Изге Язмалар нигезендә җаваплар
Гайсәнең үлеме безгә ничек кагыла?
Кешеләрне барлыкка китергәндә, Аллаһы аларның җирдә мәңге яшәвен теләгән. Аллаһының нияте буенча, кешеләр чирләрдән газапланмыйча һәм үлмичә яшәргә тиеш булган. Ләкин беренче кеше Адәм Барлыкка Китерүчене тыңламаган һәм мәңге яшәү мөмкинлеген югалткан. Без Адәмнең балалары, шуңа күрә безгә аңардан үлем күчкән (Римлыларга 5:8, 12; 6:23). Хак Аллаһы Йәһвә Гайсә пәйгамбәрне җиргә җибәргән. Гайсә үлгән һәм шулай итеп кешеләргә Адәм югалтканны кайтарган. (Яхъя 3:16 укыгыз.)
Гайсә, кешеләр мәңге яши алсын өчен, үлгән. Җирдә мәңге тормыш булганда, дөнья нинди булачак?
Гайсәнең үлеме нигезендә Аллаһы гөнаһларыбызны кичерә һәм безгә чиксез тормыш бирә ала. Изге Язмаларда киләчәктә җирдә нинди тормыш булачагы күрсәтелә: картлык, авырулар һәм үлем инде булмаячак. (Ишагыйя 25:8; 33:24; Ачылыш 21:4, 5 укыгыз.)
Без Гайсәнең үлемен ничек искә алырга тиеш?
Үлеме алдындагы кичне Гайсә үз шәкертләренә үзенең үлемен искә алуны гади тәртип буенча үткәрергә кушкан. Ел саен Гайсәнең үлемен искә алып, без Гайсәнең һәм Йәһвәнең кешеләрне яратуы турында уйлана алабыз. (Лүк 22:19, 20; 1 Яхъя 4:9, 10 укыгыз.)
Быел Гайсә үлемен искә алу кичәсе дүшәмбе, 14 апрельдә кояш баегач үткәреләчәк. Без сезне дә бу очрашуга чакырабыз. (Римлыларга 1:11, 12 укыгыз.)