Иманнарын үрнәк итеп тотыгыз
«Инсафлы хатын»
РУТ тезләнеп, көне буе җыйган арпа башаклары өеме өстенә иелгән. Бәйтлеһем кырларына караңгы төшә башлады. Калкулык битендә урнашкан кечкенә шәһәрнең капкаларына алып баручы юл буенча эшчеләр бара. Иртәдән бирле тырышып эшләгәнгә күрә Рутның тәне сызлый. Шулай да ул эшен дәвам итә: таяк белән сугып орлыкларны сабаклардан аера. Әйе, көн яхшы үтте — ул өметләнә алганнан да яхшырак.
Әллә бу яшь тол хатынның эшләре яхшыра башладымы? Күптән түгел генә ул үзенең каенанасы Нагомия белән бергә китәргә булган иде, аның янында калырга һәм аның Аллаһысын, Йәһвәне кабул итәргә ант иткән иде. Бу ике ялгыз хатын бергәләп Моаб җирләреннән Бәйтлеһемгә килделәр. Тиздән Моаб кызы Рут Йәһвә кануны Исраилдәге ярлыларны, шул исәптән чит ил кешеләрен яклый икәнен аңлады *. Хәзер инде ул Канун астында яшәгән һәм аның буенча өйрәтелгән Йәһвә халкы кешеләре рухилык һәм игелек күрсәтәләр икәнен белде, бу аның яралы йөрәгенә май кебек булды.
Андый кешеләрнең берсе — Богаз исемле олырак яшьтәге бай ир кеше, аның кырында Рут башаклар җыя. Бүген Богаз аңа әтиләрчә игътибарын күрсәтте. Ул аны олы яшьтәге Нагомия турында кайгыртканы өчен һәм хак Аллаһы Йәһвәнең шәфкать канаты астына сыенырга дип килгәне өчен мактады, бу сүзләрне искә алганда Рутка күңелле булып китте (Рут 2:11—13).
Ләкин Рут үз тормышы ничек дәвам итәр икәне турында борчылгандыр. Ярлы, ирсез һәм баласыз чит ил кешесе буларак ул үзен һәм Нагомияне еллар дәвамында ничек тәэмин итәр? Башаклар җыю җитәрлек булырмы? Ә ул үзе олы яшькә җиткәч, аның турында кем кайгыртыр? Мондый борчылулар аңлашыла. Бүгенге экономик яктан авыр вакытларда күпләр шундый ук борчылулар кичерә. Рутның иманы аңа мондый авырлыкларны
җиңәргә ничек булышканын белеп, без аңардан үрнәк ала алырбыз.Чын гаилә нинди була?
Рут башакларны сугып-җилгәреп ашлыкны җыйганнан соң, аның якынча бер ефа яки 22 литр (14 килограмм) арпа килеп чыга. Ул барысын төенчеккә бәйләп, башына күтәрә һәм караңгы төшә башлаганда Бәйтлеһемгә юл тота (Рут 2:17).
Нагомия үзенең яраткан киленен күрергә шат була һәм Рутның авыр арпа йөген күтәреп килүен күргәч гаҗәпләнәдер. Рут үзенең ашаганыннан калган ризыкны да алып кайта, Богаз эшчеләрен ашарга чакырганда Рутны да чакырган иде. Шуннан соң хатыннар ашарга утыралар. Нагомия болай дип сорый: «Син бүген кайда эшләп, арпаны кайдан җыйдың? Сиңа игелек күрсәткән кешегә Ходаның рәхмәте яусын!» (Рут 2:19). Нагомия игътибарлы, чөнки ул Рутның авыр йөген күреп, аңа кемдер игътибар һәм игелек күрсәткәнен аңлый.
