Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ИЗГЕ ЯЗМАЛАР ТОРМЫШНЫ ҮЗГӘРТӘ

«Мин үз яшәү рәвешем турында җитди уйлана башладым»

«Мин үз яшәү рәвешем турында җитди уйлана башладым»
  • ТУУ ЕЛЫ: 1941

  • ТУГАН ИЛЕ: АВСТРАЛИЯ

  • ҮТКӘНДӘ: ТӘМӘКЕ ТАРТУЧЫ, ЭЧКЕЧЕ КЕШЕ

ТӘРҖЕМӘИ ХӘЛ.

Мин Австралиянең Яңа Көньяк Уэльс дип аталган штатындагы Уориа́лда исемле кечкенә бер шәһәрдә үстем. Бу шәһәрдә фермерлар яши иде. Аларның сарык һәм эре мөгезле маллары, игеннәре һәм бакчалары бар иде. Шәһәр үзе чиста һәм тыныч иде.

Гаиләдәге балаларның иң олысы буларак, мин 13 яшемдә гаиләмә булышыр өчен эшкә урнаштым. Белемем әз булганга, фермаларда эшләдем һәм 15 яшемдә кыргый атларны кулга ияләштереп мал карап йөрдем.

Фермаларда эшләү миңа файда да, зыян да китерде. Бер яктан бу эш миңа шатлык китерә иде, һәм мин тирә-як белән сокланып йөри идем. Төнлә учак янында ай һәм йолдызлы күккә карап утырганда, кичке йомшак җил тирә-яктагы җирләрдән тәмле исләр китерә иде. Андый очракларда мин бар бу гаҗәеп нәрсәләрне Булдыручы булырга тиеш дип уйлап утыра идем. Икенче яктан, фермалардагы эш миңа зыян да китерде. Мин еш кына башкаларның сүгенүен ишетә идем һәм җиңел генә тәмәке тартуга ияләшеп киттем. Тиздән бу ике гадәт тормышымның аерылгысыз бер өлеше булып китте.

18 яшемдә мин Сиднейга киттем. Армиягә барасым килгән иде дә, белемем аз булганга, алмадылар. Шуңа күрә мин бер эш таптым да Сиднейда ел буе яшәдем. Шул вакытта мин беренче тапкыр Йәһвә Шаһитләре белән очраштым. Алар мине җыелыш очрашуына чакырдылар, һәм мин аларның бер очрашуына барып килдем. Мин шунда ук шуны аңладым: алар хакыйкатькә өйрәтә.

Әмма тиздән мин Сиднейдан китәргә булдым һәм, Квинсленд штатындагы Гундивинди исемле кечкенә шәһәргә барып, анда төпләндем. Мин үземә бер эш таптым, өйләндем, ләкин, кызганычка каршы, эчә башладым.

Безнең ике улыбыз туды. Шунда мин үз яшәү рәвешем турында җитди уйлана башладым. Йәһвә Шаһитләренең очрашуында Сиднейда ишеткән сүзләр әле дә хәтеремдә саклана иде, һәм мин нәрсә дә булса эшләргә булдым.

Мин «Күзәтү манарасы» журналының бер иске санын таптым да, Австралиядәге Йәһвә Шаһитләре филиалының адресын табып, ярдәм сорап хат яздым. Хатыма җавап булып, яныма бер игелекле һәм яратучан Шаһит килеп китте. Тиздән ул минем белән Изге Язмаларны өйрәнә башлады.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАР ТОРМЫШЫМНЫ ҮЗГӘРТТЕ.

Изге Язмалардан белем алган саен тормышымда зур үзгәрешләр ясарга кирәклеген күрә башладым. Миңа аеруча 2 Көринтлеләргә 7:1 дәге сүзләр бик нык тәэсир итте. Анда «тән белән рухны нәҗесли торган һәр нәрсәдән үзебезне сафландырыйк» дигән сүзләр язылган иде.

Мин тәмәке тартуымны һәм эчүемне ташларга булдым. Мондый үзгәрешләрне ясау әллә ни җиңел булмады, чөнки бу гадәтләр тормышымның аерылгысыз бер өлеше булып инде озак вакыт тора иделәр. Әмма мин Аллаһыны шатландыра торган яшәү рәвешен алып барырга тәвәккәл идем. Миңа Римлыларга 12:2 дәге сүзләр аеруча нык ярдәм итте: «Бу дөнья төзелешенең гадәтләре буенча эш итмәгез, ә акылыгызны яңарту аша үзегезне үзгәртә барыгыз». Мин шуны аңладым: гадәтләремне үзгәртер өчен фикер йөртү рәвешемне үзгәртергә һәм, гадәтләремә Аллаһы карашы белән карап, аларны зыянлы дип саный башларга кирәк. Аның ярдәме белән мин тәмәке тартуымны ташладым һәм артык эчми башладым.

«Мин шуны аңладым: гадәтләремне үзгәртер өчен фикер йөртү рәвешемне үзгәртергә кирәк»

Әмма сүгенү гадәтемне ташлау күпкә авыррак булды. Изге Язмаларда Эфеслеләргә 4:29 дагы: «Авызыгыздан һичнинди черек сүз чыкмасын»,— дигән киңәшне мин бик яхшы белә идем. Шулай да, сүгенү гадәтемне шунда ук ташлап булмады. Миңа Ишагыйя 40:26 дагы сүзләр турында уйлану ярдәм итте. Йолдызлы күкләр турында анда болай дип әйтелгән: «Күзләрегезне югарыга күтәреп карагыз. Моның барысын кем барлыкка китергән? Йолдызлар гаскәрен санап чыгаручы һәм аларның барысын исемнәре буенча атаучы Шәхес. Аның куәтенең күплеге һәм бөек кодрәте ярдәмендә алар бөтенесе үз урыннарында». Мин мондый нәтиҗәгә килдем: әгәр дә Аллаһының мин карап торырга яраткан гаять зур Галәмне булдырырга кодрәте бар икән, ул, һичшиксез, миңа үзгәрешләр ясарга һәм үзенә яраклы булып яшәргә көч бирә ала. Күп кенә дога кылып һәм күп кенә тырышлыклар куеп, мин әкрен-әкрен генә үз сөйләвемне контрольдә тотарга өйрәндем.

ТОРМЫШЫМ ЯХШЫРДЫ.

Мал карап йөрүче булып эшләгәнгә һәм фермада нибары берничә кеше генә булганга, минем кешеләр белән аралашыр өчен әллә ни күп мөмкинлегем булмады. Шулай да, Йәһвә Шаһитләренең очрашуларында катнашып мин үз фикерләремне аңлатып бирергә өйрәндем. Анда бирелгән өйрәтү мине шулай ук башка кешеләргә Аллаһы Патшалыгы турындагы яхшы хәбәрне сөйләргә сәләтле итте (Маттай 6:9, 10; 24:14).

Соңгы берничә ел мин җыелышта өлкән булып хезмәт итәм. Кардәшләремә көчемнән килгәнчә булышу үзем өчен хөрмәт дип саныйм.

Миңа, аз белемле кешегә, белем алырга рөхсәт иткәне өчен Йәһвәгә рәхмәтләр укып торам (Ишагыйя 54:13). Гыйбрәтле сүзләр 10:22 дә: «Раббының фатихасы — кешене баета»,— дип әйтелгән. Мин бу сүзләр белән тулысынча ризамын.