчәк. Нәтиҗәдә, кешеләр җирдә мәңге яшәячәк: алар картлыкны да, үлемне дә күрмәячәк. (Яхъя 5:26—29; 1 Көринтлеләргә 15:25, 26 укыгыз.)

Бүген Гайсә нәрсә эшли?

Безнең көннәрдә Гайсә бөтендөнья вәгазь эшен җитәкли. Бу эшне аның чын шәкертләре башкара. Алар кешеләргә килеп китеп, Изге Язмаларда Аллаһы Патшалыгы турында язылганнарны күрсәтә. Гайсә пәйгамбәрнең сүзләре буенча, ул үз шәкертләренә бу эшне башкарырга булышып торачак. Ул моны Аллаһы Патшалыгы җирдәге бар хөкүмәтләрне юк иткәнче эшләячәк. (Маттай 24:14; 28:19, 20 укыгыз.)

Чын мәсихчеләрнең җыелышы аша Гайсә кешеләргә тормышларын яхшыртырга булыша. Ул моны Аллаһы бу дөнья төзелешен юк иткәнче һәм үзе вәгъдә иткән яңа дөньяны урнаштырганчы эшләячәк. (2 Петер 3:7, 13; Ачылыш 7:17 укыгыз.)