«Бу сезнең көнегез»
Галаад мәктәбенең 129 классы чыгарылышы
«Бу сезнең көнегез»
ЯКЫНЧА 8 000 кеше 2010 нчы елның 11 нче сентябрендә бер махсус вакыйгага — Күзәтү манарасының Изге Язмалар мәктәбе Галаадның 129 нчы классы чыгарылышына җыелды. Йәһвә Шаһитләренең Җитәкче советының әгъзасы Сэмюэл Хёрд студентларга болай диде: «Бу сезнең көнегез. Без монда сезнең белән бергә куаныр өчен җыелдык!»
«Колак ишетер»
Хёрд кардәш ни өчен һәрбер мәсихченең «колагы ишетергә» тиеш икәне турында сөйләде һәм аларга Аллаһы Сүзен игътибар белән укырга кирәк диде. Шулай итеп ул программаны башлап җибәрде (Гыйбрәтле сүзләр 20:12). Хёрд кардәш класска: «Сез соңгы берничә ай дәвамында Йәһвәгә колак салдыгыз, һәм мәңге шулай эшләячәксез»,— диде.
Яңа миссионерлар Йәһвәгә колак салсын өчен, иң яхшы юл нинди? «Аллаһы Сүзен игътибар белән уку»,— дип җавап кайтарды Хёрд кардәш. Ул болай дип өстәде: «Бүгенге программада, сез киләчәк елларда миссионер булып хезмәт итәргә әзер булсын өчен, күп нәрсә әйтеләчәк».
«Бөтен йөрәгегез белән Йәһвәгә сыеныгыз»
Бу уйланырга дәртләндерүче теманы җитәкче советның әгъзасы Геррит Лёш ачыклады. Ул борынгы заманда һәм хәзерге вакытта да Йәһвәгә таянган Аллаһы хезмәтчеләренең мисалларын китерде.
Лёш кардәшнең сүзләре буенча, миссионерларга да «үз билгеләнүләрендә Йәһвәгә таянырга кирәк». Ул болай диде: «Мәсәлән, сез үзегезгә мондый сораулар бирергә мөмкин: „Яңа тел өйрәнә алырмынмы? Башка культурага ияләшеп китә алырмынмы? Башкаларны сагынып яшәү авыр булмас өчен берәр дәва таба алырмынмы?“» Лёш кардәш студентларны Йәһвәгә таянырга чакырды.
Шулай ук Лёш кардәш Гыйбрәтле сүзләр 14:26 ны укыды: «Өмет-ышанычның ныгы — Раббыдан курку һәм Аны хөрмәт итү». Йәһвә безгә биргән фатихалар турында уйлансак, без аңа күбрәк таяна башлаячакбыз.
Йәһвәгә таянучы кеше турында Изге Язмаларда болай дип әйтелә: «Ул сулар янына утыртылып, сулар агымы янында тамырлар җибәргән агач кебек булачак; ул кызулык күрмәячәк һәм аның яфраклары куе булачак» (Иремия 17:7, 8).
Лёш кардәшнең сүзләре буенча, сабак шул: «Сезне алда нинди генә хәлләр көтмәсен, сезгә Йәһвәгә таянырга кирәк».
«Тугры фәрештәләрдән үрнәк алыгыз»
Мондый темага нотык белән Җитәкче советның әгъзасы Стивен Летт чыгыш ясады. Фәрештәләр безгә искиткеч үрнәк бирә. «Изге Язмаларда фәрештәләр турында әйтелгән бар нәрсә безнең өчен үрнәк булып тора»,— дип әйтте Летт кардәш. Соңыннан ул тугры фәрештәләрнең безнең өчен үрнәк алырлык дүрт сыйфатын карап чыкты: нык тору, басынкылык, ярдәм итәргә әзер булу һәм сафлык.
