Изге Язмалар тормышны үзгәртә
Изге Язмалар тормышны үзгәртә
ШОТЛАНДИЯДӘ яшәүче бер ир-атка күп акча китерүче эшенә караганда тагы да күбрәк канәгатьлек нәрсә китерә? Бразилиядәге ир-атны әхлаксыз тормышын калдырырга һәм кокаин куллануын ташларга нәрсә булышкан? Словениядә яшәүче бер ир-ат эчү гадәтен ничек ташлый алган? Әйдәгез, моны аларның үзләреннән белик.
«Мин үземне бәхетле кеше дип саный идем» (ДЖОН РИКЕТТС).
ТУУ ЕЛЫ: 1958
ТУГАН ИЛЕ: ШОТЛАНДИЯ
ҮТКӘНДӘ: УҢЫШЛЫ ЭШМӘКӘР
ТӘРҖЕМӘИ ХӘЛ. Гаиләдә мине яхшы тәрбияләделәр. Әтием Британия армиясенең офицеры иде, шуңа күрә безгә еш кына бер урыннан икенчесенә күчеп йөрергә туры килде. Шотландиядән тыш без Англиядә, Германиядә, Кениядә, Малайзиядә, Ирландиядә һәм Кипрда яшәдек. Сигез яшь тулгач, мин Шотландиядәге интернат-мәктәптә укый башладым. Аннан соң Кембридж университетын тәмамладым.
Егерме яшемдә мин нефть бизнесында катнаша башладым һәм сигез ел уңышлы гына эшләдем. Башта Көньяк Америкада, аннан соң Африкада һәм ахыр чиктә Көнбатыш Австралиядә үз эшләремне алып бардым. Австралиягә күченгәч, мин инвесткомпания оештырдым һәм соңыннан аны саттым.
Ул компанияне сатканнан соң, мин эшләремне калдырып, 40 яшемдә шул акчага яши башладым. Вакытым бушаганга, мин сәяхәт итәргә тотындым һәм бөтен Австралияне мотоциклда ике кат гизеп чыктым, шулай ук дөнья тирәли сәяхәт ясадым. Мин үземне бәхетле кеше дип саный идем.
ИЗГЕ ЯЗМАЛАР ТОРМЫШЫМНЫ ҮЗГӘРТТЕ. Әле эшләремне калдырганчы, минем Аллаһыга уңышлы тормышым өчен берәр ничек рәхмәт белдерәсем килә иде. Мин әле балачагымда йөргән англикан чиркәвенә йөри башладым. Ләкин бу чиркәүдә Изге Язмалар турында әллә ни күп өйрәтмәделәр. Шуннан соң мин мормоннарга кушылдым, әмма алар Изге Язмаларга бөтенләй диярлек нигезләнми иде, шуңа күрә мин аларны да калдырдым.
Бер көнне минем ишегемне Йәһвә Шаһитләре шакыды. Мин шунда ук аларның тәгълиматлары Изге Язмаларга нигезләнгән икәненә игътибар иттем. Алар укыган өземтәләрнең берсе 1 Тимутегә 2:3, 4 иде. Анда Аллаһы «барлык кешеләрнең котылуын һәм хакыйкатьне тануга ирешүләрен тели» диелгән. Йәһвә Шаһитләренең белем алуга гына түгел, ә Изге Язмаларга нигезләнгән төгәл белем алуга игътибар иткәннәре мине гаҗәпләндерде.
Алар белән Изге Язмаларны өйрәнеп, мин андый төгәл белем алдым. Мәсәлән, мин Яхъя 14:28; 1 Көринтлеләргә 11:3). Бу гади генә хакыйкать миңа бик ошады. Элек мин аңлап булмаганны аңларга тырышып юкка гына вакыт үткәргәнмен бит!
