Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ТӘРҖЕМӘИ ХӘЛ

Йәһвәгә карата беренче мәхәббәтем миңа нык калырга булышты

Йәһвәгә карата беренче мәхәббәтем миңа нык калырга булышты

1970 елның җәй башы иде. Мин Финиксвилл шәһәренең (Пенсильвания, АКШ) «Вэлли-Фордж» госпиталендә ята идем. Бер медицина хезмәткәре һәр ярты сәгать саен минем кан басымын үлчәп торды. Мин 20 яшьлек солдат идем һәм инфекцион авыру белән чирли идем. Медицина хезмәткәре миннән берничә яшькә генә олырак иде. Аның йөзендә борчылу күренә иде. Минем кан басымы төшә барды. Мин аңардан: «Синең үлем хәлендәге кешене беркайчан да күргәнең юкмыни?»,— дип сорадым. Аның йөзе агарып куйды һәм ул: «Юк, күргәнем булмады»,— дип җавап бирде.

Ул вакытта минем киләчәгем өметсез кебек күренә иде. Ничек соң мин бу госпитальгә эләктем? Сезгә үз тормышым турында сөйлисем килә.

МИНЕМ СУГЫШКА ЭЛӘГҮЕМ

Мин Вьетнам сугышында медицина хезмәткәре булып эшләгәндә чирләп киттем. Миңа чирләгән һәм яраланган кешеләргә ярдәм күрсәтү бик нык ошый иде. Минем хирург буласым килә иде. 1969 елның июль аенда мин Вьетнамга эләктем. Яңа килгән кешеләргә кебек, миңа да башка сәгать поясына һәм эсселеккә җайлашыр өчен бер атна гына бирелде.

Тиздән мин үз эшемә керештем. Мин Меконг елгасының тамагында «Донг Там» базасындагы хирургия госпиталендә хезмәт иттем. Бу урынга яраланган сугышчылар белән шыгрым тулы күп кенә вертолетлар очып килә иде. Патриот булганга һәм эшләргә яратканга, мин тизрәк эшкә керешергә теләдем. Яраланган кешеләрне операциягә әзерли иделәр дә җилләтелә торган кечкенә тимер контейнерларга ашыга-ашыга алып килә иделәр. Бу контейнерлар операция бүлмәләре итеп кулланылды. Шыгрым тулы бүлмәдә хирург белән анестезиолог һәм ике медицина хезмәткәре яраланган кешеләрнең тормышларын саклап калыр өчен кулдан килгәнне эшләде. Мин кайбер зур кара капчыкларның вертолетлардан бушатылмаганына игътибар иттем. Миңа бу кара капчыкларда сугышта шартлаудан калган мәетләрнең өлешләре ята дип әйттеләр. Шулай итеп мин сугышның нәрсә икәнен аңладым.

МИН АЛЛАҺЫНЫ ЭЗЛИМ

Мин хакыйкать белән яшь чагымда таныштым

Мин әле яшь чагымда Йәһвә Шаһитләре һәм алар өйрәткән хакыйкать белән таныштым. Минем кадерле әнием Йәһвә Шаһитләре белән Изге Язмаларны өйрәнсә дә, суга чумдырылу үтмәде. Миңа шул өйрәнүләрдә булу бик ошый иде. Бер көнне үз үги әтием белән бер Патшалык Залы яныннан үтеп барганда, мин аңардан: «Бу нәрсә?» — дип сорадым. Ул миңа: «Бу кешеләргә якын килмә!» — дип җавап бирде. Мин үз үги әтиемне яратканга һәм аңа ышанганга, аның киңәшенә колак салдым. Нәтиҗәдә, мин Йәһвә Шаһитләре белән элемтәне югалттым.

Вьетнамнан кайтканнан соң, мин Аллаһыга тартыла башладым. Авыр хатирәләр аркасында йөрәгемдә бушлык иде. Вьетнамда чынбарлыкта нәрсә булганын беркем дә аңламый кебек тоела иде. Мин демонстрацияләрдә катнашкан кешеләрне һәм аларның АКШ солдатларын балалар үтерүчеләр дип атаганнарын хәтерлим. Чөнки сугышта гаепсез балаларның һәлак булулары турында хәбәрләр ишетелеп тора иде.