Изге Язмаларда бер фәрештә Фарсы патшалыгы мирзасының, ягъни көчле җеннең, 21 көн каршы торганына бирешмәгән дип әйтелә (Данил 10:13). Бу фәрештә нык торган. Летт кардәшнең сүзләре буенча, мәсихчеләр дә «явыз рухи көчләргә... каршы көрәшә» (Эфеслеләргә 6:12). Ул студентларга: «Миссионер булып алда да хезмәт итәр өчен көрәшегез»,— диде.
Маной, Шимшонның әтисе, фәрештәдән аның исемен сорагач, фәрештә үз исемен әйтмәгән. Бу фәрештә басынкы булган (Хакимнәр 13:17, 18). Летт кардәш студентларга болай диде: «Берәрсе сезне мактаса я сезнең сәләтләрегезгә сокланса, сез басынкылык күрсәтеп бу кешенең игътибарын үзегездән борып, аны Йәһвәгә һәм аның оешмасына юнәлдерегез» (1 Көринтлеләргә 4:7).
Гайсә үз үлеме алдыннан Гетсимәни бакчасында булганда, «аның янына күктән бер фәрештә килеп, Аны ныгытты» (Лүк 22:43). Ул фәрештә ярдәм итәргә әзер булган. Летт кардәш болай дип дәвам итте: «Йәһвәгә дога кылып, миссионер хезмәтегездә очраган кешеләрнең ихтыяҗларын күрергә һәм соңыннан Йәһвә ярдәме белән аларны канәгатьләндерергә тырышыгыз».
Шайтанга, фетнә күтәреп, ияргән фәрештәләр күп булмаган. Шуңа күрә күктәге затларның күпчелеге үз сафлыкларын саклый алган дип әйтеп була (Ачылыш 12:4).
Летт кардәш студентларны мондый сүзләр белән дәртләндерде: «Бу тугры фәрештәләр кебек Иблискә каршы торыгыз. Аңа каршылык күрсәтегез, һәм ул сездән качар» (Ягъкуб 4:7).
Программаның игътибарга лаеклы башка өч фикере
«Йәһвә күңелегезнең ныклыгы булсын». Кушма Штатларның Филиал Комитетыннан Гэри Бро кардәш Мәдхия 72:26 га нигезләнгән бу кызык тема белән чыгыш ясады, ул студентларга Йәһвәгә таянырга кирәк дип әйтте. Нинди мәгънәдә Йәһвә «ныклыгыбыз» була ала? «Йәһвә, йөрәгебезне саклар өчен, безне ныгыта ала»,— диде Бро кардәш. Әлбәттә, сынаулар белән очрашканда, йөрәгебез безне алдарга мөмкин (Иремия 17:9). Климат алмаштыру, яңа ризык ашау һәм миссионер йортында яңа кешеләр белән аралашу — бу сәбәпләр аркасында берәрсе миссионер хезмәтен калдыру турында уйлый башларга мөмкин. Бро кардәш болай дип әйтте: «Сезгә берәр карар кабул иткәндә төрле вариантлар карап чыгарга һәм берәр билгеле карарга килергә туры киләчәк. Сез Йәһвә хуплаган юлны сайларсызмы? Сайласагыз, Йәһвә күңелегезнең ныклыгы булып китәчәк. Ул сезнең табаннарыгызны дөрес юлга юнәлдерәчәк».
«Сезнең иманыгыз „аякларыгызны юешләтеп“ алыр өчен җитәрлекме?» Мондый темага Галаад мәктәбе укытучысы Сэм Роберсон чыгыш ясады, бу нотык Ешуа китабының 3 бүлегенә нигезләнгән. Миллионлаган исраиллеләр ярларыннан ташып чыккан Үрдүн суларын ничек үткән? Йәһвә руханиларга Ешуа аша Үрдүн елгасында басып торырга кушкан. Аллаһы аларга болай дип вәгъдә иткән: «Руханиларның аяк табаннары Үрдүн суларына басуга ук, Үрдүн суларының агымы... туктаячак һәм сулар стена кебек торачак» (Ешуа 3:8, 13). Роберсон кардәш студентларга болай дип әйтте: «Сезнең тормышыгызда да „Үрдүн сулары“ булачак, сез аларга юл куйсагыз, алар сезне фатихасыз калдырачак». Мәсәлән, кайвакыт башка миссионерлар белән уртак тел табу авыр булырга мөмкин. Моны ничек хәл итеп була? Роберсон кардәш классны болай дәртләндерде: «Эшчеләргә түгел, ә эшкә игътибар итегез. Сез үз аякларыгызны „юешләтеп“ иманыгызны исбат итсәгез, Йәһвә сезгә миссионер хезмәтегездә андый „Үрдүн суларын“ үтәргә ярдәм итәчәк».