Алар сөйләшә башлый, һәм Рут Нагомиягә Богазның игелеге турында сөйли. Моны ишетү белән Нагомия аңа болай дип әйтә: «Тере бәндәләрне дә, үлеләрне дә рәхим-шәфкатеннән мәхрүм итмәгән өчен Раббы аның үзен дә мәрхәмәтеннән ташламасын!» (Рут 2:19, 20). Ул Богазның игелеге Йәһвәдән икәнен аңлаган. Аллаһы үз хезмәтчеләрен юмарт булырга дәртләндерә һәм алар игелек күрсәткән өчен аларны фатихаларга вәгъдә бирә * (Гыйбрәтле сүзләр 19:17).
Нагомия Рутка, Богазның тәкъдиме буенча, аны берәрсе рәнҗетмәсен өчен, аның кырларында калып, яшь хезмәтче хатын-кызлары белән башаклар җыярга киңәш итә. Рут бу киңәшне кабул итә. Шулай итеп ул кырларда эшләп каенанасы белән яши (Рут 2:22, 23). Изге Язмаларда язылганча без Рутның тагын бер искиткеч сыйфатын — тугры яратуын күрәбез. Аның үрнәге безне гаиләдәгеләргә карата ихтирамлы булырга, якыннарыбызны дәртләндерергә һәм кирәк булганда аларга булышып торырга этәрә. Йәһвә андый тугры яратуны күрмичә калмый.
Нагомия белән Рутны чын гаилә дип атап буламы? Кайбер илләрдә чын гаилә булсын өчен ир, хатын, угыл, кыз, әби-бабалар һәм башкалар булырга тиеш дип саныйлар. Ләкин Нагомия белән Рут мисалы безгә шуны ачыклый: Йәһвә хезмәтчеләре үз йөрәкләрен ачып, хәтта иң кечкенә гаиләне, һәр гаилә әгъзасы булмаса да, җылылык, ягымлылык һәм ярату белән тутыра ала. Син үз гаиләңне кадерлисеңме? Гайсә үз шәкертләренә мәсихче җыелыш гаиләсез кеше өчен дә гаилә кебек булып китәргә мөмкин дип әйткән (Марк 10:29, 30).
«Ул безгә туган тиешле кеше»
Якынча апрель аендагы арпа җыю вакытыннан июнь аендагы бодай урагына хәтле, Рут Богаз кырларында башак җыюын дәвам итә. Вакыт узган саен Нагомия үзенең яраткан килене өчен нәрсә эшли алганы турында күбрәк уйлана. Әле Моаб җирләрендә булган вакытта Нагомия Рутка ул аңа ир таба алмаячагын әйткән иде (Рут 1:11—13). Әмма хәзер ул икенче төрле уйлый башлады. Ул Рутка болай дип әйтә: «Кызым, бәлки сиңа яшәр өчен уңайлырак урын табарга, тормышыңны җайга салыргадыр?» (Рут 3:1). Ул вакыттагы гадәтләр буенча ата-аналар үз балалары өчен ир яки хатын эзләгән, ә Рут Нагомия өчен үз кызы кебек булып киткән. Әмма Нагомия нәрсә эшли алган соң?
Рут Богазны беренче тапкыр искә алганда, Нагомия: «Ул — безнең якын кардәшебез; безгә туган тиешле кеше»,— дип әйткән иде (Рут 2:20). Аның нәрсә әйтәсе килгән? Исраил халкына бирелгән Канунда фәкыйрьләр һәм тәэмин итүчене югалтканга авырлыклар белән очрашкан гаиләләр турында Аллаһы яратуы чагылган. Әгәр дә хатын тол булып калса һәм аның балалары булмаса, ул аеруча авыр хәлгә эләгә, чөнки иренең токымы тукталып, нәселдәге исеме юкка чыга. Ләкин Аллаһы Кануны тол хатынга иренең абыйсына яки энесенә кияүгә чыгарга рөхсәт иткән. Шулай итеп бу хатын варис булып калучы балага тормыш бирә алган, шул бала юкка чыгарылган исемне саклый алган һәм гаилә мал-мөлкәте турында кайгырта алган * (Канун 25:5—7).
