Без бар эшләребездә изге булырга тиеш
«Бар эшләрегездә изге булыгыз» (1 ПЕТ. 1:15).
1, 2. а) Эшләр турында әйткәндә, Аллаһы үз халкыннан нәрсә көтә? б) Бу мәкаләдә без нинди сорауларга җавап табарбыз?
РӘСҮЛ Петер рухландырылып Левиләр китабыннан өзек китергән. Ул исраиллеләр изге булырга тиеш булган кебек, мәсихчеләр дә изге булырга тиеш икәнен аңлаткан. (1 Петер 1:14—16 укы.) «Изге Аллаһы» Йәһвә майланган мәсихчеләр һәм «башка сарыклар» кайбер эшләрендә генә түгел, ә бар эшләрендә изге булыр өчен кулдан килгәнне башкарырлар дип өметләнә (Яхъя 10:16).
2 Левиләр китабындагы кыйммәтле хакыйкатьләрне тикшерүебезне дәвам итеп без зур файда алырбыз, һәм белгәннәребезне куллану безгә бар эшләребездә изге булырга ярдәм итәр. Без мондый сорауларны карап чыгарбыз: ни өчен без үз карашларыбызда нык торырга тиеш? Йәһвәнең хакимлеге ягында тору турында әйткәндә, без Левиләр китабыннан нәрсәгә өйрәнәбез? Корбаннар китерү турында белеп, без нәрсәгә өйрәнәчәкбез?
КАРАШЛАРЫГЫЗДАН ЧИТКӘ ТАЙПЫЛМАГЫЗ
3, 4. а) Ни өчен мәсихчеләр Изге Язмалардагы кануннарга һәм принципларга нык тотынып яшәргә тиеш? б) Ни өчен без үч алмаска һәм ачу тотмаска тиеш?
3 Йәһвәне сөендерәсебез килсә, без аның кануннарына һәм принципларына нык тотынып яшәргә тиеш. Аларга изге нәрсәгә кебек карыйк һәм, карашларыбызда нык калып, аларны үтик. Муса кануны безгә, аның буенча яшәмәсәк тә, Аллаһы карашыннан нәрсә дөрес, ә нәрсә дөрес түгел икәнен аңларга ярдәм итә. Мәсәлән, исраиллеләргә болай диелгән булган: «Үз халкың арасында беркемнән дә үч алма һәм аңа карата ачу тотма; якыныңны үзеңне яраткан кебек ярат. Мин — Раббы» (Лев. 19:18).
4 Йәһвә безнең үч алудан һәм ачу тотудан тыелуыбызны тели (Рим. 12:19). Аның кануннарын һәм принципларын санга сукмасак, бу Иблисне сөендерер, һәм без Йәһвә исеменә тап төшерербез. Берәрсе безне белә торып рәнҗетсә, әйдәгез, үпкә саклап йөри торган «савыт» булмыйк. Безгә — «балчык савытларга» — кыйммәтле хезмәт тапшырып Аллаһы зур хөрмәт күрсәткән (2 Көр. 4:1, 7). Андый кыйммәтле савытларга кислотага охшаш үпкә салмыйк!
5. Без Һарун турындагы һәм аның угылларының үлеме турындагы хәбәрдән нинди сабак алабыз? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.)
5 Левиләр 10:1—11 буенча, Һарун гаиләсе белән җан әрнеткеч очрак булган. Күктән ут төшеп Һарун угылларын Надаб белән Абиһуны яндырганнан соң, Һарун гаиләсенә бик авыр булгандыр. Аллаһы Һарунга һәм аның гаиләсенә үлгән якыннары өчен кайгырмаска кушкан. Бу алар өчен зур сынау булгандыр! Сез җыелыштан чыгарылган гаиләдәгеләрегез я башкалар белән аралашмый торып изге булуыгызны күрсәтәсезме? (1 Көринтлеләргә 5:11 укы.)
6, 7. а) Чиркәүдә үткән никахка я никах укытуда катнашыргамы, юкмы икәнен хәл иткәндә, нәрсәгә игътибар итәргә кирәк? (Искәрмәне кара.) б) Йәһвә Шаһите булмаган туганнарыбыз белән чиркәүдә үткән никах я никах укыту хакында ничек сөйләшеп була?