«Ниятләрегезне гамәлгә ашырыгыз». Мондый темага Галаад мәктәбе укытучысы Уильям Сэмюэлсон чыгыш ясады. Аның нотыгы Гыйбрәтле сүзләр 16:3 кә нигезләнгән булган: «Эшләреңне Раббы иркенә тапшырсаң, ниятләрең гамәлгә ашар». Сэмюэлсон кардәш студентлардан болай дип сорады: «Бу шигырь, ниятләрегез гамәлгә ашсын өчен, сезгә, эшләрегезне Йәһвәгә тапшырып, бернәрсә дә эшләргә кирәкми икәнен аңлатамы?» Юк, аңлатмый, чөнки Гыйбрәтле сүзләр 16:1 дә болай дип әйтелгән: «Кеше үзенең ниятен күңеленнән фараз итә». Сэмюэлсон кардәш болай диде: «Йәһвә сезнең йөрәгегез өчен җаваплы түгел. Киресенчә, сезгә үзегезгә мотивларыгыз дөресме-юкмы икәнен тикшерергә кирәк. Изге Язмаларны өйрәнеп, дога кылып һәм филиал белән тыгыз элемтә тотып, сез йөрәгегезне саф килеш саклаячаксыз, һәм Йәһвә сезнең ниятләрегезне гамәлгә ашырачак».
Очраклар һәм интервьюлар
Галаад мәктәбе студентлары Йәһвә Шаһитләренең җирле җыелыштагы кардәшләре белән бергә вәгазьли. Бу аларның мәктәп программасына керә. Галаад мәктәбе укытучысы Марк Нумар берничә студенттан интервью алды, һәм алар төрле очраклар сөйләде. Бу очракларда эчкерсез кешеләрне табар өчен дога кылырга кирәк икәненә басым ясалды.
Мәсәлән, бер гаилә кафеда утырган. Кафеда эшләүче бер кеше аларның эчтән дога кылганнарын күргән. Ул алар янына килеп, алар Йәһвә Шаһитләре түгелме дип кызыксынган. Аларның Йәһвә Шаһитләре икәнен белгәч, бу эшче үзенең Йәһвә Шаһитләре гаиләсендә тәрбияләнгәнен, ә соңыннан Аллаһыга ышанмый башлаганын сөйләгән. Ул хәтта җинаятьчелек эшләгән һәм төрмәдә утырган булган. Хәзер бу яшь кеше Йәһвәгә кире кайтырга тели. Шулай ук ул, гаилә кафега кергәнче, Аллаһыга үз тормышын тәртипкә китерү турында сорап дога кылган икәне турында әйткән. Аның догасына Йәһвә җавап биргән!
«Татыгыз, Йәһвәнең ничек игелекле икәнен күрерсез» дигән тема белән Хатлар бүлегеннән Руди Хартл чыгыш ясады. Ул Мозамбиктан килгән Уэйн Риджуэйдан, Чилидан — Джейсон Риддан һәм Непалдан — Кэндзи Чичиидән интервью алды. Алар өчесе дә Галаад мәктәбен тәмамлаган. Бу абый-кардәшләр үзләренең миссионер хезмәтләрендә очраган кайбер авырлыклары турында ачык сөйләде: мәсәлән, яңа тел өйрәнү, башка культурага ияләшү һәм башкаларны сагыну авыр булмасын өчен дәва табу. Чичии кардәш болай диде: «Без мөмкин кадәр тизрәк үзебезгә яңа җыелышта дуслар табарга тырыштык, һәм бу безгә ярдәм итте. Җыелыштагы кардәшләр белән тыгыз аралашкан саен, безгә сагыну хисен дәваларга җиңелрәк булды».
