Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Өлкәннәр башкаларга җаваплылык алырга ничек булыша ала?

Өлкәннәр башкаларга җаваплылык алырга ничек булыша ала?

«Миннән ишеткән... нәрсәләрне... ышанычлы кешеләргә тапшыр» (2 ТИМ. 2:2).

1. а) Өйрәтү турында әйткәндә, борынгы заманда яшәгән Аллаһы хезмәтчеләре нәрсә аңлаган, һәм безнең көннәребез хакында нәрсә әйтеп була? б) Бу мәкаләдә без нәрсә карап чыгарбыз?

БОРЫНГЫ заманда яшәгән Аллаһы хезмәтчеләре өйрәтүнең файда китерүен аңлаган. Ыруг башлыгы Ибрам үзе белән «тәҗрибәле кешеләрен», ягъни өйрәтелгән кешеләрен алып, Лутны коткара алган (Ярат. 14:14—16, ЯД). Давыт патша көннәрендә Аллаһы йортында җырлаучылар «Йәһвә өчен җырларга өйрәтелгән» булган һәм Аллаһыны данлаган (1 Елъ. 25:7). Бүген без Шайтанга һәм аның ярдәмчеләренә каршы рухи сугыш алып барабыз (Эфес. 6:11—13). Без шулай ук Йәһвәне данлар өчен тырышлыклар куябыз (Евр. 13:15, 16). Шуңа күрә, үткәндә яшәгән Аллаһының хезмәтчеләре кебек, без дә уңышлы булыр өчен өйрәтүгә мохтаҗ. Йәһвә җыелыштагы өлкәннәргә башкаларны өйрәтү вазифасын тапшырган (2 Тим. 2:2). Абый-кардәшләр җыелышны кайгырта алсын өчен, тәҗрибәле өлкәннәр аларны ничек өйрәтә ала?

УКУЧЫНЫ РУХИ ЯКТАН НЫГЫТ

2. Өлкән укучыны өйрәтер алдыннан, бәлки, нәрсә эшләр һәм ни өчен?

2 Өлкәнне бакчачы белән чагыштырып була. Бакчачы орлык чәчәр алдыннан, туфракны уңдырышлырак итәр өчен, бәлки, аңа ашлама сибәргә булыр. Син дә, тәҗрибәсе аз булган абый-кардәшне өйрәтер алдыннан, аның белән Изге Язмалардагы кайбер файдалы фикерләр белән бүлешергә булырсыңдыр. Шулай итеп син аның йөрәген әзерләрсең (1 Тим. 4:6).

3. а) Укучы белән сөйләшкәндә, Гайсәнең Марк 12:29, 30 да язылган сүзләрен ничек кулланып була? б) Өлкәннең укучы өчен кылган догасы аңа ничек тәэсир итә ала?

Патшалык турындагы хакыйкать укучының уй-фикерләренә һәм эшләренә ни дәрәҗәдә тәэсир итә? Моны аңлар өчен, аңа мондый сорау бир: «Йәһвәгә багышлангач, синең тормыш рәвешең ничек үзгәрде?» Андый сорау эчкерсез сөйләшүгә юл ачар, һәм сез изге хезмәтне бөтен җан белән башкарырга нәрсә булыша икәнлеге турында сөйләшә алырсыз. (Марк 12:29, 30 укы.) Андый сөйләшүнең азагында, Йәһвә укучыга өйрәнер өчен изге рухын бирсен дип, дога кылып була. Үзе өчен эчкерсез дога кылуыңны ишетеп, укучы рухланып китәр!

4. а) Изге Язмалардагы нинди өзекләр укучыны рухи яктан ныгыта ала? б) Өлкәннәр башкаларны нинди максат белән өйрәтергә тиеш?

