«Балта остасы»
Беренче гасыр мәсихчеләренең көндәлек тормышы
«Балта остасы»
«Ул балта остасының улы түгелме соң?» (МАТТАЙ 13:55).
ГАЙСӘ «балта остасының улы» гына түгел, ә үзе «балта остасы» булган (Марк 6:3). Күрәсең, ул бу һөнәргә үзенең үги әтисеннән, Йосыфтан, өйрәнгән.
Балта остасы булганда, Гайсә нәрсә эшли белергә һәм нинди кораллар белән куллана белергә тиеш булган? Ул Насара шәһәрендә яшәүчеләргә нинди әйберләр ясап бирә алган һәм нинди хезмәтләр күрсәтә алган? Балачактан үк балта остасы һөнәренә өйрәнү соңрак аның тормышына ничек тәэсир иткән?
Гаилә эше. Аста китерелгән рәсемдә шул күрсәтелә: әти кеше үзенең олы улын җәяле борау белән оста һәм куркынычсыз кулланырга өйрәтә. Кече улы игътибар белән тыңлый һәм карап тора.
Малайларны еш кына 12—15 яшьләр тирәсендә һөнәргә өйрәтә башлаганнар. Гадәттә, алар һөнәргә үз әтисеннән өйрәнгән. Андый өйрәтү күп елларга сузылган, һәм малай яхшы балта остасы булырга теләсә, аңа күп тырышлыклар куярга кирәк булган. Күз алдына китер: Йосыф Гайсә белән
бергә эшләп, сөйләшеп, аны оста булырга өйрәтеп, аның белән бергә күп вакыт үткәргән, һәм бу аларга шатлык китергәндер. Йосыф Гайсәнең агач эшкәртү эшендә остарып барганын горурлык белән күзәткәндер!Белем, көч һәм осталык кирәк. Балта остасы үзе эшкәрткән агачның үзенчәлекләрен белергә тиеш булган. Ул җирле агач материалын, мәсәлән кипарис, имән, кедр, сикомор һәм зәйтүн агачы сайлый алган. Әмма, беренче гасырдагы балта остасы төзү материаллары кибетенә яисә агач материаллары складына барып кирәгенчә киселгән бүрәнәләрне сатып ала алмаган. Киресенчә, аңа үзенә урманга барырга, кирәкле агачларны сайларга, чабарга һәм авыр бүрәнәләрне үзенең эш урынына алып кайтырга кирәк булган.
Балта остасы җыйган бүрәнәләрдән нинди әйберләр ясый алган? Урамда күп вакыт үткәреп, ул йортлар төзергә ярдәм иткән. Шулай ук ул түбә өчен кайчы, йорт өчен баскыч, ишек, тәрәзә һәм бура ясый алган.
Балта остасы шулай ук төрле җиһазлар ясаган. Китерелгән рәсемнәрдә кайбер җиһазлар күрсәтелә: мәсәлән, тартмалы, киштәле яки ишекле шкафлар (1), табуреткалар (2), урындыклар (3), төрле зурлыктагы һәм формадагы өстәлләр (4) һәм бишекләр. Кайбер җиһазларны ул матур агач материалыннан хикмәтле рәсем кисеп бизи алган. Җиһазлар озакка җитсен өчен һәм матур калсын өчен, ул аларны балавыз, сумала яки май белән каплый алган.
Балта остасы шулай ук җирле игенчеләр өчен кирәкле әйберләр ясаган, мәсәлән каты агачтан камытлар (5), шулай ук сәнәкләр, тырмалар һәм көрәкләр (6). Сабан (7) нык булырга тиеш булган, чөнки аның тимер очы белән ташлы җирне сукалаганнар. Өстәвенә, балта остасы агачтан арбалар (8) һәм тоташ яки кигиле тәгәрмәчләр ясаган. Шулай ук ул үзе ясаган җиһазларны, коралларны, арбаларны рәтләгән һәм аларны тиешле хәлдә саклаган.
Гайсә балта остасы булып эшләгәнгә күрә, аның тышкы кыяфәте нинди булган? Гайсәнең тиресе Якын Көнчыгыш кояшы астында янган, еллар дәвамындагы физик эш аркасында аның мускуллары ныгыган һәм чүкеч, балта һәм пычкы ярдәмендә каты агач материаллар белән эшләгәнгә күрә, аның куллары тупасланган.
Мисаллар чыганагы. Кешеләрне тирән рухи хакыйкатьләргә өйрәткәндә, Гайсә оста итеп гади һәм таныш әйберләр турында сөйләгән. Ул балта остасы һөнәреннән үзенең кайбер мисалларын алганмы? Берничә мисал карап чыгыйк. «Ничек син туганың күзендәге чүп бөртеген күрәсең, ә үз күзеңдәге бүрәнәне сизмисең?» — дигән ул халыкка бер тапкыр. Балта остасы бүрәнәнең никадәр зур була алганын белгән (Маттай 7:3). Соңрак, Гайсә башка төркемгә болай дип әйткән: «Сукалый башлагач, артына борылып караган кеше Аллаһы Патшалыгы өчен ышанычлы түгел». Ул, күрәсең, күп сабаннар ясаган (Лүк 9:62). Гайсә үзенең иң җылы чакыруында балта остасы ясаган бер әйберне искә төшергән. Ул болай дип әйткән: «Минем камытымны үзегезгә киегез һәм Миннән өйрәнегез... Чөнки Минем камытым уңайлы һәм йөгем җиңел!» (Маттай 11:29, 30). Һичшиксез, Гайсә кабартмый торган һәм «уңайлы», яки җайлы, камытны ничек ясап булганын белгән.
Гайсәнең дошманнары аны «балта остасының улы» дип атап, түбәнсетергә теләгәннәрдер. Моңа карамастан, беренче гасырдагы кебек бүгенге мәсихчеләр дә, бу басынкы элекке балта остасы үрнәген тоту хөрмәт дип саныйлар.
[26 биттәге рамка/иллюстрация]
Балта остасының кораллары
Беренче гасырдагы балта остасы, шул исәптән Гайсә, рәсемдә күрсәтелгән кораллар белән эшли белергә тиеш булган. Аның пычкысы (1) агач кирәчкә беркетелгән тешле тимер кисәгеннән торган. Шулай ук ул үлчәү өчен почмаклык (2), ә вертикаль юнәлешне билгеләү өчен асма (3) кулланган. Өстәвенә, балта остасының кораллары арасында тигезләгеч (4), үлчәү таягы (5), шомарту өчен үткен йөзле тимер кисәге куеп ясалган ышкы (6) һәм балта (7) булган.
Тишекләр чокып ясар өчен балта остасы җәяле кыру станогын (8) һәм өтерге (9) кулланган. Рәсемдә шпонканы тишекләргә кертер өчен яисә өтергене кагар өчен кулланылган агач чүкечне (10) күреп була. Монда шулай ук кечкенә кул пычкысы (11), юну өчен аталгы (12) һәм берничә кадак (13) күрсәтелә. Бу кораллар янында тимер чүкеч (14) һәм бүрәнәләрне эшкәртү өчен аркылы балта (15) тора. Балта остасы шулай ук пычак (16), төрле киңлектәге өтергеләр (17) һәм җәяле борау (18) белән кулланган.