АРХИВЫБЫЗДАН
«Сынау вакытында» нык булып калганнар
1914 ЕЛНЫ Беренче бөтендөнья сугышы башлангач, күп кенә кешеләр Изге Язмаларны Тикшерүчеләрнең нейтралитет саклаганы билгеле булган (Ишаг. 2:2—4; Яхъя 18:36; Эфес. 6:12). Англиядә яшәгән Аллаһы хезмәтчеләренә ул вакытта нинди авырлыклар белән очрашырга туры килгән?
1916 елны Хәрби хезмәт турындагы закон чыккач, 18—40 яшьтәге ялгызак ир кешеләрне хәрби бурыч үтәргә мәҗбүр итә башлаганнар. Шулай да кайберәүләр бу закон буенча «дини һәм әхлакый карашлар» сәбәпле хәрби хезмәттән азат ителә алган. Хөкүмәт, кемне һәм нинди дәрәҗәдә азат итәргә карар итәр өчен, хәрби судлар оештырган.
Кыска вакыт эчендә якынча 40 Изге Язмаларны Тикшерүче хәрби төрмәләргә утыртылган булган, ә 8 ен Франциягә сугышка җибәргәннәр. Андый гаделсез карар чыгарылганга, Англиядәге кардәшләребез, бу карарга ризасызлыкларын белдереп, 500 имза җыйганнар да, премьер-министр Герберт Асквит исеменә хат язганнар.
Күпмедер вакыт узгач, теге сигез кардәшне хәрби хезмәттән баш тартканнары өчен атарга хөкем иткәннәр дигән хәбәр ирешкән. Ләкин кардәшләрне сафка тезеп атарга җыенганда, бу карарны үзгәрткәннәр һәм аларны ун елга төрмәгә утыртканнар. Аларны, Англиягә кайтарып, гомуми төрмәләргә япканнар.
Сугыш озакка сузылган, һәм хәрби хезмәткә никахтагы ир кешеләрне дә яллый башлаганнар. Бер очракта Манчестерда (Англия) табиб һәм Изге Язмаларны Тикшерүче Хенри Хадсон судка тартылган булган. (Аның очрагында чыгарылган суд карары башка карарлар өчен үрнәк булган.) 1916 елның 3 августында суд аны хәрби бурычын үтәмәүдә гаепләгән, аңа штраф салган һәм аны армиягә җибәргән. Шул ук вакыт моңа охшаш бер эш Эдинбургта (Шотландия) каралган булган. Ул очракта 25 яшьлек китап таратучы Джеймс Фредерик Скоттны аклаганнар. Хөкүмәт бу карарга каршы шикаять язган, ләкин соңрак, Лондонда башка бер мөһим суд эше каралырга тиеш булганга, шикаятен кире алган. Лондондагы бу судта Герберт Кипс кардәшне гаепле дип тапканнар һәм армиягә җибәргәннәр.
1916 елның сентябренә кадәр 264 абый-кардәш хөкүмәткә хәрби хезмәттән азат ителү турында гариза язып җибәргән. Аларның 5 се азат ителгән, 154 е авыр хезмәткә җибәрелгән, 23 се сугышта турыдан-туры катнашмаган хәрби бүлеккә билгеләнгән, 82 се армиягә җибәрелгән, ә кайберәүләре, судка тартылып, төрмәләргә утыртылган булган. Җәмгыять бу ир кешеләр белән мәрхәмәтсез мөгамәлә итүгә ризасызлыгын белдергән, шуңа күрә хөкүмәт аларны хәрби төрмәләрдән хезмәт лагерьларына күчергән.
Эдгар Клэй һәм Прайс Хьюз (икенчесе Англиядә филиал күзәтчесе булып хезмәт иткән) Уэльста дамба төзү эшендә катнашырга җибәрелгән булган. Франциядән Англиягә кайтарылган теге сигез кардәшнең берсен — Герберт Синьорны исә Уэйкфилдтагы (Йоркшир) төрмәгә утыртканнар. Башкаларны Дартмурдагы төрмәгә утыртып, каторгада эшләткәннәр. Алар «вөҗдан тоткыннарының» иң зур төркемен тәшкил иткән.
Бер Изге Язмаларны Тикшерүче Франк Плат сугышта турыдан-туры катнашмаучылар бүлегендә хезмәт итәргә ризалашкан. Ләкин аны сугышка җибәргәннәр һәм аның белән озак вакыт дәвамында кансыз мөгамәлә иткәннәр. Хакыйкать белән хәрби хезмәткә яллангач танышкан Аткинсон Паджетт белән дә югары хәрби дәрәҗәдәге кешеләр хәрби хезмәттән баш тартканы өчен мәрхәмәтсез мөгамәлә иткән.
Ул заманда яшәгән кардәшләребез нейтралитет саклау үз эченә нәрсә ала икәнен кайчак аңлап бетермәгән булса да, Йәһвәнең күңелен табарга тырышкан. Бу мәкаләдә искә алынган кардәшләр авыр вакытларда, аеруча «сынау вакытында», нейтралитет саклап, безгә яхшы үрнәк калдырган (Ачыл. 3:10). (Англиядәге архивыбыздан.)