Мин рухи сусавымны басар өчен төрле чиркәүләргә йөри башладым. Мин Аллаһыны һәрвакыт ярата идем, әмма чиркәүләрдә күргәннәрем күңелемә ятмады. Нәтиҗәдә, мин Йәһвә Шаһитләренең Делрей-Бич шәһәрендә (Флорида, АКШ) урнашкан Патшалык Залына килдем. Бу 1971 ел, февраль аеның якшәмбе көне иде.

Мин килеп кергәндә ачык нотык тәмамланып бара иде, шуңа күрә мин өйрәнү мәкаләсенә дә калырга булдым. Нәрсә турында сүз барганы исемдә калмады, әмма кечкенә балаларның кирәкле шигырьләрне табар өчен үз Изге Язмаларын актарып утыруларын әле дә хәтерлим. Моны күреп мин таң калдым. Патшалык Залыннан китәргә җыенганда, яныма 80 яшьлек ягымлы бер абый-кардәш килде. Аның исеме Джим Гарднер иде. Ул миңа «Мәңгелек тормышка алып баручы хакыйкать» дигән китапны биреп: «Зинһар өчен, ал»,— дип әйтте. Без пәнҗешәмбе көнне иртә белән очрашырга һәм Изге Язмалар өйрәнүен башларга сөйләштек.

Шул якшәмбе көнне мин төнге сменада эшләдем. Мин Бока-Ратон шәһәрендәге (Флорида) бер шәхси хастаханәнең ашыгыч ярдәм бүлегендә эшли идем. Минем эш вакытым кичке 11 дән алып иртәнге 7 гә хәтле иде. Төн тыныч булганга, мин «Хакыйкать» дигән китапны укый алдым. Минем яныма баш шәфкать туташы килеп, кулымнан китапны тартып алып, аның тышлыгына карады да: «Син дә аларның берсе булып китәргә телисеңме әллә?» — дип кычкырып җибәрде. Мин аңардан китапны кире тартып алып: «Мин бу китапның яртысын гына укыдым, әмма, күрәсең, нәкъ шулай булыр!» — дип җавап кайтардым. Ул китеп барды, һәм мин берүзем калып, укуымны дәвам иттем.

Минем белән өйрәнүне Чарлз Тейз Расселл белән таныш булган Джим Гарднер исемле майланган абый-кардәш үткәрде

Гарднер абый-кардәш белән беренче Изге Язмалар өйрәнүен, мин: «Без нәрсә өйрәнербез?» — дигән сорау белән башладым. «Мин сиңа биргән китапны»,— диде ул. Мин аңа: «Мин бу китапны укып чыктым инде»,— дип әйттем. Гарднер кардәш йомшак кына: «Әйдә, беренче бүлекне карап чыгыйк»,— дип тәкъдим итте. Мин күп нәрсәгә игътибар итмәгәнемә гаҗәпләндем. Ул мине үз Изге Язмаларымнан күп кенә шигырьләрне ачарга дәртләндерә иде. Ниһаять, мин Аллаһы турында белем ала башладым. Ул көнне Гарднер кардәш — мин аны назлы итеп Джим дип атый идем — минем белән «Хакыйкать» китабыннан өч бүлекне өйрәнде. Һәр пәнҗешәмбе иртән без өчәр бүлек өйрәнә идек. Миңа бу өйрәнүләр бик ошый иде. Мин Чарлз Расселл белән таныш булган майланган абый-кардәштән өйрәнү хөрмәтенә лаек булдым!

