Сез беләсезме?
Ни өчен борынгы Нинәвә «кан коя торган шәһәр» дип аталган булган?
Ассирия империясенең башкаласында — Нинәвәдә бөек гыйбадәтханәләр, сарайлар булган. Бу куәтле шәһәрнең урамнары киң, ә стеналары зур булган. Наум пәйгамбәр аны «кан коя торган шәһәр» дип атаган (Наум 3:1).
Бу тиешле исем булган, чөнки Нинәвәдәге Сеннахирим сараендагы барельефлар ассириялеләр кансыз булганын раслый. Барельефларның берсендә мондый рәсем төшерелгән: бер җәберләүче тоткынның телен өзеп тарта; тоткын җирдә ята, аның куллары артка бәйләнгән һәм башка залимнәр аны тотып тора. Ассириялеләр, барельефлардагы мактанып язган язулар буенча, әсирләрнең борыннарына һәм иреннәренә ыргак эләктергәннәр һәм ыргакка бау бәйләп әсирләрне тартып алып барган. Җиңелгән башлыкларның муеннарына коточкыч «муенса» кидергәннәр. Бу «муенса» башлык патшаларының башларыннан ясалган булган.
Ассирия буенча белгеч Арчибальд Генри Сейс ассириялеләрнең никадәр кансыз булганнарын болай дип сурәтли: «Яулап алынган җирләрдә кеше башларыннан „таулар“ калган; малайларны һәм кызларны тере килеш яндырганнар я тагы да катырак җәза өчен үтермичә калдырганнар; ирләрне казыкка утыртканнар, тере килеш тирләрен тунаганнар, аларны сукырайтканнар, кулларын, аякларын чабып һәм күзләрен, колакларын кисеп алганнар».
Яһүд өйләренең түбә кырыена саклагыч такта нинди максат белән куелган?
Аллаһы яһүдләргә мондый әмер биргән: «Яңа йорт төзегәндә түбә кырыена саклагыч такта куй, шулай эшләсәң, кем дә булса шуннан егылып төшеп үлсә, гаебең булмас» (Канун 22:8). Андый саклагыч чара бик файдалы булган, чөнки Изге Язмалар язылган вакытта яһүдләр күп вакытларын түбәдә үткәргән.
Исраил йортларының түбәләре, күбесенчә, яссы булган. Түбәләр кояшта җылынып утырыр өчен, һава сулар өчен яисә өй эшләре белән шөгыльләнер өчен, ә җәй көне йоклар өчен бик уңайлы урын булган (1 Патшалык 9:26). Игенче түбәдә инҗир белән йөземне я ашлыкны тарттырыр алдыннан киптергән (Йошуа 2:6).
Түбәләрдә Аллаһыга да гыйбадәт кылганнар, потларга да табынганнар (Нихами 8:16—18; Иремия 19:13). Рәсүл Петер көн уртасында түбәгә менеп дога кылган (Рәсүлләр 10:9—16). Йөзем куаклары я пальма яфраклары күләгәсендә утырып түбәдә ял итәргә рәхәт булгандыр.
Исраиллеләр түбәгә баскычтан менгән. Бер китап буенча, андый баскыч «йортның тышкы ягыннан, әмма ишегалдында» төзелгән булган яисә андый баскычны сөяп куйганнар («The Land and the Book»). Шулай итеп йорт хуҗасы өенә кермичә түбәдән төшә алган. Бу Гайсәнең сүзләрен аңлата. Хөкем ителгән шәһәрдән ашыгып китәргә кирәк дип кисәткәндә, ул болай дигән: «Өй түбәсендәге кеше, өйдән әйберләрен алырга дип, анда кермәсен» (Маттай 24:17).