Аллаһы белән Гайсәнең серле Троица өлешләре түгел, ә ике төрле шәхес икәнен белдем (Тиздән мин Йәһвә Шаһитләренең очрашуларына йөри башладым. Аларның үзләрен дусларча тотулары һәм югары әхлакый нормалары миңа бик нык тәэсир итте — алар минем өчен әүлия кебек иделәр. Ә бер-берсен эчкерсез яратулары мине чын динне тапканыма ышандырды (Яхъя 13:35).
ТОРМЫШЫМ ЯХШЫРДЫ. Суга чумдырылу үткәч, мин Диана исемле искиткеч бер хатын-кыз белән таныштым. Ул балачактан ук Йәһвә Шаһите булган, һәм миңа аның күп кенә күркәм сыйфатлары ошады. Вакыт узу белән без өйләнештек. Диананың дустанә мөнәсәбәте һәм ярдәмчел булуы минем өчен Йәһвәнең чын фатихасы булды.
Без Диана белән Изге Язмалардагы яхшы хәбәрне вәгазьләүчеләр саны аз булган урынга күчәргә булдык. 2010 елны без Белизга (Үзәк Америка) күчендек. Монда без Аллаһыны яратучы һәм Изге Язмалардагы белемгә сусаучы кешеләргә ярдәм итәбез.
Аллаһы һәм аның Сүзе, Изге Язмалар, турында хакыйкатьне белү миңа җан тынычлыгы китерә. Мин Изге Язмаларны күп кенә кеше белән өйрәнеп, моңа вакытымның зур өлешен багышлыйм, һәм бу миңа зур шатлык китерә. Аллаһы Сүзендәге хакыйкать кеше тормышын үзгәртә икәнен күрү — бик куанычлы нәрсә. Һәм ул минем тормышымны да үзгәртте. Ниһаять, мин Аллаһыга тормышым өчен рәхмәт белдерергә иң яхшы мөмкинлек таптым.
«Алар миңа карата бик мәрхәмәтле иделәр» (МАУРИСИУ АРАУЖУ).
ТУУ ЕЛЫ: 1967
ТУГАН ИЛЕ: БРАЗИЛИЯ
ҮТКӘНДӘ: ӘХЛАКСЫЗ ТОРМЫШ АЛЫП БАРГАН
ТӘРҖЕМӘИ ХӘЛ. Мин Сан-Паулу штатының Аваре исемле кечкенә тыныч бер шәһәрендә үстем. Анда яшәүчеләрнең күпчелеге гади эшчеләр иде.
Әтием мин әле туганчы үлеп киткән. Бала чагымда мин, әни өйдә булмаганда, аның киемнәрен кияргә ярата идем. Мин үземне хатын-кызларча тоттым, һәм кешеләр мине гомосексуалист дип саный башладылар. Вакыт узу белән мин егетләр һәм ир-атлар белән җенси мөнәсәбәтләргә керә башладым.
Егерме яшьләремә мин үземә барларда, төнге клубларда һәм хәтта чиркәүләрдә җенси мөнәсәбәткә керер өчен ир-атларны һәм хатын-кызларны эзләп йөри идем. Карнаваллар үткәндә мин хатын-кызларча киенеп, самба бии идем. Мин бик популяр булып киттем.
Дусларым гомосексуалистлар, фахишәләр һәм наркоманнар иде. Аларның кайберләре мине кокаин кулланырга этәрде, тиздән мин аңа ияләшеп киттем. Кайвакыт мин башкалар белән төннәр буе кокаин тарта идем, ә кайвакыт үзем генә көнозын тартып утырдым. Мин шулкадәр ябыктым, хәтта миңа СПИД авыруы йоккан дигән хәбәр таралды.
Римлыларга 10:13 иде. Анда «Йәһвә исемен ялварып чакыручы һәркем котылыр» дип әйтелгән (ЯД). Бу сүзләр мине Йәһвә исемен куллану мөһим икәненә ышандырды. Еш кына, төне буе кокаин тартканнан соң, мин тәрәзәләрне ача идем дә, күккә карап һәм елый-елый, Йәһвәдән миңа ярдәм итүен үтенеп дога кыла идем.