4 Укучыны өйрәтә башлагач, әзерлек рухының, ышанычлы һәм басынкы булуның мөһимлеген күрсәтүче Изге Язмаларның кайбер өзекләрен бергә карап чыгыгыз (1 Пат. 19:19—21; Ник. 7:2; 13:13; Рәс. 18:24—26). Ашлама туфракка кирәк булган кебек, андый сыйфатлар да укучыга бик кирәк. Алар ярдәмендә ул рухи яктан тизрәк үсәр. Франциядә яшәүче Жан-Клод исемле бер өлкән болай ди: «Башкаларны өйрәткәндә минем төп максатым — аларга рухи карашлы булып китәргә ярдәм итү. Аллаһы Сүзендәге „могҗизаларга“ укучының „күзләрен ачар“ өчен, мин билгеле бер шигырьләрне бергә укыр өчен мөмкинлекләр эзлим» (Мәд. 118:18). Тагын ничек итеп укучыны рухи яктан ныгытып була?

МАКСАТЛАР КУЯРГА ЯРДӘМ ИТ ҺӘМ СӘБӘПЛӘР КИТЕР

5. а) Ни өчен укучы белән рухи максатлар турында сөйләшү мөһим? б) Ни өчен өлкәннәр яшьләрне өйрәтергә тиеш? (Искәрмәне кара.)

5 Укучыдан: «Синең нинди рухи максатларың бар?» — дип сора. Ул төгәл җавап бирә алмаса, аңа акыллы һәм ирешә алырлык максатлар куярга ярдәм ит. Аңа үзеңнең кайчандыр куйган берәр рухи максатың турында әйт. Бу максатка ирешкәч никадәр бәхетле булганың турында илһамланып сөйлә. Бу алым гади булып күренсә дә, бик уңышлы. Африкада өлкән һәм пионер булып хезмәт итүче Виктор болай ди: «Мин яшь булганда, бер өлкән миңа ипләп кенә максатларым турында берничә сорау бирде. Бу сораулар миңа үз хезмәтем турында җитди уйланырга ярдәм итте». Тәҗрибәле өлкәннәрнең сүзләре буенча, абый-кардәшләрне инде бала чактан ук өйрәтә башлау мөһим. Моның өчен аларга яшьләренә туры килгән йөкләмәләрне биреп була. Нәтиҗәдә, яшьләр яшүсмер чакларына җиткәч һәм күп нәрсәләр игътибарларын читкә юнәлтә башлагач, үз рухи максатларын онытмас *. (Мәдхия 70:5, 17 укы.)

Укучыга бирелгән йөкләмәне ни өчен үтәргә кирәк икәнен аңлат һәм аны үтәгәндә куйган тырышлыклары өчен макта (5—8 нче абзацларны кара.)

6. Гайсә башкаларны өйрәткәндә нинди мөһим ысулны кулланган?

6 Укучыга нәрсә эшләргә кирәк икәнен дә, ни өчен моны эшләргә кирәк икәнен дә әйт. Шулай эшләсәң, аның хезмәт итәргә теләге үсәр. Сәбәпләрне аңлатсаң, син Бөек Остаздан — Гайсәдән үрнәк алырсың. Мәсәлән, үз рәсүлләренә кешеләрне шәкертләр итеп әзерләргә кушар алдыннан, Гайсә аларга ни өчен үзенә буйсынырга кирәк икәнен аңлаткан. Ул: «Күктә дә, җирдә дә бөтен хакимлек миңа бирелде»,— дигән. Аннары ул: «Шуңа күрә бөтен халык кешеләренә барыгыз һәм аларны шәкертләр итеп әзерләгез»,— дип өстәгән (Мат. 28:18, 19). Башкаларны өйрәтүгә килгәндә, Гайсәдән нәрсәгә өйрәнеп була?

7, 8. а) Башкаларны өйрәтүгә килгәндә, өлкәннәр Гайсәдән нәрсәгә өйрәнә ала? б) Ни өчен укучыны мактау мөһим? в) Өлкәннәр башкаларны ничек өйрәтә ала? (« Башкаларны өйрәтү» дигән рамканы кара.)