Нагомия нәрсә эшләргә җыенганын аңлата. Каенанасының мондый тәкъдимен ишеткәч, яшь хатынның күзләре гаҗәпләнүдән зур булып ачылгандыр. Исраилгә бирелгән Канун Рут өчен яңа булган, һәм аның күп гадәтләре, һичшиксез, аңа әле чит булып тоелган. Шулай булса да, ул Нагомиягә тирән хөрмәт күрсәтеп, аның һәр сүзен игътибар белән тыңлый. Нагомия киңәшләре аны уңайсыз хәлдә калдыра алган, хәтта кимсетә алган, шулай да Рут аның белән ризалаша. Рут тыйнак кына: «Син ничек кушсаң, барысын да шулай эшләрмен»,— ди (Рут 3:5).
Кайчакта яшьләргә олырак яшьтәгеләрнең һәм тәҗрибәле кешеләрнең киңәшләрен тыңлау бик авыр була. Алар олылар яшьләрнең авырлыкларын һәм сынауларын тулысынча аңламыйлар дип уйларга мөмкин. Рутның тыйнак мисалы безне шуңа өйрәтә: ярату күрсәткән һәм безнең өчен чын күңелдән яхшылыкны теләгән олы яшьтәге кешеләрне тыңлау
фатихалана. Әмма Нагомия нинди киңәш биргән? Киңәшкә колак салып, Рут фатиха алганмы?Рут ындыр табагына килә
Шул кичне Рут ындыр табагына юл тота. Бу — ашлыкны сугып-җилгәрер өчен ясалган такыр, тигез урын. Гадәттә, ындыр табагы тау битендә яки тау башында урнашкан була. Анда йомшак җилләр кичкә таба катырак исә башлый. Ашлык бөртекләрен кибәк белән саламнан аерыр өчен, эшчеләр сәнәкләр һәм көрәкләр ярдәмендә ашлыкны җилгә ыргытканнар. Шул вакытта җил кибәкләрне алып киткән, ә ашлык бөртекләре җиргә төшкән.
Рут сабыр итеп кич белән эшнең тәмамлануын көтә. Богаз ашлык җилгәрү артыннан күзәтеп тора, аның ашлыгы күбәйгәннән күбәя бара. Әйбәтләп ашагач, ул ашлык өеме янында ята. Күрәсең, бу гадәти булган, шулай итеп кыйммәтле ашлыкны караклардан саклаганнардыр. Рут Богазның йокларга ятканын күрә. Нагомия әйткәннәрне эшләргә вакыт килде.
Рут Богазга якынлашканда, аның йөрәге ешрак тибә башлый. Ул аның тирән йокыга китүен аңлый. Нагомия әйткәнчә, Рут аның аякларын ачып, янына ята. Һәм көтә башлый. Вакыт үтә, Рутка бу вакыт мәңгелек кебек тоела. Ниһаять, төн уртасында Богаз кымшана башлый. Салкын булып киткәнгә, ул үзенең аякларын ябар өчен сузыла. Әмма ул янында кемнеңдер булганын сизә. Изге Язмаларда Богаз турында болай диелгән: «Аяк очындагы хатынны абайлап гаҗәпкә калды» (Рут 3:8).
«Син кем?» — дип сорый Богаз. Рут калтыравык тавыш белән аңа җавап бирә: «Мин — Рут, синең колың. Колыңны шәфкать канатың астына алсаңчы, син миңа туган тиешле кеше бит» (Рут 3:9). Кайбер бүгенге тикшерүчеләр Рутның эшләрендә һәм сүзләрендә әхлаксызлык күренә дип әйтәләр, ләкин алар ике гади нәрсәне күздән ычкындыралар. Беренчедән, Рут шул көннәрдәге гадәтләр буенча эш иткән, ә аларның күбесе бүген аңлашылмаска мөмкин. Шуның өчен аның эшләренә бүгенге бозык дөнья карашы белән карау хата булыр иде. Икенчедән, Богазның җавабыннан күренгәнчә, Рут үзен әхлакый яктан саф итеп тоткан һәм иң югары мактауга лаек булган.