Илле алты студент үз дипломын алгач, студентларның берсе классның рәхмәтләрен белдерә торган дулкынландыргыч хат укыды. Бу хатта Җитәкче советка мондый сүзләр язылган булган: «Безне укытканда, класска килгәндә һәм безгә рухи күрсәтмәләр биргәндә, сез армый-талмый, ярату күрсәтеп, үз көчегезне сарыф иттегез. Без сезнең яратуыгызны сиздек, шуңа күрә билгеләнгән илләргә килеп, без хәлебездән килгәнне эшләргә — сезнең кебек яратучан, сабыр, басынкы һәм башка кешеләр белән кызыксынучы булырга — тырышачакбыз».
[28 биттәге текст эчендә булган рамка]
«Берәрсе сезне мактаса... сез... бу кешенең игътибарын үзегездән борыгыз»
[29 биттәге текст эчендә булган рамка]
«Сезнең тормышыгызда да „Үрдүн сулары“ булачак»
[31 биттәге таблица/карта]
БУ ЧЫГАРЫЛЫШ БЕЛӘН БӘЙЛЕ САННАР
9 илдән килделәр
56 студент
28 пар
33,0 уртача яшьләре
17,9 суга чумдырылудан соң үткән уртача ел
13,3 тулы вакытлы хезмәттәге уртача еллары
[Карта]
(Тулырак мәгълүмат басманың үзендә китерелә)
Класс аста китерелгән 25 илгә билгеләнде
МИССИОНЕРЛАРНЫҢ БИЛГЕЛӘНҮЛӘРЕ
БОЛИВИЯ
БОТСВАНА
БОЛГАРИЯ
КОНГО (КИНШАСА)
КОТ-Д’ИВУАР
ГАМБИЯ
ГЕРМАНИЯ
ИНДИЯ
ИНДОНЕЗИЯ
КЕНИЯ
ЛИБЕРИЯ
МАКЕДУНИЯ
МАДАГАСКАР
МАЛАЙЗИЯ
МОЗАМБИК
ПАНАМА
ПЕРУ
ПОЛЬША
РУМЫНИЯ
СЕРБИЯ
СЬЕРРА-ЛЕОНЕ
СВАЗИЛЕНД
ТАНЗАНИЯ
УГАНДА
ЗИМБАБВЕ
[30 биттәге иллюстрация]
Галаад Мәктәбенең студентлары вәгазьдә булган бер очракны күрсәтә
[31 биттәге иллюстрация]
Күзәтү манарасының Изге Язмалар мәктәбе Галаадның 129 нчы классы чыгарылышы
Рәтләр алгы рәттән санала, ә исемнәр сулдан уңга бирелә.
1) Мунаретто Р., Улофссон И., Баден Н., Найджон Л., Мойя Дж., Тревиньо Г., Дион А., Флиджел А.
2) Смит Дж., Майкл Радж Дж., Смит Ш., Парамо А., МакДоналд Дж., Динс М., Джойел С., Уотсон Л.
3) Джойел С., Кроли Т., Хакер Д., Шинкаренко Дж., Напп Т., Эйлинг Дж., Хайли К., Улофссон Б.
4) Фицпатрик М., Найджон Б., Скаллеруд Л., Харрис Э., Харрис С., Баден Р., Парамо Й., Скаллеруд К.
5) Кроли Б., Майкл Радж Дж., Лодж Э., Лодж Р., Гермс Н., Фицпатрик Дж., Мойя Р., Мунаретто П.
6) Уотсон С., Динс М., Хакер Дж., МакДоналд Дж., Тревиньо Дж., Харрис Ш., Гермс К., Харрис П.
7) Шинкаренко В., Хайли Т., Смит А., Дион Дж., Эйлинг Р., Смит Б., Напп Т., Флиджел Б.