6 Һарун һәм аның гаиләсе каты сынауларга дучар булса да, без, бәлки, андый сынауларга дучар булмабыз да. Әмма Йәһвә Шаһитләре булмаган туганнарыбыз чиркәүдә үткән никахларына я никах укытуга безне чакырсалар һәм анда катнашырга тәкъдим итсәләр, нәрсә эшләргә? Изге Язмаларда шул мәҗлесләргә бармаска кушучы бернинди дә ачык әмер юк. Ләкин Изге Язмаларда бу очракта карар кабул итәргә булышучы берәр принцип бармы? a
7 Андый очракларда Йәһвә алдында изге булу теләгебез туганнарыбызны уңайсыз хәлдә калдырырга мөмкин (1 Пет. 4:3, 4). Әлбәттә, безнең аларны рәнҗетәсебез килми. Алар белән игелекле итеп һәм шул ук вакыт ачыктан-ачык сөйләшсәк яхшырак булыр. Мөмкин булса, моны алдан эшләргә кирәк. Аларга рәхмәтләребезне белдереп туйда катнашырга чакырганнары өчен шат икәнебезне әйтик. Без аларның туй көннәренең бәхетле үтүен телибез. Дини йолада катнашмыйча, аларны һәм кунакларны уңайсыз хәлдә калдыруыбыз бар. Ә безнең андый хәл тудырасыбыз килми. Аларга моның турында әйтеп була. Шулай я башкача эшләп без үз карашларыбыздан һәм иманнан читкә тайпылмабыз.
ЙӘҺВӘ ХАКИМЛЕГЕ ЯГЫНДА ТОРЫГЫЗ
8. Левиләр китабында Йәһвә хакимлегенә ничек аерым игътибар бирелә?
8 Левиләр китабында Йәһвә хакимлегенә аерым игътибар бирелә. Ул китапта утыздан артык тапкыр анда язылган кануннар Аллаһыдан бирелгән дип әйтелә. Муса моны таныган һәм Йәһвә кушканны эшләгән (Лев. 8:4, 5). Без дә Аллаһы Тәгалә Йәһвә үзебезгә эшләргә кушканны һәрвакыт үтәргә тиеш. Бу яктан безгә Аллаһы оешмасы ярдәм итеп тора. Әмма Гайсәнең иманы чүлдә сыналган кебек, безнең дә иманыбыз берүзебез булганда сыналырга мөмкин (Лүк 4:1—13). Аллаһы хакимлегенә игътибарыбызны тупласак һәм аңа ышансак, беркем дә безне үз карашларыбыздан читкә тайпылырга этәрә алмас һәм без курку тозагына эләкмәячәкбез (Гыйб. сүз. 29:25).
9. Ни өчен Аллаһы халкын бөтен дөньяда нәфрәт итәләр?
9 Мәсих шәкертләре һәм Йәһвә Шаһитләре булганга, безне бөтен дөньяда эзәрлеклиләр. Моңа гаҗәпләнәсе дә юк, чөнки Гайсә үз шәкертләренә болай дигән: «Кешеләр сезне газапларга дучар итәрләр һәм үтерерләр, сез минем шәкертләрем булганга, бар халыклар сезне нәфрәт итәр» (Мат. 24:9). Әмма кешеләр безне нәфрәт итсә дә, без алга таба да Патшалык хакында вәгазьлибез һәм Йәһвә алдында изге булып калабыз. Намуслы, саф тормыш алып барсак та һәм законнар буенча яшәгән гражданнар булсак та, ни өчен соң безне шулхәтле нәфрәт итәләр? (Рим. 13:1—7). Чөнки без Аллаһы Тәгалә Йәһвәгә генә буйсынабыз! Без изге хезмәтебезне «аңа гына» башкарабыз һәм беркайчан да аның кануннарын һәм принципларын санга сукмыйча эш итмәячәкбез (Мат. 4:10).
10. Бер абый-кардәш нейтралитет саклап калмагач нәрсә булган? Сөйләп бирегез.
