Рәхим итегез!
СЕЗНЕҢ Йәһвә Шаһитләрнең Патшалык Залы яныннан үтеп киткәндә: «Алар анда нәрсә эшлиләр микән?» — дигән сорау биргәнегез бардыр. Аларның атна саен үткәрелә торган очрашуларына һәр кеше килә ала икәнен сез белә идегезме? Килгән кешеләрне алар җылы сәламлиләр.
Шулай да сездә, бәлки, мондый сораулар туар: «Ни өчен Йәһвә Шаһитләре бергә җыела? Аларның очрашулары ничек үтә? Һәм аларның очрашуларына килгән кешеләр бу очрашулар турында нәрсә әйтә?»
«Халыкны... җыегыз»
Борынгы заманнарда кешеләр, Аллаһыга гыйбадәт кылып, аның турында белем алыр өчен, бергә җыелганнар. Якынча 3 500 ел элек исраиллеләргә мондый боерык бирелгән булган: «Бу канунны тыңласын, Раббы Аллаһыгыздан куркып, Аны хөрмәтләргә өйрәнсен һәм канунның барлык сүзләрен тырышып үтәсен өчен, бөтен халыкны — ирләрне, хатыннарны, балаларны, шулай ук арагызда сезнең белән бергә яшәүче читтән килгән кешеләрне дә җыегыз» (Канун 31:12). Шулай итеп Исраилдә карты да, яше дә Йәһвә Аллаһыга гыйбадәт кылырга һәм аңа тыңлаучан булырга өйрәтелгән булган.
Якынча 1 500 ел үткәннән соң беренче мәсихче җыелышлар оештырылгач, бергә җыелып очрашулар хак гыйбадәт кылуның мөһим үзенчәлеге булып калган. «Әйдәгез, бер-беребезгә игътибарлы булыйк, бер-беребезне мәхәббәт вә изге эшләргә дәртләндерик. Кайберәүләр кебек, гыйбадәт кылу өчен бергә җыелудан баш тартмыйк, киресенчә, бер-беребезгә көч биреп, тагын да ныграк дәртләндереп торыйк»,— дип язган рәсүл Паул (Еврейләргә 10:24, 25). Гаилә бергә җыелып вакыт үткәрү аша ныгыган кебек, нәкъ шулай ук Аллаһыга хезмәт итәргә теләгән мәсихчеләр бергә гыйбадәт кылырга җыелганда, алар арасындагы мәхәббәт бәйләнешләре ныгый.
Инҗилдә язылган бу сүзләрне үтәп, Йәһвә Шаһитләре үз Патшалык Залларында атнага ике тапкыр бергә җыелалар. Бу очрашулар анда килүчеләргә Изге Язмаларның принципларын кадерләргә, аңларга һәм кулланырга булыша. Очрашуларның программасы бөтен дөнья буенча бер үк диярлек, һәм һәр очрашуның үз рухи максаты бар. Җыелышка килүчеләр андый очрашу алдыннан һәм ул тәмамланганнан соң файдалы сөйләшүләр алып барып «бер-берсен дәртләндерәләр» (Римлыларга 1:11, 12). Бу очрашуларның һәрберсе ничек үтә?
Изге Язмаларга нигезләнгән нотык
Беренче очрашуда барлык кешеләргә багышланган Изге Язмалар фикерләре карала. Андый очрашуга күпчелек кеше килә һәм, гадәттә, ул ял көннәрендә үткәрелә. Гайсә Мәсих еш кына бар халык алдында сөйләгән һәм аның бер чыгышы күп кешеләргә билгеле һәм Таудагы вәгазь дигән исем йөртә (Маттай 5:1; 7:28, 29). Рәсүл Паул, мәсәлән, Афин шәһәренең халкы алдында чыгыш ясаган (Рәсүлләр 17:22—34). Бу үрнәк буенча, Йәһвә Шаһитләрнең очрашуларында карала торган фикерләр бар кешеләргә, шул исәптән беренче тапкыр килүчеләргә дә, багышланган.
Очрашу «Йәһвәне мактап җырлагыз» * дип исемләнгән басмадан алынган берәр җыр белән башлана. Бу җырны торып басып бар кешеләр җырлый ала. Кыска гына догадан соң тәҗрибәле докладчы утыз минутлык чыгыш ясый. (« Кешеләр өчен файдалы нотыклар» дигән рамканы карагыз.) Аның нотыгы тулысынча Изге Язмаларга нигезләнгән. Ул еш кына кешеләрне үз Изге Язмалар китабын ачып шигырьләр укылганда күзәтеп барырга чакыра. Шуңа күрә җыелышка сез үз Изге Язмалар китабын алып килә аласыз я җыелыш алдыннан аны берәр Йәһвә Шаһитеннән сорап тора аласыз.