7 Укучыга үзенә кушканны ни өчен эшләргә кирәк икәнен аңлатканда, Изге Язмаларга нигезләнгән сәбәп китер. Шулай итеп син аны Изге Язмалардагы принциплар нигезендә уйланырга өйрәтерсең. Әйтик, син абый-кардәшкә Патшалык Залына керү урынының чисталыгы һәм йөрү өчен куркынычсыз булуы хакында кайгыртырга куштың, ди. Аның белән Титус 2:10 ны карап чык. Аңа ничек Патшалык Залы турында кайгырту «Коткаручыбыз Аллаһының тәгълиматын бар яктан бизи» икәнен аңлат. Шулай ук укучыны җыелыштагы олы яшьтәгеләр турында уйланырга дәртләндер. Аның башкарачак эше аларга нинди файда китерәчәк? Андый сөйләшүләр ярдәмендә укучы кагыйдәләр турында түгел, ә кешеләр турында күбрәк уйлар. Үзе башкарган эшнең кардәшләргә нинди файда китергәнен күреп, укучы шатлык кичерер.

8 Өстәвенә, укучыны кушканны үтәргә тырышканы өчен мактарга онытма. Ни өчен бу мөһим? Су үсемлеккә үсәргә булыша, ә эчкерсез мактау укучыга үсәргә булыша. (Маттай 3:17 белән чагыштыр.)

ӨСТӘМӘ АВЫРЛЫК

9. а) Өйрәтү турында әйткәндә, бай илләрдә яшәүче өлкәннәр нинди авырлык белән очраша? б) Ни өчен кайбер яшь кешеләрнең тормышында хакыйкать беренче урында тормый?

9 Бай илләрдә яшәүче өлкәннәр бер авырлык белән очраша. Алар, суга чумдырылган яшь абый-кардәшләрне җыелыш эшләрендә катнаштыру авыр, дип әйтә. Без көнбатыш илләрдә яшәүче якынча 20 тәҗрибәле өлкәнгә мондый сорау бирдек: ни өчен кайбер яшь абый-кардәшләрнең үз өсләренә җыелыштагы җаваплы вазифаларны аласы килми? Күпләрнең фикеренчә, кайбер яшьләрне рухи максатлар куярга беркем дә дәртләндермәгән. Дөресен генә әйткәндә, кайбер яшьләрнең андый максатлар куярга теләкләре булган, ләкин әти-әниләре аларны рухи максатлар урынына дөньяви максатлар куярга дәртләндергән! Андый яшь кешеләрнең тормышында хакыйкать беркайчан да беренче урында булмаган (Мат. 10:24).

10, 11. а) Өлкән җыелыш эшләрендә катнашырга әллә ни теләмәгән абый-кардәшкә әкрен-әкрен фикер йөртүен ничек үзгәртергә булыша ала? б) Өлкән андый абый-кардәш белән Изге Язмаларга нигезләнгән нинди фикерләрне карап чыга ала һәм ни өчен? (Искәрмәне кара.)

10 Абый-кардәшнең җыелыш эшләрендә катнашырга әллә ни теләмәсә, аның фикер йөртүен үзгәртер өчен күп тырышлык һәм сабырлык кирәк булыр. Әмма бу мөмкин, моңа шикләнмәгез. Бакчачы, үсемлек төз үссен өчен, әкрен-әкрен аны турайта. Сез дә кайбер абый-кардәшләргә җаваплы вазифаларга карашларын әкрен-әкрен үзгәртергә булышырсыз. Әмма моны ничек эшләп була?

11 Абый-кардәш белән дуслашыр өчен вакыт жәлләмәгез. Ул җыелышка кирәк. Аны моңа ышандырыгыз. Вакыт-вакыт аның белән утырып кайбер шигырьләрне карап чыгыгыз һәм аңа Йәһвәгә багышлануы турында уйланырга ярдәм итегез (Вәг. 5:4; Ишаг. 6:8; Мат. 6:24, 33; Лүк 9:57—62; 1 Көр. 15:58; 2 Көр. 5:15; 13:5). Укучыга мондый сорау биреп була: «Йәһвәгә багышланганда, син аңа нәрсә вәгъдә иттең?» Аның йөрәгенә тәэсир итәргә тырышып, аңардан: «Ничек уйлыйсың, син суга чумдырылганда Йәһвә нәрсә хис иткән? Ә Шайтан нәрсә хис иткән?» — дип сорап була (Гыйб. сүз. 27:11; 1 Пет. 5:8). Изге Язмалардан алдан сайлап алынган өзекләрне уку абый-кардәшнең күңеленә үтеп керә ала, моны онытма *. (Еврейләргә 4:12 укы.)