Богаз сүзне үзе башлый, һәм аның йомшак сүзләре, һичшиксез, Рутны тынычландыра. Богаз болай дип әйтә: «Раббы сиңа фатихасын күндерсен, кызым! Кылган гамәлләреңнең иң яхшысыдыр бу, чөнки син, егет кеше кирәк дип, бай яки ярлы булуына карап та тормыйча, егетләр эзләп китмәгәнсең» (Рут 3:10). «Гамәлләреңнең иң яхшысыдыр бу» дип әйтеп, ул Рутның Нагомия белән кире Исраилгә кайтып һәм аның турында кайгыртып тугры ярату күрсәткәнен искә ала һәм хәзерге эшенә игътибар итә. Богаз Рут кебек яшь хатын, бай яки ярлы булуына карап тормыйча, яшьрәк ирләр эзли алганын белә. Моннан тыш Рут Нагомиягә генә түгел, ә шулай ук аның мәрхүм иренә дә яхшылык эшләгән: аның исеменең туган якларында дәвам ителүен теләгән. Богаз бу яшь хатынның риясызлыгына таң калгандыр.
Богаз дәвам итә: «Моннан ары, кызым, бернәрсәдән дә курыкма, теләкләреңнең һәммәсен дә үтәрмен; чөнки синең инсафлы хатын булуыңны бөтен шәһәр халкы белә» (Рут 3:11). Ул Рутка өйләнү мөмкинлегенә шатланган; бәлки, аның туган тиешле кеше хокукларын кулланырга үтенеченә бик гаҗәпләнмәгәндер дә. Әмма Богаз гадел кеше булган һәм үз файдасын эзләп кенә эш итмәгән. Ул Рутка Нагомия иренең тагын бер якын туганы бар икәнен әйтә; Богаз иң беренче шул кешегә барып, аңа Рутның ире булырга мөмкинлек бирәчәк.
Богаз Рутка яңадан ятарга һәм таң атар алдыннан кешегә күренмичә китәргә куша.
Ул аның да, үзенең дә абруен сакларга тели, чөнки кешеләр әхлаксызлык булган дип ялгыш аңлый ала. Рут аның аяклары янына яңадан ята, Богаз аның үтенеченә игелекле җавап биргәнгә аңа җиңелрәк булып китә. Аннары, әле яктырганчы, Богаз юмартлык күрсәтеп аның өске киемен арпа белән тутыра, һәм ул кире Бәйтлеһемгә юл тота.Рут Богазның сүзләрен искә төшерә. Ул бөтен шәһәр халкы аны «инсафлы хатын» дип саный диде. Бу сүзләр аны бик шатландыра. Һичшиксез, аның Йәһвә турында белем алырга һәм аңа хезмәт итәргә зур теләге булганга кешеләр аның турында шулай уйлаган. Ул Нагомиягә һәм аның халкына карата зур игелек һәм игътибар күрсәтте, шулай ук аңа һич тә таныш булмаган гадәтләргә җайлашты. Әгәр дә без Рутның иманыннан үрнәк алсак, без башкаларга һәм аларның гадәтләренә хөрмәт белән карарга тырышачакбыз. Шулай итеп без дә яхшы абруйга ия була алабыз.
Рут тынычлык таба
Рут өйгә кайткач, Нагомия: «Йә, нәрсә, кызым?» — дип сорый. Нагомия белергә теләгән: Рут һаман да ялгыз тол хатын булып каламы яки аның кияүгә чыгарга өмете бармы? Рут шунда ук аның Богаз белән нәрсә булганын каенанасына сөйләп бирә. Ул шулай ук Богаз биргән юмарт бүләкне — арпаны аңа китерә (Рут 3:16, 17) *.
Зирәк Нагомия Рутка шул көнне кырда башаклар җыйганчы, өйдә калырга куша. Ул Рутка болай ди: «Богаз әйткән сүзен Рут 3:18).