Берничә атнадан соң, мин яхшы хәбәрне вәгазьләүче булып киттем. Джим миңа күп авырлыкларымны, шул исәптән өйдән-өйгә йөреп вәгазьләү белән бәйле курку хисен җиңәргә булышты (Рәс. 20:20). Джим белән хезмәттәшлек иткәнгә, вәгазь эше миңа ошый башлады. Минем өчен вәгазьдә катнашу — әле дә зур хөрмәт. Аллаһы хезмәттәше булу бик күңелле! (1 Көр. 3:9)

ЙӘҺВӘГӘ КАРАТА БЕРЕНЧЕ МӘХӘББӘТЕМ

Ә хәзер күңел түрендә булганны — Йәһвәгә карата беренче мәхәббәтем турында сөйләп китәсем килә (Ачыл. 2:4). Йәһвәгә карата беренче мәхәббәтем миңа сугыш вакыты турындагы хатирәләремне һәм күп башка авырлыкларымны җиңәргә булышты (Ишаг. 65:17).

Йәһвәгә карата беренче мәхәббәтем миңа сугыш вакыты турындагы хатирәләремне һәм күп башка авырлыкларымны җиңәргә булышты

Мин 1971 елның июль аенда «Янки» стадионында үткәрелгән «Аллаһының исеме» дигән өлкә конгрессында суга чумдырылу үттем

1971 елның язгы бер көне күңелемдә тирән эз калдырды. Әти-әнием мине өйдән куып чыгардылар. Минем үги әтием үз өендә Йәһвә Шаһитенең булуын түзеп тормады! Шул вакытта мин акчасыз калдым диярлек. Госпитальдә миңа һәр ике атна саен түли иделәр, һәм мин акчамның зур өлешен әле генә кием сатып алуга сарыф иткән идем. Бу киемдә мин Йәһвәне вәгазьдә тиешенчә данлый алдым. Минем банкта әзрәк акчам бар иде, әмма бу банк илнең төньягында, мин үскән Мичиган штатында (АКШ) иде. Шуңа күрә миңа берничә көн машинамда кунарга туры килде. Мин автозаправка бәдрәфләрендә кырынып юына идем.

Машинада яшәгән көннәрнең берсендә мин Патшалык Залына вәгазь очрашуы башланганчы бер-ике сәгать алдан килдем. Мин яңа гына төнге сменадан кайткан идем. Беркем дә мине күрмәсен дип, мин Патшалык Залы артына барып утырдым. Шунда мине Вьетнам турындагы хатирәләр баса башлады: янган кеше тәннәренең исен сиздем, һәм бөтен җирдә кан ага иде кебек. Мин яшь егетләрнең: «Мин исән калырмынмы? Исән калырмынмы?» — дип сораганнарын исемә төшердем. Мин моны өндә ишеткән һәм күргән кебек булдым. Аларның үләчәкләрен белсәм дә, аларны юатыр өчен кулымнан килгәнне эшләргә тырыштым. Алар күзләремдә җавапны күрмәсен дип, йөземне читкә бора идем. Патшалык Залы артында утырганда күңелем тулды.

Мин, аеруча сынаулар һәм авырлыклар белән очрашканда, Йәһвәгә карата беренче мәхәббәтемне югалтмас өчен кулдан килгәннең барысын эшләргә тырышам

Дога кылганда, күземнән яшьләр ага башлады (Мәд. 55:9). Мин терелтү өмете турында тирән уйлана башладым. Бу терелтү ярдәмендә Йәһвә Аллаһы мин күргән бар сугыш нәтиҗәләрен дә, үзем һәм башка кешеләр кичергән эмоциональ авырлыкларны да юк итәчәгенә кинәт төшендем. Шулай ук Йәһвә теге яшь егетләрне тормышка кайтарачак һәм аларның Аллаһы турында хакыйкатьне белергә мөмкинлекләре булачак икәнен аңладым (Рәс. 24:15). Шул вакытта йөрәгем Йәһвәгә карата ярату хисе белән тулды, һәм бу хис йөрәгем түрләренә хәтле үтеп керде. Ул көн күңелемә уелып калды. Шуннан бирле мин, аеруча сынаулар һәм авырлыклар белән очрашканда, Йәһвәгә карата беренче мәхәббәтемне югалтмас өчен кулымнан килгәннең барысын эшләргә тырышам.