ИЗГЕ ЯЗМАЛАР ТОРМЫШЫМНЫ ҮЗГӘРТТЕ. Ул вакытларда мин Йәһвә Шаһитләре белән аралаша башладым. Алар миңа карата бик мәрхәмәтле иделәр. Алар Изге Язмалардан укып күрсәткән шигырьләрнең берсеНаркотиклар тормышымны җимерә барды. Моны күреп, әнием бик нык хафалана иде. Аның турында борчылып, мин наркотикларны ташларга булдым һәм тиздән Йәһвә Шаһитләре белән Изге Язмаларны өйрәнергә ризалаштым. Алар, өйрәнә башласам, мин наркотикларны ташларга тагы да тәвәккәл булырмын, дип ышандырдылар. Һәм мин ташладым!
Изге Язмаларны өйрәнгәндә, мин үз тормышымны үзгәртергә кирәк икәнен аңладым. Аеруча гомосексуаль гадәтләремне ташлау авыр иде, чөнки алар инде балачагымда ук минем аерылгысыз бер өлешем булып киткән иде. Андый гадәтләремне ташлар өчен, мин элекке дусларым белән араларымны өздем һәм барлар белән төнге клубларга йөрми башладым.
Андый үзгәрешләр ясау җиңел булмаса да, Йәһвә минем турында кайгырта һәм тырышлыкларымны күрә икәнен белү мине юатып торды (1 Яхъя 3:19, 20). 2002 елга мин бозык гадәтләремне ташладым һәм шул елны суга чумдырылу үтеп, Йәһвә Шаһитләренең берсе булып киттем.
ТОРМЫШЫМ ЯХШЫРДЫ. Ясаган үзгәрешләрем әниемә бик нык тәэсир итте, һәм ул да Изге Язмаларны өйрәнә башлады. Кызганычка каршы, әниемә инсульт булды. Шулай да ул Йәһвәгә һәм Изге Язмалардагы хакыйкатькә карата яратуын үстерә.
Мин инде сигез ел вакытымның зур өлешен башкалар белән Изге Язмаларны өйрәнүгә багышлыйм. Әлбәттә, кайвакыт үткәндәге бозык гадәтләрем белән көрәшергә туры килә. Әмма андый теләкләргә бирешмичә яшәү Йәһвәне сөендерә икәнен белү миңа бу көрәштә көч өстәп тора.
Йәһвәгә якынлашып һәм аны сөендерүче тормыш алып барып, мин үз-үземне хөрмәт итә башладым. Хәзер мин бәхетле кеше.
«Дустым мине аракы мичкәсе дип атады» (ЛУКА ШУЦ).
ТУУ ЕЛЫ: 1975
ТУГАН ИЛЕ: СЛОВЕНИЯ
ҮТКӘНДӘ: ЭЧКЕЧЕ
ТӘРҖЕМӘИ ХӘЛ. Мин Словения башкаласында — Любляна шәһәрендә тудым. Дүрт яшемә кадәр балачагым бер кайгысыз үтте. Әмма бер көн әтием үз-үзенә кул салды. Шул фаҗигадан соң әниемә минем турында һәм абыем турында кайгыртыр өчен күп эшләргә туры килде.
Унбиш яшемдә мин дәү әниемә күчендем. Күп кенә дусларым якында яшәгәнгә, миңа дәү әнием белән тору ошый иде. Моннан тыш
миңа анда күбрәк ирек бирелә иде. Уналты яшемдә мин ял көннәрен эчеп уздырган кешеләр белән аралаша башладым. Ул вакытта мин озын чәч үстердем, үзем теләгәнчә киенеп йөрдем һәм соңрак тарта башладым.Мин төрле наркотиклар татып карасам да, эчү күбрәк ошаганга, эчкечелеккә бирелдем. Башта мин берьюлы берничә стакан шәраб эчә идем, соңрак бер шешәдән дә күбрәк эчә башладым. Исерек булуымны беркем дә сизми иде, мин моны оста яшерергә өйрәндем. Еш кына минем эчкәнемне авыздан аңкып торган истән генә белеп була иде. Кайвакыт мин берничә литр шәраб яки сыра һәм өстәп тагын аракы эчә идем. Әмма андый очракларда да һичкем моны сизми иде.