«Күзәтү манарасы»н өйрәнү
Йәһвә Шаһитләрнең күпчелек җыелышларында нотык яңгыраганнан соң «Күзәтү манарасы»н өйрәнәләр. Бу очрашу сораулар һәм җаваплар ярдәмендә бер сәгать дәвам итә. Ул бар кешеләрне Паул көннәрендәге Беруя шәһәрендәге мәсихчеләр үрнәге буенча эш итәргә дәртләндерә. Бу мәсихчеләр «сүзне бик теләп кабул иткәннәр һәм... сүзләрнең дөреслеген тикшерү өчен, Изге язманы өйрәнгәннәр» (Рәсүлләр 17:11).
«Күзәтү манарасы»н өйрәнү җыр белән башлана. Өйрәнелә торган мәкалә һәм бу очрашуны алып баручы биргән сораулар журналда бастырылган. Сез журналны Йәһвә Шаһитләренең берәрсеннән сорый аласыз. Күптән түгел генә мондый мәкаләләр каралган иде: «Ата-аналар, балаларыгызны яратып тәрбияләгез», «Беркемгә дә яманлыкка каршы яманлык кылмагыз» һәм «Тиздән бар газаплар юк булачак!». Очрашуда сорауларга җавапны һәр теләгән кеше бирә ала. Комментарий биргән кешеләр, гадәттә, мәкаләне алдан укып чыкканнар һәм китерелгән Изге Язмалар шигырьләрен ачып караганнар һәм уйланганнар. Бу очрашу җыр һәм дога белән тәмамлана (Маттай 26:30; Эфеслеләргә 5:19).
Изге Язмаларны җыелыш белән өйрәнү
Һәр атнаның бер кичендә Йәһвә Шаһитләре Патшалык Залларында кабат җыелалар. Бу очрашу өч өлештән тора һәм тулаем алганда 1 сәгать 45 минут дәвам итә. Очрашуның беренче өлешендә 25 минутлык Изге Язмаларны җыелыш белән өйрәнү үткәрелә. Ул кешеләргә үз Изге Язмаларын яхшырак белергә, фикер йөртүләрен һәм карашларын төзәтергә һәм Мәсихнең шәкертләре буларак яхшы якка үзгәрергә булыша (2 Тимутегә 3:16, 17). «Күзәтү манарасы»н өйрәнү кебек, Изге Язмаларның берәр темасы буенча бу очрашуда сораулар һәм җаваплар ярдәмендә үткәрелә. Комментарийларны шулай ук һәр теләгән кеше бирә ала. Гадәттә, бу очрашуда Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган берәр китап я брошюра карала.
Ни өчен очрашуларда Изге Язмаларга нигезләнгән әдәбият кулланыла? Борынгы заманнарда да Аллаһы Сүзен укыганнар, әмма «алар... [шулай ук] аның мәгънәсен аңлатып ачыклаганнар, һәм халыкка укылганны аңларга булышканнар» (Нихами 8:8). Соңгы елларда Изге Язмаларның Ишагыйя, Данил һәм Ачылыш китаплары карала торган басмалар чыгарылган иде. Бу басмалар очрашуга килүчеләргә Изге Язмаларның шул китапларын аңларга булышты.
Теократик хезмәт мәктәбе
Очрашуның чираттагы өлеше — Теократик хезмәт мәктәбе. Бу 30 минутлык очрашу мәсихчеләргә яхшырак өйрәтүчеләр булырга булыша (2 Тимутегә 4:2). Сиңа да балаң я дустың Аллаһы яки Изге Язмалар турында сорау биргәндә яхшы җавап бирү авыр булганы бармы? Теократик хезмәт мәктәбендә сезне авыр сорауларга Изге Язмаларга нигезләнгән дәртләндерүче җавап бирергә өйрәтәләр. Шулай итеп без дә Ишагыйя пәйгамбәр кебек әйтә алабыз: «Хаким Йәһвә Аллаһы, минем хәлсезләнгән кешегә сүз белән ничек булышырга икәне турында белемем булсын өчен, миңа шәкертләр теле бирде» (Ишагыйя 50:4).
Теократик хезмәт мәктәбе Изге Язмаларның берәр өзегенә нигезләнгән нотыктан башлана. Очрашуга килгән кешеләр бу өзекне шушы атнада укыганнар. Бу чыгыш вакытында нотыкчы кешеләрне укылган өзектән нинди файда алганнары турында кыска гына комментарийлар бирергә дәртләндерә. Бу пункттан соң Мәктәпкә язылган укучылар билгеләнгән заданияләре белән чыгыш ясыйлар.