ЙӘҺВӘ МИҢА КАРАТА ИГЕЛЕКЛЕ ИДЕ

Сугышта кешеләр коточкыч эшләр кыла. Минем хакта да шуны ук әйтеп була иде. Әмма миңа Изге Язмалардагы яраткан ике өзек турында уйлану ярдәм итте. Беренчесе — Ачылыш 12:10, 11. Бу өзектә Иблис безнең шаһитлек сүзләребез белән генә түгел, ә шулай ук Бәрән каны белән җиңелгән булган дип әйтелә. Икенчесе — Гәләтиялеләргә 2:20. Бу шигырьдән мин Гайсәнең «минем өчен» үлгәнен белдем. Йәһвә миңа Гайсә каны аша карый һәм үткәндә кылган бар эшләрем өчен мине кичерде. Моны белү мине саф вөҗданга ия итте һәм, башка кешеләр дә шәфкатьле Аллаһы турындагы хакыйкатьне белсен өчен, кулдан килгәннең барысын эшләргә дәртләндерде (Евр. 9:14).

Үткән тормышыма күз салып, Йәһвәнең минем хакта һәрвакыт кайгыртып торганын ачык күрәм. Мәсәлән, Джим машинада яшәвемне белгәч, шул ук көнне мине бер апа-кардәш белән таныштырды. Бу апа-кардәш арендага бүлмәләр бирә иде. Йәһвә Джим белән бу апа-кардәшне яшәү урыным булсын өчен кулланган булган. Мин моңа бер дә шикләнмим. Йәһвә шундый игелекле! Ул үзенең тугры хезмәтчеләре турында кайгырта.

АШКЫНУЧАН ҺӘМ ШУЛ УК ВАКЫТТА ӘДӘПЛЕ БУЛЫРГА ӨЙРӘНӘМ

1971 елның май аенда миңа үз йомышым белән Мичиган шәһәренә барып кайтырга кирәк булды. Флорида шәһәрендәге «Делрей-Бич» җыелышыннан китәр алдыннан мин машинаның багажнигын әдәбият белән тутырдым да 75 нче федераль автострада буенча төньякка таба юл тоттым. Ярты юлны үткәнче, багажнигым инде буш иде. Мин Патшалык турындагы яхшы хәбәрне төрле урыннарда ашкынып вәгазьләдем. Мин төрмәләр янында туктала идем һәм хәтта юлчылар ял итә торган урыннардагы бәдрәфләрдә дә ир-атларга буклетлар бирә идем. Ул вакытта чәчкән хакыйкать орлыкларының берәрсе шыткан микән дигән сорау мине әле дә кызыксындыра (1 Көр. 3:6, 7).

Шуны танырга кирәк: мин хакыйкать белән таныша башлаганда, аеруча туганнарым белән сөйләшкәндә, тупасрак идем. Йәһвәгә карата беренче мәхәббәтем бик көчле булганга, мин туганнарыма кыю, ләкин каты итеп вәгазьли идем. Мин үз абыйларым Джон белән Ронны бик яратам. Шуңа күрә мин аларга хакыйкать турында артык ашкынып, кызып сөйләдем. Соңрак мин үз тупаслыгым өчен гафу үтендем. Шулай да мин, алар хакыйкатькә килсеннәр дип, армый-талмый дога кылам. Әмма хәзер мин Йәһвәнең өйрәтүе ярдәмендә башкаларга вәгазьләгәндә әдәплерәк булырга өйрәндем (Көл. 4:6).

ЯРАТКАН КЕШЕЛӘРЕМ

Беренче чиратта мин Йәһвәне яратсам да, тормышымда яраткан кешеләрем дә бар. Минем Сьюзен исемле кадерле хатыным бар. Мин Патшалык эшләрендә андый ярдәмчем булуы турында хыяллана идем. Сьюзен — рухи яктан көчле хатын-кыз. Сьюзен белән йөрешкәндә, мин аның янына бер килүемне яхшы хәтерлим. Сьюзен Кранстон шәһәрендәге (Род-Айленд штаты, АКШ) әти-әнисенең йорты өйалдысында «Күзәтү манарасы»н укып утыра иде. Ул укыган мәкалә өйрәнү өчен булмаса да, аның бу мәкаләдә китерелгән Изге Язмалардагы һәр өзекне ачып, укыганы мине гаҗәпләндерде. Мин үз эчемнән: «Нинди рухи кыз!» — дип уйлап куйдым. Без 1971 елның декабрь аенда өйләнештек. Мин хатыныма һәрвакыт минем белән булганы һәм миңа булышып торганы өчен бик рәхмәтле. Ул миңа караганда Йәһвәне күбрәк ярата. Мин аны моның өчен аеруча кадерлим.

Хатыным Сьюзен, улларыбыз Пол һәм Джесси белән

Безнең Сьюзен белән ике улыбыз Дже́сси һәм Пол туды. Балаларыбыз үскәндә, Йәһвә алар белән булды (1 Иш. 3:19). Улларыбыз хакыйкать ягына басканга, без Сьюзен белән алар белән горурланабыз. Алар Йәһвәгә карата беренче мәхәббәтләрен онытмаганга, әле дә аңа хезмәт итә. Аларның икесе дә тулы вакытлы хезмәттә 20 елдан артык катнаша. Мин шулай ук бик яхшы киленнәрем Сте́фани һәм Раке́ль белән горурланам. Мин аларны үз кызларым итеп күрәм. Улларыбыз Йәһвәне бөтен йөрәкләре һәм җаннары белән яратучы рухи кызларга өйләнде (Эфес. 6:6).

Күчеп йөрү хезмәтендә вәгазь очрашуын үткәрәм

Суга чумдырылу үткәч, мин 16 ел Род-Айленд штатында хезмәт иттем. Анда мин күп кенә кардәшләр белән дуслаштым. Мин үзем белән хезмәттәшлек иткән искиткеч өлкәннәрне җылы хисләр белән исемә төшерәм. Шулай ук мин үземә ярдәм иткән күп кенә күчеп йөрүче күзәтчеләргә бик рәхмәтле. Йәһвәгә беренче мәхәббәтләрен саклап калган кардәшләр белән хезмәттәшлек итү — зур хөрмәт! 1987 елны без ихтыяҗ буенча Төньяк Каролина штатына күчендек. Анда да без күп дусларга ия булдык *.

Гаиләбезгә сирәк вәгазьләнә торган территориядә хезмәт итү ошый иде

2002 елның август аенда безне Сьюзен белән Паттерсондагы (АКШ) Вефиль гаиләсенә чакырдылар. Мин — Хезмәт бүлегендә, ә Сьюзен кер юу бүлегендә хезмәт итте. Ул үз эшен ярата иде! 2005 елның август аенда мин Җитәкче советның әгъзасы булу хөрмәтенә ия булдым. Бу билгеләнү ярдәмендә мин басынкы булырга өйрәндем. Минем кадерле хатыным бу билгеләнү күп җаваплылык таләп итәр, авыр булыр дип һәм безгә күп сәяхәт итәргә туры килер дип борчыла иде. Сьюзен самолетта очарга яратмаса да, безгә еш очарга туры килә! Сьюзенның сүзләре буенча, Җитәкче совет әгъзаларының хатыннары белән аралашу ярдәмендә ул миңа мөмкин кадәр күбрәк булышлык итәргә тәвәккәл булды. Ул чыннан да миңа бик нык булыша, һәм мин аны моның өчен яратам.

Офисымда үзем өчен кадерле бик күп фотографияләр бар. Алар тормышым никадәр кызык икәнен исемә төшереп тора. Йәһвәгә карата беренче мәхәббәтемне югалтмаганга, мин инде хәзер күп фатихалар алдым!

Гаиләм белән вакыт үткәрү миңа зур шатлык китерә

^ 31 абз. Моррис кардәшнең тулы вакытлы хезмәте турында күбрәк белер өчен «Күзәтү манарасы» 2006 ел, 1 апрель, 31 нче битне карагыз.