Күп кенә тапкыр үз дусларымнан ике тапкыр күбрәк эчкән булсам да, дискотекадан соң аларга аякларында басып торырга булыша идем. Бер тапкыр дусларымның берсе мине аракы мичкәсе дип атады. Словен телендә шул мыскыллаучы сүзләр башкалардан күбрәк эчә алган кешеләргә карата кулланыла. Бу сүзләр мине рәнҗетте.
Мин үз тормышым турында уйлана башладым. Мин үземне бернәрсәгә яраксыз кеше дип саный идем. Нәрсә генә эшләсәм дә, барысы да мәгънәсез булып күренә иде.
ИЗГЕ ЯЗМАЛАР ТОРМЫШЫМНЫ ҮЗГӘРТТЕ. Шунда мин бер сыйныфташыма игътибар иттем. Ул, үзгәреп, юашрак булып киткән иде. Моның сәбәбен белер өчен, мин аны кафега чакырдым. Анда ул миңа Йәһвә Шаһитләре белән Изге Язмаларны өйрәнә башлаганы турында сөйләде. Ул шулай ук алган белемнәрен уртаклашты. Миңа дин турында элек беркемнең дә, беркайчан сөйләгәне булмаганга, аның бар әйткәннәре минем өчен яңалык булды. Мин Йәһвә Шаһитләренең очрашуларына йөри башладым, һәм алар минем белән Изге Язмаларны өйрәнә башладылар.
Изге Язмаларны өйрәнү аша мин күп кенә хакыйкатьләр белән таныштым. Алар зур көчкә ия иделәр. Мин, мәсәлән, Изге Язмаларда «соңгы көннәр» дип аталган вакытта яшәгәнемне аңладым (2 Тимутегә 3:1—5). Миңа шулай ук Аллаһы тиздән бозык кешеләрне юк итәчәк, ә яхшы кешеләргә оҗмахта мәңгелек тормыш бүләк итәчәк икәне билгеле булды (Мәдхия 36:29). Шул яхшы кешеләр арасында яшәр өчен, мин үз тормышымны тулысынча үзгәртергә булдым.
Мин Изге Язмалардан белгәннәрем турында үз дусларыма сөйли башладым. Күпчелеге миннән мыскыллап көлде генә, әмма бу минем өчен фатиха булды, чөнки миңа алар чын дуслар түгел икәнен күрергә булышты. Шулчак эчкече булуым — алар белән аралашуымның нәтиҗәсе икәнен аңладым. Алар кабат эчеп исерер өчен, атна буе ялларны гына көтеп яши иделәр.
Мин алар белән араларымны өздем һәм вакытымны Йәһвә Шаһитләре белән үткәрә башладым. Бу миңа файда китерә, һәм алар белән аралашу миңа көч өстәп тора. Алар — Аллаһыны эчкерсез яратучы һәм аның нормалары буенча яшәргә тырышучы кешеләр. Тора-бара мин эчү гадәтемне ташлый алдым.
ТОРМЫШЫМ ЯХШЫРДЫ. Хәзер миңа бәхетле булыр өчен исерткеч эчемлекләр кирәк түгел. Мин моның өчен Йәһвәгә бик рәхмәтлемен. Тормышымны үзгәртмәгән булсам, мин хәзер нинди булыр идем? Моны хәтта әйтү дә кыен. Әмма мин бер дә шикләнмим: мин хәзер иң яхшы тормыш юлы белән барам.
Соңгы җиде ел мин Йәһвә Шаһитләренең Словения филиалында хезмәт итәм. Йәһвәне белү һәм аңа хезмәт итү тормышымны мәгънәле итә.