УКУЧЫЛАР, ТУГРЫ БУЛЫГЫЗ

12, 13. а) Илиша укучы буларак үзен ничек тоткан? б) Йәһвә Илишаны тугрылыгы өчен ничек бүләкләгән?

12 Яшьләр, сезнең турында нәрсә әйтеп була? Сезнең ярдәмегез кирәк. Сезгә максатларыгызга ирешергә нәрсә булышыр? Бу сорауга җавап алыр өчен, әйдәгез, үткәндә яшәгән бер укучының тормышында булган вакыйгаларны карап чыгыйк.

13 Якынча 3 000 ел элек Ильяс пәйгамбәр яшь Илишаны үз хезмәтчесе булырга чакырган. Илиша шунда ук чакыруны кабул иткән һәм, басынкы булуны таләп итә торган йөкләмәләрне үтәп, шул олы кешегә тугры хезмәт иткән (2 Пат. 3:11). Алты ел өйрәнгәннән соң, Илиша Ильясның Исраилдәге хезмәте тиздән тәмамланачак икәнен аңлаган. Шул вакытта Ильяс үзенең яхшы өйрәтелгән хезмәттәшенә үзе артыннан бүтән иярмәскә кушкан, әмма Илиша өч тапкыр Ильяска: «Мин сине калдырмыйм»,— дигән. Ул мөмкин кадәр озаграк үз остазы белән калырга тәвәккәл булган. Йәһвә үз чиратында Илишаны тугрылыгы өчен бүләкләгән: ул аңа Ильясның могҗизалы рәвештә күккә ашканын күрергә рөхсәт иткән (2 Пат. 2:1—12).

14. а) Укучылар Илишадан нәрсәгә өйрәнә ала? б) Ни өчен укучы тугры булырга тиеш?

14 Сез Илишадан нәрсәгә өйрәнә аласыз? Сезгә йөкләмә бирелсә, ул хәтта басынкылык таләп итә торган йөкләмә булса да, аны шунда ук кабул итегез. Укытучыгызны дус дип санагыз. Аңа сезнең хакка куйган тырышлыклары өчен рәхмәтләр белдерегез. Укытучының сүзләренә колак салып, сез, асылда: «Мин сине калдырмыйм»,— дисез. Өстәвенә, үзегезгә бирелгән һәр йөкләмәне тугры үтәгез. Ни өчен бу мөһим? Чөнки өлкәннәр сезнең тугры һәм ышанычлы булуыгызны күргәч кенә, Йәһвәнең сезгә җыелышта вазифалар бирәсе килә икәнен аңлар (Мәд. 100:6; 2 Тимутигә 2:2 укы).

ТИЕШЛЕ ХӨРМӘТ КҮРСӘТЕГЕЗ

15, 16. а) Ничек Илиша үз укытучысына хөрмәт күрсәткән? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.) б) Башка пәйгамбәрләр Илишага ни өчен ышанган?

15 Абый-кардәшләр тәҗрибәле өлкәннәргә ничек тиешле хөрмәт күрсәтә ала? Моны да Ильяска алмашка килгән Илиша турындагы хәбәрдән белеп була. Ильяс белән Илиша Әрихәгә пәйгамбәрләр янына барып килгәч, Үрдүн елгасы буена киткән. Шунда «Ильяс үзенең киемен алып, төрде дә шуның белән суга суккан. Шулчак су икегә аерылган». Коры җир буйлап елганы кичкәч, «алар юлда сөйләшеп барган». Һичшиксез, Илиша, хәзер инде мин барысын да беләм, дип уйламаган. Ильяс киткәнчегә кадәр Илиша үз остазының әйткән һәр сүзен йөрәгенә сеңдерә барган. Ахыр чиктә, Ильяс көчле җил белән күккә ашкан. Соңрак кире Үрдүн елгасы буена килеп, Илиша Ильясның киеме белән суга суккан да: «Ильясның Аллаһысы Йәһвә кайда ул?» — дигән. Су яңадан икегә аерылган (2 Пат. 2:8—14).