10 Өстәвенә, без «дөньяныкы түгел». Шунлыктан без, нейтралитет саклаганга, сугышларда һәм сәяси эшләрдә катнашмыйбыз. (Яхъя 15:18—21; Ишагыйя 2:4 укы b.) Аллаһыга багышланган кайбер кешеләр нейтралитет сакламаган. Күпләре исә тәүбә иткән һәм шәфкатьле күктәге Атабыз белән мөнәсәбәтләрен кайтарган (Мәд. 50:19). Берничәсе генә тәүбә итмәгән. Мәсәлән, Икенче бөтендөнья сугышы барганда бөтен Венгрия буенча дәүләт хезмәткәрләре күп кенә абый-кардәш белән үзләрен гаделсез тоткан һәм аларны төрмәгә утырткан. Алар 45 яшькә хәтле булган шул 160 кардәшне бер шәһәргә җыеп, армия сафларына кушылырга өндәгән. Тугры кардәшләр бирешмичә нык булып калган, әмма аларның тугызы хәрби ант биреп хәрби форма кигән. Ике ел узгач, иманнан ваз кичкәннәрнең берсенә бер отрядта хезмәт итәргә кушканнар һәм бу отрядка тугры Йәһвә Шаһитләрен атып үтерергә боерык биргәннәр. Шул Шаһитләр арасында аның бертуган абые да булган! Бәхеткә каршы, бу боерык үтәлмәгән.
ЙӘҺВӘГӘ ИҢ ЯХШЫСЫН БИРЕГЕЗ
11, 12. Борынгы Исраилдә корбаннарның ничек китерелгәненнән без нәрсәгә өйрәнә алабыз?
11 Муса кануны буенча исраиллеләр махсус корбаннар китергән (Лев. 9:1—4, 15—21). Корбаннар кимчелексез булырга тиеш булган, чөнки алар Гайсәнең камил корбанының чагылышы булган. Моннан тыш, бүләкнең, ягъни корбанның, һәр төрен билгеле бер рәвештә китерү таләп ителгән. Мәсәлән, бала тапканнан соң әнидән нәрсә таләп ителгәнен карап чыгыйк. Левиләр 12:6 да болай диелә: «Ир яки кыз, чистарыну көннәре тәмамлангач, ул хатын тулаем яндыру корбаны өчен бер яшьлек бәрән һәм гөнаһ йолу корбаны өчен бала күгәрчен яки урман күгәрчене алып, Изге чатырга керү урыны алдына руханига китерсен». Йәһвә ниндидер эш өчен билгеле бер корбан таләп итсә дә, Кануннан аның яратучан һәм акыллы булуы ап-ачык күренә. Әни кеше сарыкны китерә алмаса, ул ике урман күгәрченен я ике яшь күгәрченне китерә алган (Лев. 12:8). Йәһвә кыйммәтлерәк бүләкне китергән хезмәтчесен яраткан һәм кадерләгән кебек бу хезмәтчесен дә ярлы булуына карамастан яраткан һәм кадерләгән. Без моннан нәрсәгә өйрәнә алабыз?
12 Рәсүл Паул имандашларын Аллаһыга «мактау корбанын» китерергә дәртләндергән (Евр. 13:15). Без Йәһвәнең изге исемен телебез белән игълан итәргә тиеш. Саңгырау кардәшләребез исә Аллаһыны данлар өчен ишарә телен куллана. Өйдән чыга алмаган мәсихчеләр дә Йәһвәне данлый: хатлар яза, телефон аша шаһитлек бирә һәм үзләрен караучы вә аларга килеп киткән кешеләргә вәгазьли. Данлау корбанын сәламәтлегебезне һәм сәләтләребезне исәпкә алып китерик. Бу корбан — Йәһвә исемен игълан итеп аны данлау һәм яхшы хәбәрне вәгазьләү — без бирә алганның иң яхшысы булырга тиеш (Рим. 12:1; 2 Тим. 2:15).
13. Ни өчен без вәгазь өчен айлык отчет бирергә тиеш?