Укучыларга сәхнәдән Изге Язмаларның берәр өлешен уку билгеләнә яки алар Изге Язмаларның берәр темасын башка кешегә ничек аңлатып була икәне күрсәтәләр. Һәрбер чыгыштан соң тәҗрибәле укытучы укучыларны чыгышларының яхшы яклары өчен мактый һәм үз сүзләрен «Теократик хезмәт мәктәбендә укыйбыз» дигән китапка нигезләп
әйтә. Очрашу тәмамлангач, ул чыгыш ясаучы белән генә калып аңа нәрсәне яхшы якка үзгәртергә кирәк икәнен аңлата.Бу кыска гына кызыклы чыгышлардан торган программа өлеше Теократик мәктәптә укучылар өчен генә түгел, ә уку, сөйләү яки өйрәтү осталыкларын яхшыртырга теләгән бар кешеләргә ярдәм итәр өчен оештырылган. Теократик хезмәт мәктәбе тәмамланганнан соң Изге Язмаларның берәр өзегенә нигезләнгән җыр белән хезмәт очрашуы башлана.
Хезмәт очрашуы
Программаның соңгы өлеше — бу хезмәт очрашуы. Яңгыраган нотыклар, демонстрацияләр, интервьюлар һәм фикер алышу ярдәмендә бар кешеләр Изге Язмалардагы хакыйкатьне остарак өйрәтергә өйрәнәләр. Мәсәлән, Гайсә үз шәкертләрен вәгазьләргә җибәрер алдыннан бергә җыеп аларга җентекле күрсәтмәләр биргән (Лүк 10:1—16). Һәм алар яхшы хәбәр тарату эшенә әзерләнгән булганга күп кызыклы очракларга тап булганнар. Аннан соң алар барысын кайтып Гайсәгә сөйләгәннәр (Лүк 10:17). Шәкертләр еш кына булган очраклар белән бер-берсен дәртләнгәннәр (Рәсүлләр 4:23; 15:4).
Хезмәт очрашуының 35 минутлык программасы һәр ай чыгарыла торган «Безнең патшалык хезмәтебез» дигән басмада бастырыла. Күптән түгел генә мондый темалар каралган иде: «Гаиләгез исән калсын өчен нәрсә эшләргә?», «Без кыйммәтле хәзинә белән бүлешәбез», «Гайсә Мәсихтән үрнәк алыгыз». Программа җыр һәм дога белән тәмамлана. Догада җыелыштан билгеләнгән берәр кеше мөрәҗәгать итә.
Җыелышка килүчеләр бу очрашулар турында нәрсә әйтә?
Йәһвә Шаһитләре очрашуга килгән һәрбер кеше үзен яхшы хис итсен өчен көч куялар. Мәсәлән, Эндрю Йәһвә Шаһитләре турында күп начарлык ишеткән. Ләкин беренче очрашуга килгәч, аны җылы каршы алганнар һәм бу аны бик нык гаҗәпләндергән. «Анда булу рәхәт иде,— дип сөйли ул.— Алар үзләрен дусларча тоттылар һәм миңа бик игътибарлы иделәр». Канадада яшәүче яшь кыз моның белән ризалаша һәм: «Очрашу бик кызык үтте! Мин барысын да аңладым»,— дип әйтә.
Бразилиядә яшәүче Жозены бик начар холыклы кеше дип белгәннәр. Шулай да аны якында гына урнашкан Йәһвә Шаһитләрнең Патшалык Залына чакырганнар. «Алар минем үткәндәге холкымны белсәләр дә, мине бик җылы каршы алдылар»,— дип әйтә ул. Япониядә яшәүче Ацуши болай ди: «Шунсын әйтергә кирәк: Йәһвә Шаһитләрнең беренче очрашуына килгәч, мин үземне әллә ничек уңайсыз хис иттем. Шулай да бу кешеләр башкалардан аерылып тормый икәненә игътибар иттем. Мин үземне яхшы хис итсен өчен, алар бик зур тырышлыклар куйдылар».
Рәхим итегез
Бу кешеләрнең сүзләре Патшалык Залында үткән очрашуларга килеп сез бик яхшы хисләр кичерәчәксез икәнен күрсәтә. Сез Аллаһы турында белем алырсыз һәм монда, Изге Язмаларга нигезләнгән күрсәтмәләр аша, Йәһвә Аллаһы сезне «файдалыга өйрәтәчәк» (Ишагыйя 48:17).
Йәһвә Шаһитләрнең очрашуларына керү түләүсез һәм очрашу барганда да акча җыелмый. Якында урнашкан Патшалык Залындагы очрашуга килергә телисезме? Без сезне чын күңелдән чакырабыз.
^ 10 абз. Бу мәкаләдә әйтелгән бар басмалар Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган.