Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Мәсихче өлкәннәр — безне «куандырырга теләүче хезмәттәшләр»

Мәсихче өлкәннәр — безне «куандырырга теләүче хезмәттәшләр»

«Без — сезне куандырырга теләүче хезмәттәшләрегез» (2 КӨР. 1:24).

1. Ни өчен Паул Көринт мәсихчеләре турында ишеткәч сөенә?

БЕЗНЕҢ эраның 55 елы. Рәсүл Паул Троас шәһәрендә булса да, өзлексез Көринт шәһәрендәге кардәшләре турында уйлый. Элегрәк ул аларның бәхәсләшүе турында ишетеп кайгыга төшкән булган. Шуңа күрә ул үз балаларын яратучы ата сыман аларны төзәтер өчен хат яза (1 Көр. 1:11; 4:15). Ул алар янына шулай ук үз хезмәттәшен Титусны җибәрә һәм аңа үзе янына Троаска кире кайтып барысын сөйләп бирергә куша. Хәзер Паул Троаста Титусны көтә. Аның Көринттәге кардәшләренең хәлләре турында ишетәсе килә. Әмма Титус кайтмый, шуңа күрә Паул борчыла башлый. Ул нәрсә эшли? Ул корабльгә утырып Македониягә китә һәм анда Титусны очраткач бик куана. Титус Көринттәге кардәшләр Паулның хатын алгач анда әйтелгән сүзләр буенча эш иткәннәр һәм аны бик күрәселәре килә дип сөйләп бирә. Моны ишеткәч Паул «тагын да күбрәк сөенә» (2 Көр. 2:12, 13; 7:5—9).

2. а) Паул көринтлеләргә иман һәм шатлык турында нәрсә язган? б) Без нинди сорауларны карап чыгарбыз?

2 Соңрак Паул көринтлеләргә икенче хатында болай дип яза: «Бу — без иманыгыз өстеннән хакимлек итәбез дигән сүз түгел, без — сезне куандырырга теләүче хезмәттәшләрегез генә, чөнки сез үз иманыгыз ярдәмендә нык торасыз» (2 Көр. 1:24). Аның нәрсә әйтәсе килгән? Бүгенге мәсихче өлкәннәр аның сүзләреннән нәрсәгә өйрәнә ала?

БЕЗНЕҢ ИМАНЫБЫЗ һӘМ ШАТЛЫГЫБЫЗ

3. а) «Сез үз иманыгыз ярдәмендә нык торасыз» дигән сүзләр белән Паулның нәрсә әйтәсе килгән? б) Бүгенге өлкәннәр Паулдан нинди үрнәк алалар?

3 Паул гыйбадәт кылуыбызның ике мөһим ягына — иманга һәм шатлыкка — игътибар иткән. Иман турында ул болай дип язган: «Без иманыгыз өстеннән хакимлек итәбез дигән сүз түгел,.. чөнки сез үз иманыгыз ярдәмендә нык торасыз». Паул шуны таныган: көринтлеләр аның я башка кешеләр ярдәмендә түгел, ә үз иманнары ярдәмендә нык торалар. Әйе, Паул кардәшләренең иманнарын күзәтеп торасы юк дип санаган, һәм аның моны эшлисе дә килмәгән. Ул шикләнмәгән: алар тугры мәсихчеләр һәм дөрес эшләр башкарырга телиләр (2 Көр. 2:3). Бүгенге өлкәннәр Паулдан үрнәк алалар. Алар да үз кардәшләренең Аллаһыга иман итүләренә һәм дөрес ниятләрдән чыгып хезмәт итүләренә шикләнми (2 Тис. 3:4). Җыелышта катгый кагыйдәләр урнаштыру урынына алар Изге Язмалардагы принциплар һәм Йәһвәнең оешмасының җитәкчелеге буенча эш итә. Бүгенге өлкәннәр кардәшләрнең иманнары өстеннән хакимлек итми (1 Пет. 5:2, 3).

4. а) «Без — сезне куандырырга теләүче хезмәттәшләрегез» дип Паулның нәрсә әйтәсе килгән? б) Бүгенге мәсихче өлкәннәр Паулдан нинди үрнәк алалар?

