Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Архивыбыздан

Искиткеч «Драма» бик вакытлы булган

Искиткеч «Драма» бик вакытлы булган

«ИСКИТКЕЧ!» — дип әйткән булган «Барлыкка китерү турындагы драма»ны караган күп кенә кешеләр. Бу драма бик вакытлы булган һәм аны караган кешеләрдә ул көчле тәэсир калдырган. Драма нацистлар Европада яшәгән Аллаһы халкына каты эзәрлекләүләр яудырганчы чыккан булган. Сүз дә юк, ул зур шаһитлек биреп, Йәһвәгә дан китергән. Бу нинди драма булган?

«Барлыкка китерү» (Schöpfung) дигән китап исеменнән яңа драманың исеме алынган булган

1914 елда Йәһвә халкының Бруклиндагы (Нью-Йорк, АКШ) төп идарәсе «Барлыкка китерү турындагы фотодрама» чыгарган. Бу сигез сәгатьлек төсле фотосурәтләр һәм кинокадрлардан торган тавышлы драма булган. Аны бөтен дөнья буенча миллионлаган кеше караган. 1914 елда шулай ук бу драманың кыскартылган варианты — «Эврика драмасы» чыгарылган булган. Ләкин 1920 елларда фотосурәтләр, кинотасмалар һәм проектор тузып беткән. Шулай да «Фотодрама»ны күрергә теләгән кешеләр бик күп булган. Мәсәлән, Людвигсбургта (Германия) яшәгән кешеләрне: «„Фотодрама“ны тагын кайчан күрсәтерләр?» — дигән сорау борчыган. Туган ихтыяҗны канәгатьләндерер өчен, кардәшләр нәрсә эшләгәннәр?

1920 елларда Магдебургтагы (Германия) Вефиль гаиләсенең вәкилләре Париждагы (Франция) бер яңалыклар агентлыгыннан — кадрлар төшерелгән кинотасмалар, ә Лейпцигтагы вә Дрездендагы графика өлкәсендә эшләгән компанияләрдән фотосурәтләр сатып алган булган. Бу кинотасмаларны һәм фотосурәтләрне иске «Фотодрама»ның кулланырга яраклы фотосурәтләре белән берләштергәннәр.

Драма өчен музыканы сәләтле музыкант Эрих Фрост исемле абый-кардәш язган, ә автор сүзләре өлешчә «Барлыкка китерү» китабыбыздан алынган булган. Шуның өчен яңартылган «Фотодрама»га «Барлыкка китерү турындагы драма» дигән яңа исем биргәннәр.

Яңа драма «Фотодрама» сыман, сигез сәгать барган. Аны һәр кич өлешләп күрсәтеп барганнар. Анда иҗади көннәр белән бәйле таң калырлык нечкәлекләр китерелгән булган. Анда шулай ук Изге Язмаларның тарихы вә дөнья тарихы күрсәтелгән һәм ялган дин кешеләрнең өметләрен акламаганына игътибар ителгән булган. «Барлыкка китерү турындагы драма»ны Австриядә, Германиядә, Люксембургта, Швейцариядә һәм немец телендә сөйләшкән башка җирләрдә күрсәткәннәр.

Эрих Фрост һәм аның «Барлыкка китерү турындагы драма» өчен язган ноталары

Эрих Фрост болай дип сөйләгән: «„Драма“ күрсәтелгән кичләрдә мин иптәшләремне, аеруча оркестрда уйнаганнарны, тәнәфесләр вакытында рәтләр буйлап тамашачыларга китапларыбызны һәм брошюраларыбызны тәкъдим итәргә дәртләндерә идем. Шулай эшләп без өйдән-өйгә вәгазьләүгә караганда күбрәк әдәбият тараттык». Польшада һәм Чехословакиядә (бүген Чехия) «Драма» күрсәтүне оештырган Йоха́ннес Рау́те исемле абый-кардәш бу кичләргә килгән күп кеше өйләренә килсеннәр дип үз адресларын язып калдырганнарын исенә төшергән. Кардәшләр бу кешеләргә килеп, алар белән Изге Язмалар буенча әңгәмәләр корган.

1930 елларга кадәр «Барлыкка китерү турындагы драма» күрсәтелгән заллар кешеләр белән шыгрым тулы булган, һәм Йәһвә Шаһитләре шәһәрдәгеләрнең телләреннән төшмәгән. 1933 елга тикле Германия филиалы җитәкчелегендә күрсәтелгән «Драма»ны якынча бер миллион кеше караган. «„Драма“ны карар өчен генә, без урманнар, калкулыклар вә үзәнлекләр аша биш көн дәвамында бер якка 10 километр үтеп, барып кайта идек»,— дип хәтеренә төшергән Ке́те Краус исемле апа-кардәш. «„Барлыкка китерү турындагы драма“ ярдәмендә мин хакыйкатьне ярата башладым»,— дип әйткән Э́льзе Би́лхарц исемле апа-кардәш.

А́льфред А́льмендингер исемле абый-кардәш искә төшергәнчә, «Драма»ны карау әнисенә «шулкадәр тәэсир иткән ки, хәтта ул Изге Язмаларны сатып алып анда „җәһәннәм“ сүзен эзли башлаган». Аның әнисе бу сүзне Изге Язмаларда таба алмагач, чиркәүгә йөрүен ташлаган һәм Йәһвәгә үз тормышын багышлап суга чумдырылган. Эрих Фрост сүзләре буенча: «„Барлыкка китерү турындагы драма“ ярдәмендә бихисап күп кеше хакыйкатьне белгән» (3 Яхъя 1—3).

«Барлыкка китерү турындагы драма»ны карау үзенең иң югары ноктасына җиткәндә, Европа нацизм идеологиясенә чума барган. 1933 елның башында Германиядәге Йәһвә Шаһитләренең эшчәнлеген тыйганнар. Шул вакыттан бирле 1945 елда Икенче бөтендөнья сугышы беткәнгә кадәр Европада яшәгән Йәһвә хезмәтчеләрен каты эзәрлекләгәннәр. Мәсәлән, Эрих Фрост сигез ел тоткынлыкта булган. Ләкин ул исән калган һәм соңрак Висбаденда (Германия) Вефильдә хезмәт иткән. Әйе, искиткеч «Барлыкка китерү турындагы драма» бик вакытлы булган һәм Икенче бөтендөнья сугышы вакытында иман сынауларына дучар булганчы шулкадәр күп кардәшләрне ныгыткан! (Германиядәге архивларыбыздан.)