Алар «таулардан бакыр чыгарган»
Археологларның бер төркеме Яһүдиянең аулак урынының тарлавыкларында һәм мәгарәләрендә тикшеренүләр үткәргән булган. Алар, текә кыя өстенә менеп, бер мәгарә янына килгән. Бәлки, алар кыйммәтле берәр нәрсә, мәсәлән, борынгы әйберләр я Үле диңгез янында табылган төргәкләргә охшаш кулъязмалар табарга өметләнгәндер. Алар тапкан кыйммәтле табылдыклар соңрак Нахал-Мишмар хәзинәсе дип аталган булган.
ТАРЛАВЫКЛАРДА яшеренеп яткан һәм мүкләнеп беткән бу табылдыклар 1961 елның март аенда ачылган булган. Алар арасында 400 дән артык әйбер, мәсәлән, таҗлар, патша жезллары, инструментлар, чукмарлар һәм сугыш кораллары булган. Боларның күбесе бакырдан ясалган. Тәүратның Яратылыш китабында 4:22 дә Түбәл-Кабил «бакыр һәм тимердән кораллар коеп ясау остасы иде» дип әйтелә. Шуңа күрә Изге Язмаларны укучы кешеләрне бу табылдыклар кызыксындыра.
Бу хәзинәнең барлыкка килүе турында әйткәндә, күп нәрсә билгесез. Шулай да бу табылдыклар ярдәмендә без шуны әйтә алабыз: бакырны Изге Язмаларда искә алынган җирләрдә борынгы заманнардан бирле казып чыгарганнар, эреткәннәр һәм койганнар.
ВӘГЪДӘ ИТЕЛГӘН ҖИРДӘГЕ БАКЫР
Исраиллеләр Вәгъдә ителгән җиргә керер алдыннан, Муса аларга: «[Җирнең] тауларыннан бакыр чыгарып була»,— дип әйткән (Канун 8:7—9). Археологлар Исраилдә һәм Иорданиядә Фейнан, Тимна һәм Кирбат эн-Нахас кебек бакырны чыгару һәм эретү берничә борынгы урыннарын ачкан. Бу урыннар нәрсә раслый?
Фейнан һәм Тимна җирләре сай чокырлар белән тулы. Бу чокырлардан ким дигәндә 2 000 ел дәвамында бакыр чыгарылган булган. Хәтта безнең көннәрдә дә бу җиргә килүчеләр анда-монда яткан бакыр катнаш ташларның яшел төсле кисәкләрен таба. Борынгы кешеләрнең эшләре авыр булган: алар таш коралларны кулланып кыя өстен чокып бакыр чыгарган. Кыя өстендә бакыр беткәч, алар тимер кораллар белән мәгарәләрне киңәйтеп һәм тирән шахталар вә тоннельләрне казып тирәнрәк җирләрдән бакыр чыгарган. Андый металл чыгару эшләре турында Изге Язмаларның Әюб китабында языла (Әюб 28:2—11). Бу бик авыр эш булган; чынында, III — V гасырларда Рим хөкүмәте иң явыз җинаятьчеләрне һәм төрмәдә утырган башка кешеләрне Фейнан дип аталган бакыр чыгару урынында эшләткән.