4 Паул шулай ук мондый сүзләр әйткән: «Без — сезне куандырырга теләүче хезмәттәшләрегез». «Без» дип ул үзе турында һәм үзенең якын хезмәттәшләре турында язган. Ни өчен без алай дип әйтә алабыз? Шул ук хатта Паул Гайсә турында язганда андый хезмәттәшләрнең икесенә игътибар иткән. Ул: «[Гайсә] сезгә Силуанус, Тимути һәм минем аша вәгазьләнде»,— дип язган (2 Көр. 1:19). Моннан тыш, Паул үз хатларында «хезмәттәшләр» дигән сүзне кулланганда Аполлос, Әкил, Прискә, Тимути, Титус һәм башка якын имандашларын күздә тоткан (Рим. 16:3, 21; 1 Көр. 3:6—9; 2 Көр. 8:23). Шуңа күрә Паул «без — сезне куандырырга теләүче хезмәттәшләрегез» дип көринтлеләрне шуңа ышандырган: ул һәм аның хезмәттәшләре җыелыштагы һәр кешенең шатлыгын арттырыр өчен көченнән килгәнен эшләргә тели. Бүгенге мәсихче өлкәннәрнең дә теләге шул. Кардәшләре «Ходайга шатланып хезмәт итсен» өчен, алар барысын эшләргә әзер (Мәд. 99:2; Флп. 1:25).

5. Без нинди сорауны карап чыгарбыз һәм нинди сорау турында уйланырга кирәк?

5 Күптән түгел генә төрле илләрдә яшәүче ашкынучан кардәшләребезгә: «Өлкәннәрнең нинди сүзләре һәм эшләре сезнең шатлыгыгызны арттырды?» дигән сорауга җавап бирергә тәкъдим иткәннәр. Ә син бу сорауга нинди җавап бирер идең? Аларның җавапларын укыганда үзеңнең җавабың белән чагыштырып кара. Әйдәгез, шулай ук мондый сорау турында уйланыйк: «Мин җыелышымның шатлыгына үз өлешемне ничек кертә алам?» *.

«КАДЕРЛЕ КАРДӘШЕБЕЗ ФАРСИСӘГӘ СӘЛАМ ӘЙТЕГЕЗ»

6, 7. а) Өлкәннәр Гайсәдән, Паулдан һәм Аллаһының башка хезмәтчеләреннән кайсы яктан үрнәк ала ала? б) Ни өчен кардәшләребезне исемнәре белән атау аларга шатлык өсти?

6 Күп кенә кардәшләребез өлкәннәр аларның хәлләре белән кызыксынганда бу аларга шатлык өстәп тора дип таный. Өлкән моны ничек эшли ала? Мәсәлән, Давыт, Елиуй һәм Гайсәдән үрнәк алып. (2 Патшалык 9:6 *; Әюб 33:1 *; Лүк 19:5 не укы.) Алар башка кешеләр белән кызыксынуларын аларны исемнәре белән атап күрсәткән. Паул да имандашларның исемен истә тоту һәм куллану мөһим дип санаган. Ул үзенең бер хатын 25 тән артык абый һәм апа-кардәшнең исемнәре белән атап сәламләү сүзләре белән тәмамлаган. Аларның берсе Фарсисә, бу мәсихче апа-кардәшебез турында Паул: «Кадерле кардәшебез Фарсисәгә сәлам әйтегез»,— дигән (Рим. 16:3—15).

7 Кайбер өлкәннәргә кардәшләренең исемнәрен хәтерләрендә саклау авыр. Шулай да, аларның исемнәрне истә калдырыр өчен куйган тырышлыклары: «Мин сине кадерлим»,— дип яңгырый (Чыг. 33:17). Өйрәнү мәкаләсен үткәндә я очрашуларыбызның башка өлешләрендә кардәшләр комментарий биргәндә өлкән аларның исемнәрен әйтеп сораса бу кардәшләргә тагы да күбрәк шатлык өстәячәк. (Яхъя 10:3 не чагыштыр.)

УЛ «ХУҖАБЫЗ ХЕЗМӘТЕНДӘ КҮП ЭШЛӘР БАШКАРГАН»

8. Паул Йәһвәдән һәм Гайсәдән нинди яктан үрнәк алган?