13 Без Аллаһыны яратканга, аңа теләп данлау корбаннары китерәбез (Мат. 22:37, 38). Һәр ай без хезмәтебез турында отчет бирәбез. Без моңа ничек карарга тиеш? Айлык отчетларыбыз безнең Аллаһыга бирелгән булуыбызны күрсәтә (2 Пет. 1:7). Әлбәттә, беребез дә, отчетта зуррак саннар булсын дип, хезмәттә күп сәгать үткәрергә тиеш дип уйламасын. Мәсәлән, картлар йортында яшәгән я мөмкинлекләре чикле булган вәгазьчеләр отчетларына тулы сәгатьләр түгел, ә 15 минут язып бирә ала. Йәһвә үз вәгазьчеләренең бу минутларын кадерли, чөнки шулай итеп алар шуны күрсәтә: алар корбаннарының иң яхшысын бирә, аны ярата һәм Шаһит булганнары өчен рәхмәтле. Берәр сәбәп аркасында кыйммәтлерәк корбаннар китерә алмаган исраиллеләр кебек, мөмкинлекләре чикле булган Йәһвәнең кадерле хезмәтчеләре барыбер отчетлар бирә ала. Һәм безнең айлык отчетларыбыз бөтендөнья отчетының өлеше булып тора, ә бу үз чиратында оешмага киләчәктә Патшалык хакында вәгазьләү эшен оештырырга ярдәм итә.
ШӘХСИ ӨЙРӘНҮЕБЕЗ ҺӘМ ДАНЛАУ КОРБАННАРЫБЫЗ
14. Шәхси өйрәнү турында әйткәндә, ни өчен без аны тикшереп чыгарга тиеш? Аңлатыгыз.
14 Левиләр китабындагы кайбер кыйммәтле хакыйкатьләрне карап чыкканнан соң, сез болай уйлап куярга мөмкин: «Хәзер мин бу китапның Аллаһы тарафыннан рухландырылган Сүзендә ни өчен язылганын яхшырак аңлыйм» (2 Тим. 3:16). Сез хәзер изге булырга тагы да ныграк телисездер. Һәм сез моны Йәһвә таләп иткәнгә генә түгел, ә аны сөендерер өчен куйган тырышлыкларыгызга лаек булганга эшләргә телисез. Бәлки, бу ике мәкаләдә Левиләр китабы турында белгәннәрегез сезне Изге Язмаларны тагы да тирәнрәк тикшерергә дәртләндергәндер. (Гыйбрәтле сүзләр 2:1—5 укы.) Шәхси өйрәнүегез ничек үтә? Моны дога кылып, тикшереп чыгыгыз. Сез данлау корбаннарыгызның Йәһвәгә ошаганын һичшиксез телисездер. Сезнең рухи яктан үсүегезгә телетапшырулар, видеоуеннар, спорт уеннары я хобби комачауламыймы? Алай булса, рәсүл Паулның еврейләргә язган хатындагы кайбер сүзләре турында уйлану сезгә бик файдалы булыр.
15, 16. Ни өчен Паул еврей мәсихчеләренә турыдан-туры язган булган?
15 Паул еврей мәсихчеләренә турыдан-туры язган булган. (Еврейләргә 5:7, 11—14 укы.) Рәсүл читләтеп сөйләмәгән. Ул аларның «колаклары саңгырауланган» дип әйткән. Ни өчен Паул шулай туры итеп әйткән? Йәһвә рухи сөт белән тукланып исән калырга тырышкан мәсихчеләрне ярата һәм алар хакында борчыла. Паул да андый мәсихчеләрне яраткан һәм алар хакында борчылган. Төп мәсихче тәгълиматларны белү мөһим, әмма рухи яктан үсеп җитлеккән мәсихче булыр өчен «каты азык» кирәк.
16 Еврейләргә башкаларны өйрәтү ягыннан яхшыру түгел, ә үзләрен өйрәтер өчен берәр кеше кирәк булган. Ни өчен? Чөнки алар «каты азык» белән тукланмаган. Үзегезгә мондый сораулар бирегез: «Каты рухи ризыкка минем карашым дөресме? Мин аның белән тукланаммы? Я мин дога кылудан һәм Изге Язмаларны тирән өйрәнүдән баш тартаммы? Алайса, проблеманың сәбәбе шәхси өйрәнүемне ничек үткәрүемдә түгелме?» Без кешеләргә вәгазьләргә генә түгел, ә аларны өйрәтергә дә, шәкертләр итеп әзерләргә дә тиеш (Мат. 28:19, 20).
17, 18. а) Ни өчен без даими рәвештә каты рухи ризык белән тукланырга тиеш? б) Җыелыш очрашулары турында әйткәндә, безнең исерткеч эчемлекләргә карашыбыз нинди булырга тиеш?
