Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Иң мөһим эш

Иң мөһим эш

Иң мөһим эш

МУРАТ ИБАТУЛЛИН СӨЙЛӘДЕ

1987 нче елны СССР Сәламәтлек саклау министрлыгы мине Угандага (Африка) җибәрде. Дүрт ел дәвамында мин анда контракт нигезендә табиб булып хезмәт иттем. Дөресен генә әйткәндә, минем Россиягә кайтасым килми иде. Мин тәҗрибә җыеп Австралия, Канада яки Америка Кушма Штатлары кебек илләрдә хезмәт итәрмен дип өметләнә идем. Ләкин 1991 нче елда планнарым үзгәрде, һәм мин Россиягә кайттым. Ни өчен? Моның турында сезгә хәзер сөйләп бирәм.

МИН 1953 нче елны Казанда, Татарстан республикасының башкаласында тудым. Әти-әнием татар, ә татарларның күбесе мөселман булганга, мин бәләкәй чагымда еш кына әби-бабамның Аллаһыга тезләнеп дога укыганын күрә идем. Апа-абыйларым, шул исәптән әти-әнием дә, безгә әби-бабаебызга комачауламаска һәм бүлмәдән чыгарга куша иде. Әти-әнием серле генә күз кыса иде дә, оялып елмаеп куя иде, чөнки үзләрен коммунист һәм атеист дип саный иде.

Дүрт яшемдә СССРда соңгы полиомиелит эпидемиясе чорында миңа шул чир йокты. Балачагымда мин хастаханәләрдә һәм санаторийларда ятып күп вакыт үткәрдем. Бабамның терелүем турында дога кылганы әле дә хәтеремдә. Минем башка балалар кебек таза буласым килә иде, шуңа күрә мин, аягым авыртса да, спорт белән шөгыльләнә идем, мәсәлән футбол һәм хоккей уйный идем.

Үскәч, минем табиб буласым килде. Ул вакытта мин Аллаһыга да ышанмый идем, атеист та түгел идем. Дөресен генә әйткәндә, мин Аллаһы турында беркайчан да уйламадым. Ул вакытта мин коммунистик идеологияне тәнкыйтьли идем һәм еш кына әтием белән һәм әниемнең сеңлесенең ире белән бәхәсләшә идем. Әниемнең сеңлесенең ире университетның философия укытучысы иде, ә әтием Дәүләт куркынычсызлыгы комитетында (КГБ) эшли иде. Медицина институтын тәмамлагач, минем яхшы нейрохирург буласым һәм чит илгә күчеп китәсем килә башлады.

Яхшы тормыш эзләү

1984 нче елны мин ми шеше диагнозы буенча кандидатлык диссертациясен якладым. Өч елдан соң, мине Угандага, Мулагодагы хастаханәгә җибәрделәр. Бу матур илгә без хатыным Дилбар һәм балаларыбыз белән бергә күчтек. Ул вакытта улым Рустемга җиде яшь, ә кызым Алисага дүрт яшь иде. Хастаханәдәге эш авыр иде: мин төрле авыруларга, шул исәптән ВИЧ инфекцияле кешеләргә дә операция ясый идем. Еш кына шул илнең башка хастаханәләрендә булгалый идем, чөнки ул вакытта Угандада ике нейрохирург кына эшли иде.

Бер вакыт без Дилбар белән Угандадагы бер китап кибетендә гомеребездә беренче тапкыр рус телендәге Изге Язмаларны күрдек. Берничә экземпләр сатып алып, без аларны Советлар Союзында яшәгән дусларыбызга җибәрдек, чөнки ул вакытта Изге Язмаларны сатып алу бик авыр иде. Изге Язмалардан берничә бүлек укып чыгып, без бу китапның безнең өчен аңлаешсыз икәнен аңладык, шуңа күрә аны башка инде укымадык.

Өч ел дәвамында без Угандадагы төрле чиркәүләргә йөрдек һәм андагы яшәүчеләрнең нәрсәгә ышанганнарын һәм аларның тормышларын нәрсә мәгънәле итә икәнен аңларга тырыштык. Мин шулай ук Коръәнне гарәпчә өйрәнергә булдым. Без Рустем белән гарәп теле өйрәнү курсларына йөрдек. Берничә айдан соң без гарәпчә инде аз-маз сөйләшә идек.

Шул вакытларда без бер миссионер пар, Хайнц һәм Марианна Вертхольц, белән таныштык. Хайнц үзе — Германиядән, ә Марианна Австриядән иде. Беренче очрашуыбызда без дин турында бер сүз дә әйтмәдек. Без Африкада очрашкан европалылар гадәттә сөйләшкән нәрсәләр турында фикер алыштык. Без алардан Угандага ничек килеп чыкканнарын сораштык һәм аларның Йәһвә Шаһитләре икәннәрен һәм Изге Язмалар өйрәнүләрен үткәргәннәрен белдек.