8 Паул башкалар белән кызыксынуын аларны эчкерсез мактап та күрсәткән. Андый мактау — кардәшләребезгә шатлык өстәр өчен тагын бер юл. Паул көринтлеләргә язганда үз кардәшләрен сөендерер өчен тырышлыклар куярга әзер дигәннән соң: «Сезнең белән бик горурланам»,— дип өстәгән (2 Көр. 7:4). Бу мактау сүзләре Көринттәге кардәшләрнең күңелләрен җылыткандыр. Паул моңа охшаш хисләрен башка җыелышларга да белдергән (Рим. 1:8; Флп. 1:3—5; 1 Тис. 1:8). Мәсәлән, Римдагы җыелышка язган хатында Паул Фарсисәне искә алып: «[Ул] Хуҗабыз хезмәтендә күп эшләр башкарган»,— дип язган (Рим. 16:12). Бу сүзләр тугры апа-кардәшебезне бик рухландыргандыр! Башкаларны мактап Паул Йәһвә белән Гайсәдән үрнәк алган. (Марк 1:9—11; Яхъя 1:47 не укы; Ачыл. 2:2, 13, 19.)

9. Ни өчен мактау сүзләрен әйтү һәм ишетү җыелышка шатлык өсти?

9 Бүген дә өлкәннәр кардәшләрен кадерләгәннәрен үз сүзләре белән күрсәтә (Гыйб. сүз. 3:27; 15:23). Өлкәннең мактап әйткән сүзләре: «Мин синең тырышлыкларыңны күрәм. Мин синең турында кайгыртам»,— дип яңгырый. һичшиксез, кардәшләребез өлкәннәрнең андый сүзләренә бик мохтаҗ. 50 яшьтән узган бер апа-кардәшебез болай ди: «Эшемдә мине бик сирәк мактыйлар. Андагы эшчеләр бер-берсенә җылы хисләр күрсәтмичә үз-ара ярышып торалар. Ә җыелышта башкарган берәр эшем өчен өлкән мине мактаса бу миңа көч өсти, һәм мин дәртләнеп китәм! Мин күктәге Әтиемнең яратканын сизәм». Бер абый-кардәш ике баласын үзе генә тәрбияләп яши. Ул да моңа охшаш хисләр кичерә. Күптән түгел генә бер өлкән аны мактап эчкерсез сүзләр әйткән. «Өлкәннең сүзләрен ишеткәч мин рухланып киттем!» — дип әйтә кардәшебез. Әйе, өлкәннәрнең эчкерсез мактап әйткән сүзләре имандашларының рухларын күтәрә һәм аларга шатлык өсти. Ә бу, үз чиратында, мәңгелек тормыш юлында калыр өчен һәм арымас өчен кардәшләргә көч өстәп тора (Ишаг. 40:31).

«АЛЛАһЫ ҖЫЕЛЫШЫН КӨТЕГЕЗ»

10, 11. а) Өлкәннәр Нихамидан нинди үрнәк ала ала? б) Өлкәннәр көтүче вазифасын үтәп, килеп киткәндә кардәшкә рухи бүләк тапшырыр өчен нәрсә эшли ала?

10 Кардәшләре белән кызыксынганнарын өлкәннәр тагын ничек күрсәтә ала? Ничек аларга җыелышка шатлык өстәргә? Моны эшләр өчен нинди аеруча мөһим мөмкинлек бар? Ул — дәртләндерүгә мохтаҗ булганнарга ярдәм итәр өчен өлкәннәргә үзләренә беренче булып адым ясау. (Рәсүлләр 20:28 не укы.) Шулай эшләп өлкәннәр борынгы заманда яшәгән рухи көтүчеләрнең үрнәкләре буенча эш итә. Мәсәлән, тугры күзәтче Нихами мисалына игътибар итик. Ул үз яһүд кардәшләренең рухи яктан хәлсезләнгәнен күргәч нәрсә эшләгән? Изге Язмаларда ул аларны дәртләндерер өчен шунда ук эш итә башлаган дип әйтелә (Них. 4:14). Бүген өлкәннәр шулай ук эш итәргә тели. Алар имандашларына иманда нык булыр өчен ярдәм кулын беренче булып сузалар. Аларның һәрберсен рухландырыр өчен алар, мөмкин булса, кардәшнең өендә аның белән очраша. Андый килеп китүләр вакытында өлкәннәр аңа «рухи бүләк тапшыралар» (Рим. 1:11). Моның өчен алар нәрсә эшли?