Кирбат эн-Нахаста («Бакырның калдыклары» дигән мәгънә белдерә) шлакның зур өемнәрен тапканнар. Күрәсең, бу урында бакырны зур күләмдә эреткән булганнар. Белгечләрнең фикеренчә,
руданы анда Фейнан һәм Тимна кебек якындагы бакыр чыгару урыннарыннан китергәннәр. Бакырны рудадан аерып чыгарыр өчен, өрдергечләр һәм торбалар кулланып 8—10 сәгатьләр дәвамында агач күмере утының температурасын 1 200°С кадәр күтәргәннәр. Гадәттә, 5 килограмм рудадан якынча 1 килограмм бакыр чыккан. Бу бакырдан төрле әйберләр ясаганнар.БОРЫНГЫ ИСРАИЛДӘГЕ БАКЫР
Синай тавында Йәһвә Аллаһы, чатырны төзүгә кагылышлы күрсәтмәләр биргәндә, бу җирләрдә чыгарылган ялтыравык металлны кулланырга кушкан. Соңрак, Иерусалимда гыйбадәтханә төзелгәндә дә, ул бакырны кулланырга боерык биргән (Чыгыш, 27 бүлек). Исраиллеләр тимерчелек эшен әле Мисырга килгәнче белгәндер я бу эшкә анда өйрәнгәндер. Һәрхәлдә, Мисырдан чыккач, алар бозау сынын инде коеп ясый белгән. Алар шулай ук чатырда хезмәт итү өчен кирәкле күп бакыр әйберләр, мәсәлән, юынгыч, чүлмәкләр, җамаяклар, көрәкләр һәм чәнечкәләр ясый белгән (Чыгыш 32:4).
Соңрак чүл буйлап йөргәндә, халык манна ашый килмәвеннән һәм су җитмәвеннән зарланган. Ул вакытта алар, бәлки, бакырга бай җир Пунон (бүген, күрәсең, Фейнан) тирәсендә булган. Аларны җәзалар өчен, Йәһвә алар арасына агулы еланнар җибәргән. Еланнарның чагуыннан күп кеше үлгән. Исраиллеләр тәүбә иткәч, Муса Йәһвәдән халык өчен үтенгән, һәм Аллаһы пәйгамбәргә бакырдан елан ясарга һәм аны биек колга очына беркетеп куярга кушкан. Тәүратта: «Елан чаккан һәркем, аңа карап, исән калды»,— дип әйтелә (Саннар 21:4—10; 33:43).
СӨЛӘЙМАН ПАТШАНЫҢ БАКЫРЫ
Сөләйман патша, Иерусалимда гыйбадәтханә төзегәндә, бакырны бик зур күләмдә кулланган. Бу бакырның зур өлешен аның әтисе Давыт Сурияне яулап алганнан соң шул җирләрдән алып кайткан булган (1 Елъязма 18:6—8). Бакырдан ясалган «коелма диңгезнең» күләме, ягъни руханилар юына торган зур юынгычның күләме,— якынча 66 000 литр, ә авырлыгы, бәлки, якынча 30 тонна булгандыр (3 Патшалык 7:23—26, 44—46). Гыйбадәтханәнең ишегалдында ике шактый зур бакыр колонна торган. Шул куыш эчле колонналарның калынлыгы — 7,5 сантиметр, диаметры — 1,7 метр, ә биеклеге 8 метр булган. Колонналарның капительләре, ягъни фигуралы өске өлешләре, 2, 2 метр биеклектә булган (3 Патшалык 7:15, 16; 2 Елъязма 4:17). Уйлап кына карагыз, шул әйберләрне ясар өчен никадәр күп бакыр кирәк булган!
Бакырны шулай ук Изге Язмалар язылган вакытта да көндәлек тормышта киң кулланганнар. Мәсәлән, Изге Язмаларда бакырдан ясалган сугыш кораллары, богаулар, музыкаль инструментлар һәм ишекләр турында әйтелә (1 Патшалык 17:5, 6; 4 Патшалык 25:7; 1 Елъязма 15:19; Мәдхия 106:16). Гайсә пәйгамбәр янчыкка салынган «бакыр тәңкәләр» турында сөйләгән, ә рәсүл Паул «бакырчы Искәндәрне» искә алган (Маттай 10:9; 2 Тимутигә 4:14).
Изге Язмалар язылган вакыттагы бакыр чыгару урыннары, шул исәптән Нахал-Мишмар серле хәзинәсе турында әйткәндә, археологларны һәм тарихчыларны күп сораулар кызыксындыра. Шулай да шул билгеле: Изге Язмалардан күренгәнчә, исраиллеләргә мирас итеп бирелгән җир чыннан да «бәрәкәтле җир» булган, һәм бу җирнең «тауларыннан [алар] бакыр чыгарган» (Канун 8:7—9).