Шунда минем исемә төште: институттагы философия дәресләрендә безгә Йәһвә Шаһитләре — секта, алар балаларын корбанга китереп аларның канын эчә дип әйтә иделәр. Шуны мин безнең яңа дусларыбызга сөйләдем, чөнки мин аларның шулай эшли алганнарына ышанмый идем. Алар миңа һәм Дилбарга, һәрберебезгә, «Син җирдәге оҗмахта мәңге яши аласың» (рус) дигән китап a бирделәр, һәм без аның зур өлешен берничә сәгать эчендә укып чыктык. Китапны укып бетергәч, мин Дилбарның фикерен сорадым. Ул тәненә хәтта каз тиресе чыкты дип әйтте! Мин дә шундый ук хисләр кичердем.

Шуннан соң без Хайнц белән Марианнанның килүен һәрвакыт көтеп тора идек. Алар белән очрашканда, без төрле темаларга сөйләшә идек. Изге Язмалардан белгәннәребез йөрәгебезгә үтеп керә иде. Без белгәннәребезне дусларыбыз һәм хезмәттәшләребез белән уртаклаша идек. Алар арасында Россия илчесе һәм консуллары, шулай ук Ватикан вәкиле иде. Ватикан вәкиле исә безгә Еврей Язмалары бу «нибары уйдырма» гына дип әйтеп, безне гаҗәпләндерде.

Туган илебезгә кайту

1991 нче елны Россиягә кайтыр алдыннан бер ай калганда, без Дилбар белән Йәһвә Шаһитләре оешмасына кушылырга булдык. Казанга кайткач, без очрашуларга йөрүебезне дәвам итәрбез дип уйладык. Ләкин, кызганычка каршы, өч ай дәвамында без Патшалык Залын гына түгел, ә хәтта бер имандашыбызны да таба алмадык! Шуңа күрә без, берүзебез генә булсак та, бөтен дөньядагы Йәһвә Шаһитләре кебек, өйдән-өйгә вәгазьләргә булдык. Нәтиҗәдә, без берничә Изге Язмалар өйрәнүен башладык, һәм өйрәнүчебезнең берсе, бер хатын-кыз, соңрак Йәһвә Шаһите булып китте.

Угандадагы Йәһвә Шаһитләре адресыбызны олы яшьтәге бер абый-кардәшкә җибәрде, һәм ул безгә килде. Без 15 кеше белән бер бүлмәле кечкенә фатирда очраша башладык. Хайнц белән Марианна безнең белән һәрвакыт элемтә тота иде. Алар хәтта безгә Казанга килде. Без дә аларга кунакка, аларны Болгариягә билгеләгәч, бардык. Алар әле дә анда миссионер булып хезмәт итә.

Туган илем яхшы җимеш китерә башлый

Төрле хастаханәләрдә эшләгәндә, мин мөмкинлек туган саен Изге Язмалардагы хакыйкатьләрне хезмәттәшләрем белән уртаклаша идем. Вакыт узу белән күп хезмәттәшләрем хакыйкатьне кабул итте һәм Йәһвә Шаһите булып китте. 1992 нче елны, безнең Россиягә кайтуыбыздан соң бер ел үткәч, Казанда инде 45 Йәһвә Шаһите бар иде, ә киләсе елны — 100 дән артык иде. Бүген Казанда Йәһвә Шаһитләренең җиде җыелышы бар: бишесе рус телендә, берсе татар телендә һәм тагын берсе саңгыраулар телендә. Шулай ук әрмән һәм инглиз телендәге төркемнәр бар.

1993 нче елны мин Нью-Йорк шәһәрендә үткән медицина конференциясенә бардым һәм Бруклиндагы Йәһвә Шаһитләренең төп идарәсенә кереп чыктым. Анда мин Ллойд Бэррины очраттым, ул вакытта ул Йәһвә Шаһитләренең бөтендөнья вәгазь эше белән җитәкчелек итә иде. Графигы тыгыз булса да, ул минем белән сөйләшергә вакыт тапты.

Без Ллойд кардәш белән татар телендәге Изге Язмаларга нигезләнгән әдәбиятның кирәклеге турында сөйләштек. Берникадәр вакыт үткәч, Россиядә татарчага тәрҗемә итүчеләр төркеме оештырылды, һәм әдәбият татар теленә тәрҗемә ителә башлады. Тора-бара, без Изге Язмаларны өйрәнер өчен бастырылган «Күзәтү манарасы» журналын ай саен ала башладык. Бу безгә зур шатлык китерде! Озакламый татар телендәге беренче җыелыш та оештырылды.