11 Кардәш янына килеп китәр алдыннан өлкән бу кардәш турында уйланыр өчен берникадәр вакыт бүлеп куя. Бу кардәшнең нинди авырлыклары бар? Аны нинди фикерләр аеруча ныгытыр? Изге Язмалардан нинди шигырьләрне һәм нинди кешеләрнең мисалларын кулланып була? Моның турында алдан уйлану өлкәнгә көндәлек хәлләр турында сөйләшү урынына кардәшкә чыннан да файда китерүче нәрсәләр турында сөйләшергә булышыр. Андый сөйләшү вакытында өлкән кардәшебезгә үз күңелен бушатырга мөмкинлек бирә, ә үзе игътибар белән тыңлый (Ягък. 1:19). «Өлкән күңеле белән тыңлаганда бу шундый юата!» — дип әйтә бер апа-кардәш (Лүк 8:18).

Безгә килеп китәр алдыннан өлкәннәр әзерләнә

12. Җыелышта кем дәртләндерүгә мохтаҗ һәм ни өчен?

12 Өлкәннәрнең андый дәртләндерүче килеп китүләренә кем мохтаҗ? Паул өлкәннәрне «бөтен көтүне игътибар белән күзәтеп торыгыз» дип өндәгән. Әйе, җыелыштагы һәр кешегә, шул исәптән еллар буе Аллаһыга тугры хезмәт иткән вәгазьчеләр белән пионерларга да дәртләндерү кирәк. Ни өчен алар рухи көтүчеләрнең ярдәменә мохтаҗ? Чөнки кайвакыт бу явыз дөньяда туып торган авырлыклар аркасында рухи яктан нык кардәшләребез дә күңел төшенкелегенә бирелә. Аллаһының рухи яктан нык хезмәтчесенә дә кайвакыт имандашының ярдәме кирәк икәнен күрер өчен Давыт патша тормышында булган бер вакыйгага игътибар итик.

«АВЕССА ЯРДӘМГӘ КИЛДЕ»

13. а) Иясви Давытка кайчан ташланган? б) Ни өчен Авесса Давытка ярдәм итә алган?

13 Патша итеп майланганнан соң Давыт күп тә үтми Рефаим буыныннан булган әзмәвер Голиафка каршы сугышыр өчен чыга. Кыю Давыт бу әзмәверне үтерә (1 Пат. 17:4, 48—51; 1 Елъ. 20:5, 8). Еллар узгач филистиләр белән сугышканда Давытка кабат Рефаим буыныннан булган бер әзмәвергә, Иясви исемлесенә, каршы чыгарга туры килә (2 Пат. 21:16). Әмма бу очракта Давыт чак кына үлми кала. Ни өчен? Давыт үз кыюлыгын югалтмаган, әмма ул хәлсезләнгән булган. «Давыт арыды»,— дип әйтелә Изге Язмаларда. Иясви аның арыганлыгын күргәч, «Давытны үтерер өчен» аңа ташланган. Әмма Давытны үтерим генә дигәндә «Саруянең улы Авесса [Давытка] ярдәмгә килде һәм филистигә ташланып аны үтерде» (2 Пат. 21:15—17). Давыт чак кына үлми калган! Ул Авессага үзен күзәтеп торганы өчен һәм тормышы куркыныч астында булганда шунда ук ярдәмгә килүе өчен бик рәхмәтле булгандыр! Безнең өчен нинди сабаклар?

14. а) Без Голиафка охшаш авырлыкларны ничек җиңеп чыга алабыз? б) Өлкәннәр башкаларга көчләрен һәм шатлыкларын яңартырга ничек ярдәм итәләр? Мисал китер.

