Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Басынкы һәм кыю кеше

Басынкы һәм кыю кеше

Яшь укучыларыбыз өчен

Басынкы һәм кыю кеше

ЮНЫС КИТАБЫ — 1 ӨЛЕШ

Йөкләмә. Бу йөкләмәне үтәр өчен тыныч урын тап. Изге Язмалардагы шигырьләрне укыганда үзеңне шул вакыйгаларда катнашучы итеп күр. Ул вакыйганы, андагы кешеләрнең тавышларын күз алдыңа китер. Анда булган кешеләрнең хисләрен аңларга тырыш.

1 БУ ӨЗЕКНЕ КАРАП ЧЫК. ЮНЫС 1:1—17; 2:9—3:5 НЕ УКЫ.

Диңгездәге коточкыч давылны күз алдыңа китереп яз.

․․․․․

Юныс һәм диңгезчеләрнең сүзләрендә нинди хисләр чагыла?

․․․․․

Юныс диңгезгә батканда һәм аны зур балык йоткач, нәрсә турында уйлагандыр? (Юныс 2:1—9 ны укы.)

․․․․․

2 ТИРӘНРӘК УЙЛАН.

Нинәвидә нинди кешеләр яшәгән һәм ни өчен Юныс башта алар янына барырга теләмәгән? (Наум 3:1).

․․․․․

Синеңчә, нинди мәгънәдә Нинәви Аллаһы өчен «бөек шәһәр» булган? (Юныс 3:3; 2 Петер 3:9).

․․․․․

Юнысның үз хатасы һәм үз Аллаһысы турында яшермичә сөйләвә нәрсә күрсәтә? (Тагын бер кат Юныс 1:9, 10 ны укы.)

․․․․․

Юныс, үзен диңгезгә ташлаганнан соң, корабльдә булганны ничек белә алган? (Тагын бер кат Юныс 1:15, 16 ны укы.)

․․․․․

3 БЕЛГӘННӘРЕҢНЕ КУЛЛАН ҺӘМ ЯЗЫП КУЙ.

Курку турында яз.

․․․․․

Басынкылык турында яз.

․․․․․

Кыюлык турында яз.

․․․․․

Йәһвәнең кешеләргә, хәтта явыз булып күренгән кешеләргә, карата карашы турыда яз.

․․․․․

4 БЕЗ КАРАП ЧЫККАН ӨЗЕКТӘ СИНЕҢ ӨЧЕН НӘРСӘ АЕРУЧА МӨҺИМ БУЛДЫ ҺӘМ НИ ӨЧЕН?

․․․․․

Өстәмә мәгълүматны, «Күзәтү манарасы», 2009 ел, апрель—июнь, 9—12 нче битләрдән табып була

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРНЫ БУ САЙТТАН УКЫП БУЛА: www.watchtower.org