көнен-көнендә үтәмичә тынычлана алмый торган кеше ул» (Нагомия Богаз турында дөрес уйлаган. Ул шәһәр капкалары янына, гадәттә өлкәннәр җыелган урынга барып, Нагомиянең якын туганын көтеп тора. Шаһитләр алдында Богаз бу ир кешегә Рутка өйләнеп, туган тиешле кеше хокукларын кулланырга тәкъдим итә. Әмма шул кеше, бу аның мөлкәтенә зыян китерәчәк дип, тәкъдимне кире кага. Шуннан соң шәһәр капкалары янындагы шаһитләр алдында Богаз туган тиешле кеше хокукларын үзе кулланачак икәнен әйтә. Ул Нагомиянең мәрхүм ире Әлимәләкнең милкен сатып алачагын һәм Әлимәләк улы Махлонның тол хатыны Рутка өйләнәчәген аңлата. Богаз үз өметен белдерә: «Аның мәрхүм иренең үз мирасында... исеме эзсез югалмаска тиеш» (Рут 4:1—10). Богаз чыннан да гадел һәм риясыз кеше булган.
Богаз Рутка өйләнә. Алга таба без болай дип укыйбыз: «Раббының рәхмәте белән Рут авырга узды, вакыты җитеп угыл тапты». Бәйтлеһем хатыннары Нагомия өчен шатланалар һәм Рутны үзенең каенанасы өчен җиде угылдан да яхшырак дип мактыйлар. Изге Язмалардан без Рутның улы — Давыт патшаның бабасы булып киткәнен беләбез (Рут 4:11—22). Ә Давыт токымыннан Гайсә Мәсих туа (Маттай 1:1) *.
Йәһвә Рутны да, Нагомияне дә фатихалаган. Нагомия баланы үзенеке сыман үстерергә булышкан. Бу ике хатынның тормышлары шуны күрсәтә: Йәһвә Аллаһы үзләрен тәэмин итәр өчен авыр эштән оялмаган һәм аның сайлап алынган халкы белән тугры хезмәт иткән кешеләрне күрмичә калмый. Йәһвә Руттан үрнәк алып инсафлы кеше булырга тырышкан тугрыларны һәрвакыт бүләкли.
^ 4 абз. «Безнең догаларны кем тыңлый?» исемле брошюрада «Иманнарын үрнәк итеп тотыгыз. „Син кая барсаң, мин дә шунда барырмын“» дигән мәкаләне карагыз.
^ 10 абз. Нагомия әйткәнчә, Йәһвәнең игелеге тереләргә генә түгел, ә үлеләргә дә күрсәтелә. Нагомия үз ирен һәм ике улын югалткан. Рут үзенең ирен югалткан. Һичшиксез, өч ир бу ике хатын өчен бик кадерле булган. Нагомиягә һәм Рутка күрсәтелгән игелек, чынлыкта, бу вафат булган ирләргә күрсәтелгән, чөнки алар бу кадерле хатыннар турында берәрсенең кайгыртуын теләгәннәрдер.
^ 15 абз. Күрәсең, мирас итү кагыйдәсе буенча, андый тол хатынга өйләнү хокукы беренчедән үлгән ирнең абыйларына яки энеләренә һәм шуннан соң гына якын туганнарына бирелгән булган (Саннар 27:5—11).
^ 28 абз. Богаз Рутка билгесез авырлыктагы алты үлчәм арпа бирә. Бу шуны аңлата алган: алты эш көне Шимбә көне белән алмашынган кебек, тол хатын Рутның авыр эш көннәре дә тиздән иренең өендә тынычлык белән алмашыначак. Шулай ук алты үлчәм, ягъни алты тулы көрәк, Рут күтәреп китә алган авырлыкны аңлата алган.
^ 31 абз. Рут — Изге Язмаларда китерелгән Гайсә шәҗәрәсендә искә алынган дүрт хатын-кызның берсе. Тагын бер хатын — Богазның әнисе Рәхәб (Маттай 1:3, 5, 6). Рут шикелле, ул да Исраил халкыннан булмаган.