14 Без Йәһвәнең халкы буларак үз хезмәтебезне Шайтанның һәм аның ярдәмчеләре тудырган авырлыкларга карамастан бөтен җир йөзе буйлап башкарабыз. Кайберәүләребезгә әзмәвер хәтле авырлыклар белән очрашырга туры килә, әмма Йәһвәгә тулысынча таянып без андый «Голиафларга» ташланып аларны җиңәбез. Әмма кайвакыт бу дөньяның басымы белән өзлексез көрәшү безне хәлсезләндерә һәм без боегабыз. Андый авырлыкларны без хәлсезләнмәгән булсак, шунда ук хәл итеп чыгар идек, әмма хәлсез чакта алар безне боектырырга мөмкин. Андый чакларда өлкәннәрнең ярдәме белән без шатлыгыбызны һәм көчебезне яңартып җибәрә алабыз. Бу сүзләрнең хаклыгын күп кенә кардәшләребез татып караган. 60 яшьтән узган пионер булып хезмәт иткән бер апа-кардәш болай дип сөйли: «Берникадәр вакыт элек мин үземне начаррак хис итә башладым. Вәгазь эше мине хәлсез калдыра иде. Бер өлкән моңа игътибар итеп яныма килде. Ул Изге Язмаларны кулланып мине дәртләндерде, миңа киңәш бирде. Аның киңәшен куллану миңа файда китерде». Шуннан соң ул болай дип өсти: «Минем хәлсез хәлемә игътибар итеп булышканы өчен мин бу өлкәнгә шундый рәхмәтле!». Әйе, өлкәннәр безне яратканга күзәтеп тора һәм Авесса кебек безгә «ярдәмгә киләргә» әзер.

«МӘХӘББӘТЕМНЕҢ ТИРӘНЛЕГЕН БЕЛЕГЕЗ»

15, 16. а) Ни өчен Паулның имандашлары аны яраткан? б) Ни өчен без кайгыртучан өлкәннәребезне яратабыз?

15 Көтүчеләр авыр хезмәт башкара. Кайвакыт өлкәннәр Аллаһы көтүе турында кайгыртып я имандашлары турында борчылып төннәрен йокысыз һәм дога кылып үткәрәләр (2 Көр. 11:27, 28). Шулай да өлкәннәр, Паулдан үрнәк алып, үз вазифаларын шатланып һәм тулысынча башкарып чыгалар. Паул көринтлеләргә болай дип язган: «Җаннарыгыз хакына үземне сарыф итәргә, тулысынча сарыф ителергә шат булырмын» (2 Көр. 12:15). Кардәшләрен яратканга Паул аларны ныгытыр өчен үзен тулысынча сарыф иткән (2 Көринтлеләргә 2:4 не укы; Флп. 2:17; 1 Тис. 2:8). Шуңа күрә аларның Паулны яратканнарына гаҗәпләнәсе дә юк! (Рәс. 20:31—38).

16 Без дә Аллаһы хезмәтчеләре буларак кайгыртучан өлкәннәребезне яратабыз һәм догаларыбызда алар өчен Йәһвәгә рәхмәтләр белдерәбез. Алар безнең белән кызыксынып, безгә шатлык өстәп торалар. Аларның килеп китүләре безне бәхетлерәк итә. Бу дөньядагы авырлыклар аркасында хәлсезләнгәндә алар безгә ярдәм кулы сузалар. Без аларга моның өчен шулхәтле рәхмәтле! Әйе, андый игътибарлы мәсихче өлкәннәр — безне «куандырырга теләүче хезмәттәшләребез».

^ 5 абз. Кардәшләргә шулай ук мондый сорау биргән булганнар: «Өлкәннәрнең нинди сыйфаты сезгә аеруча ошый?» Аларның күпчелеге: «Үзләрен дусларча һәм ачык тотулары»,— дигән җавап биргән. Бу мөһим сыйфат брошюраның чираттагы санында каралачак.

^ 6 абз. 2 Патшалык 9:6, ЯД: «Йонафанның улы Мемфивосфей Давыт янына кергәч тезләнеп йөзтүбән капланган. Давыт аңа: „Мемфивосфей!“,— дигән. „Колың синең каршында“,— дигән тегесе».

^ 6 абз. Әюб 33:1, ЯД: «Шулай итеп, Әюб, үтенәм: сүзләремне тыңла һәм мин әйткән һәрнәрсәгә колак сал».