16 Игътибар итегез: Илишаның беренче могҗизасы нәкъ Ильясның кылган соңгы могҗизасы кебек булган. Ни өчен бу игътибарга лаек? Күрәсең, Илиша үзе турында, хәзер хакимлек минем кулда икән, мин үземчә эш итә алам, дип уйламаган. Киресенчә, ул үз хезмәтен башкарганда Ильястан үрнәк алган. Шулай итеп Илиша үз укытучысына тиешле хөрмәт күрсәткән, һәм бу башка пәйгамбәрләргә Илишага ышанырга булышкан (2 Пат. 2:15). Илиша 60 ел пәйгамбәр булып хезмәт иткән. Шул вакыт дәвамында Йәһвә Илишага күп могҗизалар кылырга биргән. Илиша Ильяска караганда хәтта күбрәк могҗиза кылган. Син, укучы буларак, моннан нәрсәгә өйрәнә аласың?

17. а) Илиша укучыларга кайсы яктан үрнәк калдырган? б) Вакыт узу белән Йәһвә тугры укучыларны ничек куллана ала?

17 Сиңа җыелышта берәр вазифа бирелсә, аны шунда ук яңа тәртип буенча башкарырга кирәк дип уйлама. Үзгәрешләрне ясарга теләгең булса да, аларны җыелышның ихтыяҗларына карап һәм Йәһвә оешмасы аша күрсәтмәләр бирелгәндә генә ясарга кирәк. Илиша, үз хезмәтен башкарганда Ильясның ысулларын кулланып, аңа хөрмәт күрсәткән, һәм моның ярдәмендә башка пәйгамбәрләр Илишага ышанган. Син дә, Изге Язмаларга нигезләнгән ысулларны кулланып, тәҗрибәле өлкәннәргә хөрмәт күрсәтерсең һәм кардәшләргә үзеңә ышанырга булышырсың. (1 Көринтлеләргә 4:17 укы.) Әмма тәҗрибәң үскәч, син, җыелышка Йәһвәнең алга баручы оешмасыннан артта калмаска булышыр өчен, һичшиксез, кирәкле үзгәрешләр кертүдә катнашырсың. Тугры укучылар, вакыт узу белән Йәһвә сезнең аша зур эшләр башкарыр. Бәлки, Илиша очрагында булган кебек, бу эшләр укытучыларыгыз башкарган эшләрдән хәтта зуррак та булыр (Яхъя 14:12).

18. Ни өчен бүген абый-кардәшләрне өйрәтү мөһим?

18 Без бу һәм үткән мәкаләдәге киңәшләр тагы да күбрәк өлкәннәрне башкаларны өйрәтер өчен вакыт бүлеп куярга дәртләндерер дип өметләнәбез. Яраклы абый-кардәшләр теләп өйрәнсен һәм алган белемне Йәһвәнең сарыкларын кайгыртканда акыллы итеп куллансын. Моның ярдәмендә бөтен дөньядагы җыелышлар рухи яктан ныгыр һәм һәрберебез киләчәктә булачак мөһим вакыйгалар вакытында тугры булып калыр.

^ 5 абз. Яшь абый-кардәш рухи яктан җитлеккән, басынкы булса һәм Изге Язмалардагы башка таләпләргә туры килсә, өлкәннәр аны, хәтта 20 яшькә җитмәсә дә, хезмәттәш ярдәмче итеп билгеләргә тәкъдим итә ала. (1 Тим. 3:8—10, 12; «Күзәтү манарасы» (рус) 1990 ел, 1 февраль, 23 нче битне кара.)