Кан саклау методларын куллану

Йәһвә Шаһите буларак, мин Аллаһының бар әхлакый нормаларын, шул исәптән Рәсүлләр 15:20 дәге әмерне үтәргә тырышам. Анда Аллаһы хезмәтчеләренә: «Каннан тыелыгыз»,— диелгән. 29 нчы шигырьдә болай дип өстәлә: «Потларга корбан итеп китерелгән ризыктан, каннан, буып үтерелгән хайван итеннән һәм җенси азгынлыктан тыелыгыз».

Шуңа күрә Йәһвә Шаһитләре табиблар аларның кан кулланмыйча дәвалауга карашларын хөрмәт итәчәкләр дип өметләнәләр. Күпмедер вакыт мин Казанда Хастаханәләр белән бәйләнеш тоту комитеты белән хезмәттәшлек итә идем b. Бервакыт, 1997 нче елны Новосибирск шәһәрендәге бер яшьлек Павелга ашыгыч операция ясарга кирәк иде, һәм аның әнисе безгә мөрәҗәгать итте. Ул вакытта Россиядә канны кулланмыйча дәвалаган тәҗрибәле табиблар әз иде. Шуңа күрә без канны кулланмыйча дәваларга ризалашкан табибны эзли башладык.

Озакламый без Казанда йөрәккә операция ясый торган бер хастаханә таптык. Андагы табиблар кечкенә Павелга операция ясарга ризалашты. 1997 нче елның 31 нче март аенда табиблар йөрәк авыруы (Фалло тетралогиясе) белән чирләгән Павелга кан кулланмыйча уңышлы операция ясадылар. 3 нче апрельдә «Вечерняя Казань» газетасында: «Сабый үзен яхшы хис итә. Аңа йөрәк авыруыннан дарулар бүтән кирәкми... Павликның әнисе унбер айдан соң беренче тапкыр җиңел сулап куйды»,— дигән сүзләр бастырылды. Кыска вакыт эчендә Павелның хәле яхшырды, һәм ул хастаханәдәге коридорда беренче адымнарын ясады.

Бүгенге эшем

Кайбер Йәһвә Шаһитләре кебек, без хатыным белән бер хастаханәдә эшлибез. Анда неврология һәм кардиология өлкәсендә югары технологияләр кулланыла. Без кан саклау методларын кулланып төрле операцияләр ясыйбыз. Мин нейрорадилог булып эшлим, шулай ук радиохирургия өлкәсендә (канны кулланмыйча дәвалау) тикшерүләр үткәрәм. Казан дәүләт медицина университетының профессоры буларак, мин студентлар һәм табиблар алдында неврология һәм неврохирургия темаларына лекция укыйм, шулай ук аларга канны кулланмыйча дәвалауның файдалы якларын күрсәтергә тырышам c.

Хатыным минем белән хастаханәдә ультратавыш диагносты булып эшли. Эшебез безгә ошый, чөнки аның ярдәмендә без кешеләргә ярдәм итә алабыз. Ләкин иң зур шатлык безгә кешеләрнең Изге Язмалардагы хакыйкатьләр ярдәмендә рухи яктан савыкканын күрү китерә. Без Аллаһының: «Яшәүчеләрнең берсе дә: „Мин авырыйм“,— дип әйтмәс»,— дигән вәгъдәсенең тиздән үтәләчәге турында башкаларга сөйләргә шатбыз (Ишагыйя 33:24).

[Искәрмәләр]

a Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган. Хәзер инде бастырылмый.

b Хастаханәләр белән бәйләнеш тоту комитетлары — бу Йәһвә Шаһитләренең билгеле төркемнәре. Алар, кан җибәрү белән бәйле сораулар туганда, хастаханәләргә һәм авыруларга бер-берсе белән хезмәттәшлек итәргә ярдәм итә.

c Кан кулланмыйча дәвалау методларын тәнгә кан җибәрү урынына кулланалар. Тәнгә кан җибәрү тормыш өчен куркыныч тудырганга, канны кулланмыйча дәвалау һәм операцияләр ясау бөтен дөнья күләмендә киң тарала. Кешегә кан җибәргәч, аңа ВИЧ һ. б. инфекцияләр күчәргә, шулай ук аңарда аллергия туарга мөмкин.

[29 биттәге фото]

Табиб булып Африкада хезмәт итәм

[30 биттәге фото]

Без хатыным белән Йәһвә Шаһитләре белән Изге Язмаларны өйрәнә башлыйбыз (1990 нчы ел)

[31 биттәге фото]

Ллойд Бэрри белән Бруклинда (Нью-Йорк, 1993 нче ел)

[32 биттәге фото]

Павел әнисе белән (безнең көннәрдә)

[32 биттәге фото]

Хатыным Дилбар белән хезмәт итәбез