17 Күпләребезгә Изге Язмаларны өйрәнү авырдыр. Йәһвә үз хезмәтчеләрен шәхси өйрәнү үткәрергә мәҗбүр итми. Шулай да, Аллаһыга күп еллар элекме я чагыштырмача күптән түгел генә багышландыкмы, без алга таба да каты рухи ризык белән тукланып торырга тиеш. Изгелек юлы буенча баруыбызны дәвам итәсебез килсә, моны эшләү зарур.
18 Изге булыр өчен без Изге Язмаларны җентекләп тикшерергә һәм Аллаһы бездән теләгәнне эшләргә тиеш. Әйдәгез, Һарун угыллары Надаб белән Абиһуны исебезгә төшерик. Алар, бәлки, исерек булып Аллаһы алдына «рөхсәт ителмәгән ут» китергәннәре өчен үлем җәзасына дучар булгандыр (Лев. 10:1, 2). Аллаһының шуннан соң Һарунга әйткән сүзләренә игътибар итегез. (Левиләр 10:8—11 укы.) Бу өзектән җыелыш очрашулары алдыннан без исерткеч эчемлек эчәргә тиеш түгел дигән нәтиҗә ясап буламы? Моның турында уйланыйк: без Канун буенча яшәмибез (Рим. 10:4). Кайбер илләрдә кардәшләребез җыелыш алдыннан ашап алганда чамасын белеп исерткеч эчемлекләр эчә. Пасах бәйрәмендә шәраб салынган дүрт касә кулланылган. Гайсә, үзенең үлемен искә алу кичәсен гамәлгә керткәндә, рәсүлләренә шәраб салынган касәне биргән. Бу шәраб аның канын символлаштырган (Мат. 26:27). Изге Язмаларда чиктән тыш күп эчү һәм эчкечелек хөкем ителә (1 Көр. 6:10; 1 Тим. 3:8). Күп кенә мәсихчеләр изге хезмәтнең берәр төрендә катнашыр алдыннан исерткеч эчемлекләрне бөтенләй эчми, чөнки аларның вөҗданнары аларга шулай эшләргә куша. Әмма һәр илнең үз культурасы, һәм мәсихче өчен шул мөһим: изге булып калыр өчен һәм Аллаһыны сөендерер өчен аңа «изгене изге булмаганнан» аера белергә кирәк.
19. а) Гаилә белән гыйбадәт кылуга һәм шәхси өйрәнүгә килгәндә, без нәрсәне истә тотарга тиеш? б) Сез изге булып калырга тәвәккәл булуыгызны ничек күрсәтә аласыз?
19 Аллаһы Сүзен тикшереп торсагыз, күп кенә рухи хакыйкатьләрне табарсыз. Гаилә белән гыйбадәт кылуыгызны һәм шәхси өйрәнүегезне яхшыртыр өчен бар булган коралларны кулланыгыз. Йәһвә һәм аның ниятләре турындагы белемнәрегезне арттырыгыз. Аңа һәрвакыт якынлашып торыгыз (Ягък. 4:8). Мәдхия җырлаучы Аллаһыга дога кылган кебек дога кылыгыз, ә ул болай дип җырлаган: «Минем күзләремне ач, һәм Синең кануныңның могҗизаларын күрермен» (Мәд. 118:18). Беркайчан да Изге Язмалардагы кануннарны һәм принципларны санга сукмыйча эш итмәгез. «Изге Аллаһы» Йәһвәнең югары кануны буенча теләп эш итегез һәм ашкыну белән «Аллаһының яхшы хәбәрен игълан итеп, изге эш башкарыгыз» (1 Пет. 1:15; Рим. 15:16). Бу тынычсыз соңгы көннәрдә изге булыгыз. Һәрберебез дә изге булып изге Йәһвә Аллаһыбызның хакимлеге ягында торсын.
a «Күзәтү манарасы» (рус) 2002 ел, 15 май, «Укучыларның сораулары» дигән мәкаләне кара.
b Ишагыйя 2:4: «Алар кылычларыннан — төрәннәр, сөңгеләрдән бакча пычакларын чүкеп ясаячак. Халык халыкка каршы кылыч күтәрмәячәк һәм сугышырга башка өйрәнмәячәк».